Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чит илләрдәге берничә шәһәрдә сайлауда Даванков җиңгән


Черногория башкаласы Подгорица шәһәрендә, 17 март 2024 ел
Черногория башкаласы Подгорица шәһәрендә, 17 март 2024 ел

Русия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматынча, Владислав Даванков Владимир Путинны Лондонда, Һаагада, Вильнюста, Копенһагенда, Варшауда, Праһада, Братиславада, Будапештта, Загребта, Мадрид һәм Барселонада, Ереванда, Иерусалимда һәм Һайфада, Подгорицада узып киткән. 

Европаның кайбер шәһәрләрендәге һәм Израилдәге сайлау бүлгеләрендә Русия президентына "Яңа кешеләр" ("Новые люди") фиркасеннән намзәт Владислав Даванков җиңгән.

Русия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматынча, Даванков Владимир Путинны Лондонда, Һаагада, Вильнюста, Копенһагенда, Варшауда, Прагада, Братиславта, Будапештта, Загребта, Мадрид һәм Барселонада, Ереванда, Иерусалимда һәм Һайфада, Подгорицада узып киткән.

Рига, Таллин, София, Кишинёв, Рим һәм Афина, Әнкара һәм Стамбулдагы русияләр Путинны сайлаган. Шулай ук Путин Пһукет, Сеул, Баку һәм Бишкәктәге сайлау бүлгеләрендә җиңгән. Анда икенче урында Даванков килә.

Тавышларны санау дәвам итә. Хәзерге нәтиҗәләргә күрә Путин чит илләрдә 69,9 процент, Даванков 18,7 процент җыеп бара. Бюллетеньнәрнең 7,5 проценты гамәлгә яраксыз дип табылган.

Тавыш бирү өчен дөньяның 144 илендәге һәм үзбилгеләнгән республикалардагы Русия илчелекләре каршында сайлау бүлгеләре ачылды. Русия тышкы эшләр министрлыгы мәгълүматынча, чит илләрдә 372 мең кеше тавыш биргән. Бу "моңарчы күрелмәгән" саннар диелә. Тавыш бирүләрнең соңгы көнендә - 17 мартта чит илләрдәге сайлау бүлгеләренә йөзләгән кешелек чиратлар тезелде. Сайлау бүлгеләре ябылу яки бюллетеньнәр җитмәве сәбәпле Ригада, Берлинда, Праһада, Подгорицада һәм Тель-Авивта күпләр тавыш бирергә җитешә алмый калды.

Русиядә, ул Украинадан басып алган һәм аннексияләгән җирләрдә 87,3 процент тавыш җыеп Путин җиңде. КПРФтан намзәт Николай Харитонов - 4,3 процент, Владислав Даванков - 3,8 процент, Леонид Слуцкий - 3,2 процент җыйды. Бюллетеньнәрнең 1,4 проценты гамәлгә яраксыз дип табылды.

  • Сайлаучыларның хокукларын яклаучы "Голос" хәрәкәте Русия президентын сайлау нәтиҗәләре белән бәйле белдерү чыгарды. "Без әле беркайчан да Конституция стандартларына бу кадәр туры килми торган президент кампаниясен күрмәдек", дип искәртә белгечләр.
  • Президент кампаниясе барышында "Голос" төрле канун бозулар теркәгән: канунсыз агитация һәм тавыш бирергә мәҗбүр итүләрдән алып, бюллетеньнәр ташлау һәм бер үк затларның төрле бүлгеләрдә тавыш бирүен ("карусель").

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG