Уфаның фән һәм технология университеты Русия либертариан фиркасе активисты, Борис Надеждинның Уфадагы штабын җитәкләгән Аким Туктаровны уку йортына яңадан укырга алган.
Бу хакта үзенең Telegram-каналында Надеждин хәбәр итте. Егетнең университеттан куылуы "медиада фаш ителгәннән соң" аны кире алганнар дип искәртә сәясәтче.
Туктаров кабат университетка алуларын "Аспекты" басмасына үзе дә сөйләгән. Аны университетта торгызу турындагы фәрман бүген, 21 мартта чыккан.
Узган атнада Аким Туктаровны Уфаның фән һәм технология университетының Фәлсәфә һәм социология югары мәктәбеннән куганнар иде. Егет 4нче курста белем ала.
Рәсми сәбәбе - янәсе уку белән бәйле тапшырылмаган сынаулары булган. Шул ук вакытта деканатта аны "экстремист" дип атадылар. Туктаровны университеттан куу фәрманын узган елның декабренә кадәр Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясен җитәкләгән Илона Макренко имзалаган, хәзер ул университетта ректорның мәгариф эшчәнлеге урынбасары булып тора.
Активист уку йортыннан куылу сәбәпләре "сәяси максатлар белән бәйле" диде. Аның иптәшләре исә бу аның Русия либертариан фиркасе активисты булуы һәм соңгы айларда Надеждинның сайлау штабын җитәкләве белән бәйле дип саный.
Туктаров Надеждиннның Башкортстандагы сайлау алды штабын 2023 елның декабреннән быел мартка кадәр җитәкләде. Штабның нигезен Русия либертариан фиркасенең җирле активистлары тәшкил итте. Алар Башкортстанда Борис Надеждин өчен биш меңләп имза җыйды. 15-17 март сайлау көннәрендә Русия либертариан фиркасе сайлау бүлгеләрендә экзит-поллар уздырмакчы иде.
"Узган атна буена "Гражданлык инициативасы" фиркасенең төбәкләрдәге бүлекләрендә һәм минем штабларымда эшләүчеләргә куәт оешмаларыннан басым булдың. Җирле хакимиятләр аларга экзит-пол уздырырга һәм президент сайлавында тавыш бирергә комачау итмәкче иде", дип язды кичә, 20 мартта Борис Надеждин үзенең Telegram-каналында.
- Азатлык алдан хәбәр иткәнчә, Казанда Надеждин тарафдарына экзит-пол үткәргән өчен штраф салганнар иде. Идел буе районы җәмәгать мәхкәмәсе "Гражданлык инициативасы" фиркасе активисты Азат Шәеховны "сайлау комиссиясе эшенә тыкшыну"да гаепле дип тапты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум