Русия президентын сайлаганда Владимир Путин өчен бирелгән һәр тавыш аңа дүрт сумга төшкән. Моны "Коммерсантъ" исәпләп чыгарган.
Үзәк сайлау комиссиясе белешмәләренчә, сайлау кампаниясенә Путин 317 миллион сум тоткан, ә аңа 76 миллионнан артык кеше тавыш биргән. Акчаларның яртысыннан артыгын ул телевидение белән радио аша агитациягә тоткан.
"Яңа кешеләр" фиркасеннән Владислав Даванков үз кампаниясенә 368 миллион сум тоткан, рәсми белешмәләргә күрә 3,36 миллион тавыш җыйды. Шулай итеп аңа бер сайлаучыны җәлеп итү 110 сумга чыккан.
КПРФтан намзәт Николай Харитоновныкын шулай ук итеп исәпләп карап, бер сайлаучыга 44 сум тотуын ачыклаганнарң. Ә ЛДПР намзәте Леонид Слуцкийга бер тавыш алу 76 сумга төшкән.
Сайлауда катнашкан бөтен фиркаләр дә өч проценттан артык тавыш җыйды, шуңа күрә алар үзләре тәкъдим иткән намзәткә бирелгән һәр тавыш өчен 152 сум алачак. Шулай итеп, сайлауда алар чыгымнарына караганда күбрәк акча эшләгән булып чыга. Путин гына акча алмаячак, чөнки ул үзен үзе тәкъдим иткән иде.
- Элегрәк сайлаучыларның хокукларын яклаучы "Голос" хәрәкәте, "Важные истори" һәм "Новая газета Европа" басмалары Путинга кәгазь бюллетеньнәр белән кимендә 22 млн тавышны хәрәмләшеп биргән булулары бар, дип исәпләп чыгарды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум