Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Надеждин тарафдарына экзит-пол үткәргән өчен штраф салганнар


Русиядә президент сайлавы. Иллюстратив фото
Русиядә президент сайлавы. Иллюстратив фото

Фирка волонтеры Азат Шәехов экзит-пол уздырганда тоткарланды. Активист сораштыру үткәрәчәге турында сайлау бүлгесе рәисен кисәттем, ул рөхсәт бирде ди. Тик ул Казан медицина көллиятендә урнашкан сайлау бүлгесендә өч кешене генә сораштырырга җитешкән. Соңрак аны полиция бүлекчәсенә алып киткәннәр.

Казанның Идел буе районы җәмәгать мәхкәмәсе "Гражданлык инициативасы" фиркасе активисты Азат Шәеховны "сайлау комиссиясе эшенә тыкшыну"да гаепле дип табып, (Административ хокук бозулар кодексының 5.69 маддәсе) аңа ике мең сум штраф салган. Бу хакта "Коммерсантъ" җиткерә.

Полиция төзегән беркетмәгә күрә, 17 мартта Русия президентын сайлаган вакытта Шәхеов 269нчы сайлау бүлгесенә килгән һәм "сайлаучылардан сораштыру үткәрмәкче булган". Әмма рәис Илнар Солтангалиев аңа экзит-полны бары тик " Җәмәгатьчелек фикере - Татарстан" фонды гына үткәрә ала дип әйткән. Полиция мәгълүматынча, Азат Шәехов "бәхәсләшә башлаган" һәм "сүз көрәштергән", шулай ук "комиссия сәркатибе өстәле янына килгән, ә анда сайлаучыларның шәхси мәгълүматлары булган".

Тәртип саклау оешмалары егет шул рәвешле "сайлау комиссиясе бүлгесенең эшен туктатты" дип тапкан.

Азат Шәехов "Коммерсантъ"ка "Гражданлык инициативасы" фиркасенең волонтеры булуын әйткән (бу фиркадән тәкъдим ителгән Борис Надеждин - сугышка каршы бердәнбер намзәт иде, әмма аны теркәмәделәр - ред.). Фирка Русиянең берничә төбәгендә сайлау бүлгеләреннән чыкканда сайлаучылардан ничек сайлаулары турында сораштыру - экзит-пол уздырды.

Активист әйтүенчә, ул бу хакта сайлау бүлгесе рәисен кисәткән һәм аңа сораштыру уздырырга рөхсәт биргәннәр.

Шәехов Казан медицина көллиятендә урнашкан сайлау бүлгесендә өч кешене сораштырырга җитешкән. Әмма соңрак Солтангалиев аңа "монда булырга хокукың юк", дигән.

Азат Шәехов канун бозмавын әйтсә дә, аны соңрак тоткарлап, "Горки" полиция бүлекчәсенә китергәннәр һәм административ беркетмә төзегәннәр. Мәхкәмә аны 18 һәм 19 мартта караган диелә.

Егет "Коммерсантъ"ка җәмәгать мәхкәмәсенең карарын шикаять итәчәген әйткән.

  • 15-17 мартта Русиядә президентны сайлап тавыш бирделәр. Бу көннәрдә Казанда кешеләрне тоткарлаулар булды.
  • Куәт оешмасы хезмәткәрләре Казанда яшәүче Гөлназ Орлованың өенә килеп аны "Япеево" полиция бүлегенә алып киткән иде. Сәбәбе Орлованың социаль челтәрләрдә русияләрнең сайлау иреге хокукларын бозу турындагы язулары була ала диелде.
  • Шулай ук Экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре кеше хокукларын яклаучы Аида Нуретдинованы өенә килеп алып киткәннәр иде. Нуретдиновага каршы хакимият белән килештерелмәгән чара оештыру турында беркетмә төзегәннәр. Ул үзенең "ВКонтакте" битендә кешеләрне 15-17 мартта сайлауга килергә чакыруда һәм шулай ук танышларын тавыш бирүдә катнашырга өндәүдә гаепләнә.
  • Шулай ук Казанда "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлекчәсе башлыгы Руслан Зиннәтуллин, активистлар Зөлфия Ситдыйкова һәм Вера Отрешко тоткарланды.
  • Моннан тыш Чаллыда яшәүче хатын-кызны "Путинга каршы төш вакыты" чарасы турында язма чыгарган өчен тоткарладылар. 17 мартта Диләрә Ильясова үзенең сайлау бүлгесенә килгән. Сайлау бүлгесендә булганнарны камерага төшергән, ә соңыннан "Путинга каршы төш вакыты" дигән хэштег белән аны Instagram-га чыгарган. Шуннан соң аны тоткарлаганнар диелә. Ильясовага җәмәгать чарасы кагыйдәләрен бозу турында беркетмә төзегәннәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG