Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юлия Навальная "Путинга каршы төш вакыты" чарасында катнашканнарга рәхмәт әйтте


Юлия Навальная
Юлия Навальная

Юлия Навальная сайлау нәтиҗәләре мөһим түгел, ә Путин дөньяга янәсе "үзен хуплаучылар нык күп" булуын күрсәтергә тели, дип әйтте.

Сәясәтче Алексей Навальныйның тол калган хатыны Юлия Навальная видео чыгарды, ул 17 март көнне "Путинга каршы төш вакыты" чарасында катнашканнарга рәхмәт әйтте.

"Русиядә яшәүче һәм үзләренең сайлау бүлгеләренә "Путинга каршы төш вакыты"на килгән кыю, ирекле, гадел кешеләр, сез шундый күп идегез. Һәркайсыгызга рәхмәтлемен", диде ул.

Навальная әйтүенчә, хәзерге Русия хакимиятләренең "зур йортлары, яхталары, урланган миллиардлаган сум акчалары, гаскәре һәм пропагандасы бар, әмма иң мөһиме - Русиягә мәхәббәте һәм илне яхшы якка үзгәртү теләге юк".

"Ә сезнең бу бар. 17 мартта көндезге 12дә килергә курыкмыйча сез моны расладыгыз", диде ул. Навальная сайлау нәтиҗәләре мөһим түгел, ә Путин дөньяга янәсе "үзен хуплаучылар нык күп" булуын күрсәтергә тели, дип әйтте.

Ул тарафдарларын "көчләрен туплап, моңарчы булмаганча яхшы итеп" эшләргә чакырды. Алексей Навальныйның "көненә 15 минут режимга каршы көрәшү" формуласын хәтерләтте.

"Без моны үзебезнең бурычыбыз итәргә тиеш. Һәр көн шушы 15 минутны булса да берничә юл язуга, кем беләндер сөйләшүгә, кемнеңдер фикерен үзгәртүгә һәм ахыр чиктә куркуыбызны җиңү өчен сарыф итәргә тиеш", диде ул.

  • "Путинга каршы төш вакыты" чарасын Петербур канун чыгару җыенының элекке депутаты Максим Резник тәкъдим иткән иде. Ул үзе эзәрлекләнү куркынычы булганга Русиядән күчеп китте. Аны колониядә утыручы Алексей Навальный хуплады, ә оппозиционерның үлеменән соң, көрәштәшләре әйтүенчә, бу фикер Навальныйның "васыяте" булып калды. Оппозиция бу васыятьне үтәргә, Путинга каршы булучыларга 17 март көнне көндезге сәгать уникедә сайлау бүлгеләренә килергә чакырды.
  • 17 мартта Новосибирски, Чиләбе, Пермь, Екатеринбур, Томске, Мәскәү, Петербур сайлау бүлгеләрендә чиратлар җыелды. Бу чара чит илдә дә узды. Русияләр Вильнюс, Ереван, Тбилиси, Белград, Рига, Подгорица, Париж, Берлин кебек шәһәрләрдә чиратка басты.
  • Ручия президентын сайлауда тавыш бирүләр 15-17 март көннәрендә үтте. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматынча, анда Путин 87,28 процент тавыш җыйды.
  • Шул ук вакытта белгечләр Владимир Путинга кәгазь бюллетеньнәр белән кимендә 22 млн тавышны хәрәмләшеп биргән булулары бар дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG