Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда яшәүче хатын-кызны "Путинга каршы төш вакыты" чарасы турында язма чыгарган өчен тоткарлаганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Моннан тыш ФСБ хезмәткәрләре аның "ВКонтакте" сәхифәсендә борынгы төрки рун хәрефле рәсемнәр тапкан. Куәт оешмалары вәкилләре аларда наци символикасы бар дип саный. Шуңа Ильясовага наци символикасын тарату турында да административ беркетмә төзегәннәр.

"Путинга каршы төш вакыты" чарасы турында язма чыгарган өчен Чаллыда яшәүче хатын-кызны тоткарлаганнар. Бу хакта "ОВД-Инфо" җиткерә.

17 мартта Диләрә Ильясова үзенең сайлау бүлгесенә килгән. Сайлау бүлгесендә булганнарны камерага төшергән, ә соңыннан "Путинга каршы төш вакыты" дигән хэштег белән аны Instagram-га чыгарган. Шуннан соң аны тоткарлаганнар диелә.

Ильясовага җәмәгать чарасы кагыйдәләрен бозу турында беркетмә төзегәннәр (Административ хокук бозулар кодексының 20.2 маддәсе, 5 өлеше). Мәхкәмә эш материалларын полициягә кире кайтарган, эшнең кабат кайчан каралачагы әле билгеле түгел.

Моннан тыш Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләре Ильясованың "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә борынгы төрки рун хәрефле рәсемнәр тапкан. Куәт оешмалары вәкилләре аларда наци символикасы бар дип саный. Шуңа Ильясовага наци символикасын тарату турында да беркетмә төзегәннәр (Административ хокук бозулар кодексының 20.3 маддәсе). Кызны төнгә полиция бүлегендә калдырганнар, ә чираттагы мәхкәмә аңа бер мең сум штраф салган диелә.

  • 17 март көндезге 12дә Русия оппозициясе "Путинга каршы төш вакыты" чарасында катнашырга тәкъдим итте. Бу вакытта алар сайлау бүлгеләренә килергә өндәде.
  • Казандагы активистларга киңкүләм рөхсәтсез чарада катнашмау турында кисәтүләр тапшырдылар.
  • Сәясәтче Алексей Навальныйның тол калган хатыны Юлия Навальная 17 март көнне "Путинга каршы төш вакыты" чарасында катнашканнарга рәхмәт әйтте. "Русиядә яшәүче һәм үзләренең сайлау бүлгеләренә "Путинга каршы төш вакыты"на килгән кыю, ирекле, гадел кешеләр, сез шундый күп идегез. Һәркайсыгызга рәхмәтлемен", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG