Accessibility links

Татар белән башкорт теле язмышы кыл өстендә тора, шуңа да телне саклап калу юнәлешендә бу ике милләт берләшергә тиеш. Илдә барган соңгы хәлләр башкорт-татар телләрен юкка чыгарырга маташуны күрсәтә.

Туган телебезне саклауда хәлиткеч чорда яшибез, шуңа да эчендә җаны булган һәр татар бүген үз сүзен әйтергә бурычлы дип саныйм. Үземне дә. Туган тел кешегә, һәр милләткә Аллаһ Тәгаләдән бирелгән, аңа яшәр өчен, бер-берсе белән аралашыр өчен. Иң нечкә, иң кадерле илаһи аһәң дисәң, дөрескә киләдер. Аны, ягъни телне белү шушы милләт баласына, һәр шәхескә - мотлак! Чөнки үзен хөрмәт иткән һәр кеше ана телен белергә тиеш, бернинди сүзсез, бәхәссез!

Казаннан да, Уфадан да татар һәм башкорт телләрен саклап калу өчен ил җитәкчеләренә бихисап мөрәҗәгатьләр юлланды. Урам җыеннары да үтеп тора. Быел 16 сентябрьдә Уфа каласында “Башкорт” оешмасы тарафыннан оештырылган урам җыены да башкорт, татар халыкларының туган телен саклап калуда ярдәм итеп уздырылган зур чараларның берсе дип әйтергә була.

Ни өчен татар халкын кыстыра бу, диярсез. Чөнки без бер кулның бармаклары: ике халык та. Башкорт теле проблемы да, татарныкы да үз чишелешен көтә. Мәктәпләрдә прокуратура хезмәткәрләре укытучыларны, бала чаганы куркытып тузга язмаган кәгазьләр, гаризалар яздырып йөриләр. Көч сынарга урын тапканнар! Гарьлеге ни тора! Ә Мәскәү байлыктан бүселә. Мисал итеп шуны әйтергә кирәк: 10 ел элек Башкортстан Русия сәнәгатенә донор буларак билгеле булса, бүген исә Мәскәүдән акча сорарга мәҗбүр. Продукция Башкортстанда җитештерелсә дә, аның акчасы Уфаны читтән узып, Мәскәүгә барып керә. Менә кайда прокуратура үзенең сәләтен күрсәтергә тиеш. Ә болай – көлсәң көл, еласаң ела.

Моңа каршы татар белән башкорт берләшергә тиеш. Ничек кенә сөйләмәсеннәр, мәктәпләргә бәйләнеп, ана телендә уку сәгатьләрен кыскартып, оптимизация дигән төшенчәләр кертеп, милли мәктәпләрне ябып, урындагы милли телдә укытыргамы-юкмы дип гариза яздырып, ата-анадан көчләп, төрле сәбәпләр табып, ничек булса да башкорт-татар телен юкка чыгарырга тырышу дисәк, һич тә хаталанмабыз.

Бу сәясәткә "неоколониализм" дигән төшенчәне дә кулланырга мөмкиндер

Тел бетсә, туры юл татар белән башкортның урыс милләте тарафыннан ассимиляциясе, ягъни бу төп халыкларның юкка чыгуы, урыска әйләнүе. Икенче төрле әйткәндә, бу сәясәткә "неоколониализм" дигән төшенчәне дә кулланырга мөмкиндер. Чөнки тел бетсә, халыкның дине, мәдәнияте, гореф-гадәте юкка чыга, җырлары-моңнары белән бергә. Җырларга гына кала: “Гуляй, Вася, по всей России”.

Мондый күренеш башкорт белән татарга кирәкме? Юк! Нәрсәбез белән без ким алардан? Эш ягыннан калышмыйбыз; акыллыбыз, бай мәдәниятебез бар, илебезне ташларга җыенмыйбыз; бөтен дөнья буйлап гөрләп сабантуйлар уза; Ватанны безнең кебек саклаучылар бар микән – уйлап карарга кирәк. 1941 елда Икенче дөнья сугышында кырык дәрәҗә салкында кыл өстендә торган Мәскәүне татар-башкорттан торган “себер полклары” саклап калган. Ул турыда, әлбәттә, күп язырга, сөйләргә тырышмыйлар. Чөнки бу батырлык хакимият башында торган олы агайларның дәрәҗәсенә тәэсир итә, саруын кайната. Хакыйкать шулай, чынбарлыктан беркайда китәлмисең. Җөпләп-төпләп әйтсәң, хөкүмәт оешмалары юк белән булыша – үзенә эш табып.

Депутатларга һәрбер "айт" дигәнгә, "тайт" дип бару, кул күтәрү килешми. Бигрәк тә милләт язмышын хәл итәрдәй карарда

Мондый күренеш илдә, республикаларда булмасын өчен халык депутатлары сакта булырга тиеш. Карар чыгарганда, дума, Федерация шурасы депутатлары бу халыкка яраксыз карарларга каршы чыгарга тиешләр. Каршы тора алмасалар (чөнки урыслар күпчелек), дума залын ташлап чыгып китергә кирәк. Бу хөкүмәт ягыннан кертелгән тәкъдимгә вето формасын ала. Милли республикаларның депутатлары риза булмаса, бу карар үтә алмаска тиеш дисәк, дөресрәк булыр. Ничек кенә булмасын, һәрбер “айт” дигәнгә, “тайт” дип бару, кул күтәрү килешми, ризалашырга ярамый. Бигрәк тә, әгәр ул милләт язмышын хәл итәрдәй карар икән.

КАЙБЕР ҖЫРЧЫЛАР СӘХНӘДӘ ТЕЛНЕ МӘСХӘРӘЛИ

Телне саклап калуда ата-аналар да, мәктәпләр дә, кыскасы, бөтен милләт гаепле. Алыйк шагыйрьләрне, музыкантларны, җырчыларны. Соңгы буын шагыйрьләренең шигырьләре эчтәлек буенча – сыек, өстән генә кисәләр, тормышның асылын аңламыйлар, төбенә төшеп җитә алмыйлар. Җыр текстлары, бигрәк тә эстрадага эшләгән шагыйрьләрнең, “син минеке, мин синеке, яратам” дигән темадан ерак китә алмыйлар.

Телне саклап калу өчен ата-аналар да, мәктәпләр дә, кыскасы, бөтен милләт җаваплы

Ни өчен шулай? Чөнки тормышның яшьли ачысын-төчесен татымаганнар. Эш күреп үсмәгәннәр. Телевизор, кәрәзле телефоннан башка, китап, гәзит-журнал тотырга яратмыйлар.

Шагыйренә күрә – җырчылары. Китап бирәсең – үзенә яраган, күңеленә яткан текстны укып, сайлап ала алмыйлар. Үзең укып аңлатып бирсәң, җырларга ризалашалар.

Музыкантлар – аранжировщикларның (музыканы, көйне бизәүчеләр диик) шыр наданнары бар. Бөтенләй телдән ерак торганнары, белергә теләмәгәннәре дә бар. Кыскасы – милли эстрада әһелләре кем ничек тели, шулай эшли. Тамашачы алдында да, ил алдында да бернинди җаваплылык юк. Тагын шуны әйтәсе килә, концертны алып баручылар, татар-башкорт (мөселман халкы диик) концертын, уйлап тормыйлар, рус телендә дә җибәрәләр, бу күренеш, әлбәттә, кызганыч хәл, безнең мәдәниятне уңай яктан күрсәтми. Алып баручыга (конферансье) безнең “халык артисты” исемен йөрткән җырчылар, олы шәхесләр дә рус телендә кушылсалар, бу хәл бөтенләй дә хәвефлегә әйләнә. Халык ни эшләргә белми, аңламый. Чөнки ул көткән иде берне, ә аңа тәкъдим итәләр икенчене. Шулай тел бөтенләй юкка чыга.

Җырчыларга, музыкантларга ана теле белән бик сак булырга кирәк

Бу күренеш бер композиторның иҗат кичәсендә булды. Үзе халык белән үз телендә исәнләшмәде дә, русча гына җибәрде. Нәрсә әйтергә була: аянычлы хәл, көлсәң көл, еласаң ела. Акчаның исе чыкмый, телләрне аермый. Кесәгә керәме – керә. Тагы нәрсә кирәк? Шулай дип эш итә “зыялы” композиторларыбыз. Мондый иҗат кешеләренә кичекмәстән тел буенча аттестация үткәрү кирәк. Ярый, Хуҗа Насретдин үзе утырган агачны кискәндә кешене бер көлдергән дә, эше беткән. Агачның икенчесе, өченчесе үсә... Әмма ләкин ана теле белән алай шаярырга ярамый. Тел агач түгел. Бигрәк тә артистларга. Аларның яшәү чыганагы, үзләре сайлап алган кәсепләре тел белән бәйле ич. Шуңа күрә җырчыларга, музыкантларга ана теле белән бик сак булырга кирәк. Тел югалса, яңа агач кебек үстереп булмый. Ничек кенә тырышсаң да үсми. Шуңа күрә “эт сөяккә барган” көйгә җырлаган җырчылар күп. Халык мондый җырчылардан бизә. Концертларга йөрми, сирәк, сайланып кына йөри. Шуңа тел чишмәсе көннән-көн саега, корый.

Барысы да "миннән киткәнче – иясенә җиткәнче" дигән фикердән чыгып эшли

Мәктәпләрдә, колледжларда, югары уку йортларында да шундый ук хәл. Барысы да "миннән киткәнче – иясенә җиткәнче" дигән фикердән чыгып эшли. Акча өчен генә булсын дип, ә күңел салып түгел. Мисал итеп Уфа каласындагы 84нче татар гимназиясен алырга була. Бу хәл шушы елның февраль азагына туры килә. Татар зыялыларының XIX-XXI гасыр башына туры килгән 50 данәдән торган бер комплект фотосурәтләре тупланмасын алдым да, гимназиянең буш диварларын шушы бөек затларның рәсемнәре белән бизәп, укучыларның фәнгә, әдәбиятка, мәдәнияткә, телгә, гореф-гадәткә, милләтнең тарихына карата игътибарын җәлеп итәрмен дигән изге уй белән кердем гимназия директоры Равил Идрисовка. Бүләкне ул рәхмәт әйтеп алды. Сөйләштек, кысалар ясап стенага, буш урыннарга элеп куярга килештек. Шулай ук мин аңа тагы бер тәкъдим ясадым. Быел 28 март көнне минем 75 яшькә багышлап Уфаның “Башкортстан” дәүләт концерт залында юбилей кичәмне оештырдым. Гимназия укучыларыната-аналары белән концертка чакырмакчы булдым, аларга зур бәйрәм оештырам дигән теләктә.

Директор “ярар” диде дә, туган тел укытучысын чакырып, концертка әзерләнергә, укучыларны җәлеп итергә кушты. Бер-ике атна үткәч, шалтыратып, хәлләр ничек дип, укытучыдан сорасам: “үземә 2-3 билет алам, башка укытучылар, укучылар, аларның ата-аналары өчен җавап бирә алмыйм”, диде. Шуның белән сүз дә бетте, эш тә бетте. Яңадан әрсезләнеп директорга кереп тормадым. Нәрсә әйтергә була шушы уңайдан? Дирекция ягыннан җавапсызлык бу, үзеңнең биргән сүзеңә карата, биргән вәгъдәңә карата. Бу чараны мин юкка уйлап чыгармадым. Концертның эчтәлеге, халыкның әйтүе буенча: “Без мондый концерт күргәнебез юк иде” диделәр. Әлеге мәдәни чара гимназия балаларына, ата-аналарына зур тәрбияви чара булыр иде. Чөнки укытучыларны, ата-аналары белән балаларны берләштергән гамәлләрнең берсе буларак аңа тиң табуы хәзерге заманда бик авыр дисәк, һич тә хата булмас.

Концертта 20дән артык абруйлы, атказанган артистлар катнашлыгында, өч җыр-бию ансамбле, аларның хор белән башкарган, чын безнеңчә милли җырлары, дуэтлары, дәртле бию номерлары, көчле алкышлар астында тамашачыны аягүрә бастырып, сәхнәдән концерт беткәч, озак җибәрми торулары, кеше күңеленә, хәтеренә кереп калачак күренеш дисәк, ялгышмабыз, бала-чага күңеленә бигрәк тә.

Мин директор урынында булсам, шушындый концертларга бөтен коллектив белән барып, соңыннан шушы темага ачык дәресләр үткәрер идем. Тел мәсьәләсен катнаш никахлар нинди нәтиҗәгә китерә, һәм башка сораулар куяр идем. Балалар да телгә, мәдәнияткә, әдәбиятка, үзенең милләтенә карата горурлык тойгысын нәкъ менә шундый чараларда уятырга була. Икенче төрле әйткәндә, бу концертта артистлар белән тамашачы арасында чын дуслык, җылы мөнәсәбәт, бер-беренә карата ихтирам, хөрмәт барлыкка килгән иде.

Мондый тамашаны тудыру өчен тирән эчтәлекле, кеше күңеленә барып җитәрдәй иҗат җимеше, тормышның бөтен ягын чагылдырган, ягьни төрле тематикага багышланган: туган илгә, туган якка, туган телгә, яшьлеккә, мәхәббәткә, төзүчеләргә, хезмәт кешесенә, табигатькә, гомумән, яшәешнең бөтен ягы чагылган, якташыбыз, бөтен илгә танылган җырчы Рөстәм Асаев төзегән концерт сценарийсенең роле зур булды.

Гимназиянең укучыларының тел байлыгына килгәндә, шуны әйтергә кирәк: коридорда тик урысча сөйләшәләр, күбесе үзебезчә юньләп исәнләшә дә белми. Гади генә сорауларга үз телендә җавап таба алмый. Мин юри генә сынап карадым: “исемең ничек, укып буламы?” дигән сораулар биреп. Кайсы бала аңламый сорауны, кайсысы тоткарлана җавап бирергә. Кыскасы, заман таләбенә җавап бирердәй укучыларга белем бирәбез дисәк, без бу эшкә зур җаваплылык белән карарга тиешбез. Укытучылар да, ата-аналар да, хөкүмәт тә – барыбыз да. Татар белән башкорт теле кыл өстендә тора. Әби-бабасы, әти-әнисе өйрәтер әле дигән акланулар – буш сүз булып кала. “Эт – эткә, эт – койрыкка” дигән мәгънәдә. Телне саклап калам дисәң, эшне ата-анадан, хөкүмәт башлыкларыннан башлау, минемчә, дөрестер.

Мидхәт Әбделмәнов
шагыйрь, композитор, Башкортстан язучылар берлеге әгъзасы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG