Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда шагыйрь, композитор Мидхәт Әбделмәнов вафат булган


Мидхәт Әбделманов
Мидхәт Әбделманов

Аның белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 22 мартта Уфада, Башкорт дәүләт филармониясендә узачак. Аны туган авылында, Благовар районының Яныш зиратында җирлиячәкләр.

Бүген, 21 мартта 82 яшендә Башкортстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, композитор, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мидхәт Әбделмәнов вафат булган. Бу хакта "Башинформ" җиткерә.

Ул танылган башкаручылар өчен дистәләгән җырлар язган кеше, алар хитлар булды. Аның шигыренә язылган җырлар Рөстәм Асаев, Әлфия Әмирханова, Elvin Grey кебек җырчыларның репертуарында бар.

Әбделманов белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 22 мартта Уфада, Башкорт дәүләт филармониясендә узачак. Аны туган авылында, Благовар районының Яныш зиратында җирлиячәкләр.

  • Мидхәт Әбделмәнов Башкортстанның Благовар районы Яныш авылында 1942 елда туа. Авылдан чыгып китеп төзүче һөнәрен үзләштерә. Урал аръягы, Чиләбе, Троицкида, Башкортстанның төрле районнарында йөзләрчә төзелештә эшли, гади төзүчедән прораб, югары җитәкче вазифаларына күтәрелә.
  • Аның беренче шигыре гәҗиттә 1967 елда ук басыла. Әмма төп һөнәре әдәбият белән җитди шөгыльләнергә вакыт калдырмый. Шулай да әдәбиятны яратуы аны читтән торып Башкорт дәүләт университетының филология факультетында белем алырга этәрә. Шигырьләр һәм аларга көйләрне күпләп язуга лаеклы ялга чыккач тотына.
  • 70 яшьлек юбилее уңаеннан Азатлыкка биргән әңгәмәсендә ул "Кеше сүзләренә көй яза алмыйм, үземнең күңелдә ниндидер фикер туа, моңы-ние белән бу фикер зурая-зурая матур гына җыр формасына килеп керә. Эшкәртелә-эшкәртелә матур, камилләшкән җырга әверелә", дип сөйләгән иде.
  • Мидхәт Әбделмәнов Азатлыкка комментарлар яза иде. Аны татар һәм башкортның тел мәсьәләсе борчый иде, ассимиляция балтасы ике халыкның баш өстендә эленеп тора, шуңа берләшеп көрәшергә кирәк дип яза иде.

  • Мисал өчен аның 2017 елда Азатлыкка язган комментарыннан өзек. "Мәктәпләрдә прокуратура хезмәткәрләре укытучыларны, балачаганы куркытып тузга язмаган кәгазьләр, гаризалар яздырып йөриләр. Көч сынарга урын тапканнар! Гарьлеге ни тора! Ә Мәскәү байлыктан бүселә. 10 ел элек Башкортстан Русия сәнәгатенә донор иде, бүген исә Мәскәүдән акча сорарга мәҗбүр. Продукция Башкортстанда җитештерелсә дә, аның акчасы Уфаны читтән узып, Мәскәүгә барып керә. Менә кайда прокуратура үзенең сәләтен күрсәтергә тиеш."

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG