Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сөргендәге бәйсез Татарстан хөкүмәте" дип аталган төркем 21 мартта Милли мобилизация көне үткәрергә чакыра


Референдум көненә багышланган пикет, архив фотосы
Референдум көненә багышланган пикет, архив фотосы

Моннан 32 ел элек бу көнне Татарстан республикасының суверенитеты турында референдум үтте. Төркем шушы уңайдан Милли мобилизация көне үткәрергә тәкъдим итә.

Үзләрен "Сөргендәге бәйсез Татарстан хөкүмәте" дип атаучы төркем дөньядагы бөтен татарларга мөрәҗәгать чыгарды. Алар 21 мартны Милли мобилизация көне итеп үткәрергә тәкъдим итә. Моннан 32 ел элек бу көнне Татарстан республикасының суверенитеты турында референдум үтте.

"1992 елның 21 марты - татар тарихындагы иң бөек көннәрнең берсе. Татарстан халкы бәйсезлек өчен тавыш бирде. Бу көнне Татарстанның дәүләт статусы турында референдум узды. "Татарстан республикасының суверен дәүләт, Русия Федерациясе һәм башка республикалар, дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы килешүләр нигезендә коручы халыкара хокук субъекты булуы белән килешәсезме?" дигән сорауга республика гражданнарының 61,4 проценты уңай җавап бирде", дип башлана мөрәҗәгать.

Референдум нәтиҗәләренә нигезләнеп, Татарстан Югары шурасы 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Конституциясен кабул итә.

"Бу бәйсез дәүләт Конституциясе иде, 1нче маддәдә "Татарстан республикасы - суверен демократик дәүләт, ул республиканың күпмилләтле халкы иреген һәм мәнфәгатьләрен чагылдыра" диелде. Тик 2002 елда Татарстан суверенитетына һөҗүмнәр башланды. Мәскәү фәрманы белән Татарстан Конституциясен канунсыз үзгәрттеләр. 1нче маддәдә "Русия Федерациясе субъекты булып торучы" дигән сүзләр барлыкка килде. Ягъни, 1992 елның 21 мартында үткән референдум нәтиҗәләре юк ителде", диелә мөрәҗәгатьтә.

"Сөргендәге бәйсез Татарстан хөкүмәте" Татарстан Конституциясенең 1нче маддәсен мәҗбүриләп үзгәрттерүне легитим түгел дип саный. "Бу Мәскәү басымы астында, Татарстан халкы ирегенә каршы килеп эшләнде", дип белдерә. Шул рәвешле төркем 21 март - референдум көнен Милли мобилизация көне итеп уздыруны тәкъдим итә. Шул көнгә багышланган бердәм плакат белән дөньяның төрле шәһәрләре урамнарына чыгарга чакыра. Урамга чыга алмаучылар плакат белән өендә фотога төшеп, аны интернетта тарата ала, дип искәртә.

"Татарлар! Үзебезне Бәйсез милли дәүләткә хокукы булуы турында бөтен дөньяга белдерүче бердәм халык итеп күрсәтик. Халыкара җәмәгатьчелеккә 1992 елның 21 мартында референдум узуын, анда Татарстан халкының бәйсезлек өчен тавыш бирүен хәтерләтик", диелә мөрәҗәгатьтә.

  • "Сөргендәге бәйсез Татарстан хөкүмәте" - дөньядагы татарлар берләшмәсенә булышуны, Русия деколонизациясенә юнәлтелгән иҗтимагый - сәяси эшчәнлекне максат итеп куйган иҗтимагый берләшмә.
  • Былтыр "Азатлык" 1992 елда Татарстанда үткәрелгән суверенитет турында референдумны искә төшерде. Референдумда тавыш бирү хокукы булган Татарстан ватандашларының 81,2%ы катнаша — бу рекорд күрсәткеч. Суверенитет өчен иң аз тавыш биргән шәһәр Бөгелмә була. Ә иң күп тавыш биргән район — күрше Азнакай. Казан халкының 46,8%ы суверенитет өчен тавыш бирә — шунысы кызык: 1989 елгы җанисәп буенча татарлар Казан халкының 40,5%ы гына тәшкил итә.
  • 2023 елның гыйнварында Татарстан депутатлары Конституцияне бер утырышта тулысынча үзгәрттеләр.

    2017 елда "фикер алышмыйча" гына татар телен мотлак укытуны бетергән сыман, республиканың төп кануныннан да дәүләтчелекнең соңгы кыйпылчыкларын үз куллары белән алып аттылар. Депутатлар үз вакытында референдумда хупланган Конституцияне җәмәгатьчелектән качып, халыкның фикерен белешмичә үзгәртеп куйды.

  • Конституциядән "суверенитет" сүзе тулысынча юкка чыгарылды, Татарстан ватандашлыгы төшенчәсе бетерелде, Татарстан президенты атамасы "рәис"кә үзгәртелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG