Accessibility links

Пенсия яшен арттыру канунын Федерация шурасы раслады


Мәскәүдә пенсия реформасына каршы митинг
Мәскәүдә пенсия реформасына каршы митинг

Канун өчен Федерация шурасының 149 әгъзасы хуплап тавыш бирде.

Федерация шурасы чәршәмбе узган утырышта Русиядә пенсия яшен арттыру турында канунны хуплады.

Канун өчен югары пулатның 149 әгъзасы хуплап тавыш бирде, бишесе каршы булды, тагын өчесе тавыш бирүдән тыелып калды. Элегрәк канун өлгесен Дәүләт Думасы кабул иткән иде.

Депутатлар икенче укылышта президент Владимир Путин керткән үзгәрешләрне дә хуплады. Яңартылган канунга ярашлы, хатын-кызлар пенсиягә 63 яшьтә түгел, ә 60 яшьтән чыгачак.

Пенсиягә алданрак чыгам диюче ирләрнең эш стажы 42 ел, хатын-кызларныкы 37 ел булырга тиеш.

Канун өлгесенең беренче редакцисендә хатын-кызларны пенсиягә 63 яшьтә, ирләрне - 65 яшьтә чыгару каралган иде. Нәтиҗәдә Путинның рейтингы төшә башлады. Соңрак Путин пенсия реформасына кагылышлы мөрәҗәгать белән чыкты. Ул реформаны бераз йомшартырга тәкъдим итте. Русия башлыгы хатын-кызларның пенсиягә чыгу яшен ирләр белән бертигез - 5 елга күтәрергә кирәк диде.

XS
SM
MD
LG