Accessibility links

Кайнар хәбәр

2018 елда Татарстанда үлгән ирләрнең 46 проценты 65 яшькә җитмәгән


Архив фотосы
Архив фотосы

Татарстанда былтыр үлүчеләр саны 2017 елдагыдан 1,7 процентка арткан. ЗАГС барлыгы 44 мең 722 үлем очрагын теркәгән.

2018 елда үлгән ирләрнең 46 процентына 65 яшь тулмаган, ягъни алар яңа пенсия яшенә җитмәгән булган. Хатын-кызлар арасында 65 яшькә кадәр үлүчеләр 18 процент тәшкил итә. Бу хакта Татарстан ЗАГС идарәсенең ел йомгакларына багышланган җыелышында идарә җитәкчесе Альбина Шәвәлиева хәбәр итте.

Шул ук вакытта сигезенче ел рәттән республикада туучылар санының үлүчеләр саныннан күбрәк булуы күзәтелә. 2018 елда Татарстанда 46 мең 793 бала туган (2017 ел белән чагыштырганда, 3,7 процентка кимрәк).

2018 елда республикада 24 мең 865 никах, 13,4 мең аерылышу теркәлгән. Аерылышучыларның 62 проценты бергә 10 ел да гомер итмәгән.

Владимир Путин дүртенче тапкыр Русия президенты булып сайланганнан соң илдә пенсия реформасы узды. 2019 елдан башлап берничә ел дәвамында пенсиягә чыгу яше арттырыла барачак. Нәтиҗәдә хатын-кызлар пенсиягә 60 яшьтә, ирләр - 65тә чыгачак. Әлеге реформа халык арасында ризасызлык уятты, шәһәрләрдә каршылык чаралары узды.

XS
SM
MD
LG