Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина вазифасыннан азат ителгән


Гөлшат Нигъмәтуллина
Гөлшат Нигъмәтуллина

Бүген иртән "Бизнес Online" Татарстан куәт оешмалары республикадагы ЗАГС хезмәткәрләренең үз архивларын дигиталлаштырган өчен алган премия акчалары белән кызыксына дип язма чыгарган иде.

Татарстан президенты сайтында республиканың ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллинаны вазифасыннан азат итү турында фәрман чыкты. Аны республика президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган, документның имазаланган көне 21 март дип язылган. Нигъмәтуллинаны 20 марттан азат итүләре искәртелгән. Әлеге вазифада ул 2019 елдан бирле эшли иде.

Бүген иртән "Бизнес Online" Татарстан куәт оешмалары республикадагы ЗАГС хезмәткәрләренең үз архивларын дигиталлаштырган өчен алган премия акчалары белән кызыксына дип язма чыгарган иде. ЗАГСның 1926 елдан башлап бөтен документларын урыс теленә тәрҗемә иткән өчен 650 млн сумлык контракт төзелгән булган. Басма чыганаклары мәгълүматынча, Татарстан тикшерү комитеты документларны дигиталлаштыруга бүленгән акчаларның бер өлеше премия акчалары булып ЗАГС хезмәткәрләренең кесәләрендә калган булырга мөмкин дип саный. "Бизнес Online" язуынча, хезмәткәрләргә зур премияләрне республиканың ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина имзалаган боерыклар һәм фәрманнар нигезендә күчергәннәр.

Шулай ук басма бу атнада чәршәмбе көнне вәкаләтләрен арттырып җибәрү турындагы җинаять эше нигезендә Татарстан ЗАГС идарәсенең тәэмин итү һәм дәүләткә сатып алу тармагы мөдире Ландыш Шәрәфетдинова тоткарланган дип яза. Аңарчы Чирмешән һәм Бөгелмә районнарының ЗАГС җитәкчеләре тоткарланган.

  • 2019 елда Татарстан президенты карары белән республиканың ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева вазифасыннан алынды. Ул анда 2014 елдан бирле эшләде.
  • Telegram канналарда Татарстан җитәкчелегенең Альбина Шәвәлиева эшеннән канәгать булмавы турында яздылар. Имеш, Шәвәлиева еллык коллегиядә чыгыш ясап, республиканы тискәре яктан күрсәтүче саннарны халык алдына чыгарган. ЗАГС идарәсе башлыгы Татарстанда былтыр үлүчеләр саны 2017 елдагыдан 1,7 процентка арткан дип сөйләгән иде. Моннан тыш, ул 2018 елда үлгән ирләрнең 46 процентына 65 яшь тулмаган, ягъни алар яңа пенсия яшенә җитә алмый үлгән дип белдерде.
  • Шуннан соң аның урынына Гөлшат Нигъмәтуллина килде.
  • Гөлшат Нигъмәтуллина Казанда туган, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган һәм Казан дәүләт финанс-икътисад институтында MBA програмын үзләштергән. 1993 елдан 2009 елга кадәр мәдәният министрлыгында эшләде, 2008-2009 елларда мәдәния министры урынбасары булды. 2009 елның декабреннән Татарстан хөкүмәтенең мәдәният һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү бүлеге башлыгы булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG