Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ябылган "Викимедиа РУ" "ят агент" булып танылды, бу нәрсә аңлата?


Станислав Козловский
Станислав Козловский

"Викемидия РУ"ны гамәлгә куючылар ешманың "ят агент" тамгасы Википедия платформасы эшчәнлегенә, интернет-энциклопедиягә мәкалә язучы волонтерларга кагылмый.

Үткән атна яңалыкларының берсе – Русиянең юстиция министрлыгы дүшәмбе көнне "Викимедиа РУ" оешмасын "ят агент"лар исемлегенә өстәгән. 2024 елның февралендә вики-волонтёрлар берләшмәсе башлыгы Станислав Козловский ят агент дип игълан ителгән иде.

"Викимедиа РУ" – Русия территориясендә энциклопедик һәм башка мәгълүматтан ирекле рәвештә файдалану һәм тарату өчен булдырылган проект. Коммерциясез эшчәнлек белән шөгыльләнүче әлеге берләшмә 2008 елда рус телле Википедия катнашучылары тарафыннан булдырыла һәм 2023 елда ябыла. Хәзерге вакытта берләшмәнең юридик заты ликвидация процессын уза.

Әйдәп баручы проекты – интернеттагы бәйсез "Википедия" энциклопедиясе, "Викимедиа РУ" аның рус телле бүлегенең үсешенә ярдәм итәр өчен булдырылган.

"Викимедиа РУ"ның Викимедиа Фонды сайтлары өстеннән беркайчан да бернинди дә контроле һәм юридик җаваплылыгы юк. Ягъни оешманың "ят агент" тамгасы Википедия платформасы эшчәнлегенә, интернет-энциклопедиягә мәкалә язучы волонтерларга кагылмый.

Оешма 2007-2022 елларда ел саер Вики-конференцияләр, Вики-премия и Вики-экспедицияләр оештырып килә, югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итә, Википедиядә мәкаләләр бәйгесе уздыра.

"Викимедиа РУ" Русиядәге төрле милли телләрдәге проектларны үстерү өчен проектлар ясый. Берничә ел элек аның партнерлыгында "Сәләт ВикиМәктәбе" эшләгән иде. Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме бар.

"Викимедия РУ" әгъзасы Фәрһад Фәткуллин 2018 елда "Ел Викимедиячесе" исемен яулаган иде.

Ят агентлар исемлегенә өстәлер алдыннан оешма юридик затын гамәлдән чыгару эшен башлаган булган.

2023 елның декабрендә коммерциясез берлек мөдире Станислав Козловский үзен "ят агент" дип атау ихтималы белән бәйле рәвештә "Викимедиа РУ"ның ябылуын хәбәр итте. Юстиция министрлыгы Козловскийны 2024 елның 2 февралендә "ят агент" дип игълан итте. Ә 22 мартта "Викимедиа РУ" үзе ят агентлар исемлегенә кертелде.

Русиядә Википедия һәм аның белән бәйле проектлар эшчәнлеген чикләү турында сүзләр Русиянең Украинага һөҗүменнән соң башланды. Википедиянең Русия аналогы – "Руниверсалис" булдырылуы турында игълан ителде.

"Википедияне томалау мөмкинлеген мин кеше сүзе генә димәс идем, бу соңгы хәлләргә нигезләнгән фаразлар, һәм бу әлеге вакыйгаларның мантыйгына туры килә. Кайсы илдә генә булса да, Википедияне томалау әлеге ил файдасына бармый, элек Википедияне томалаган илләр дә моны аңлый иде. Википедияне кулланучылар башка дөньяның сәяси карашын укый алачак, ә томаланган ил кешеләренең фикерен укый алмаячак. Ягъни ил дөньяга үз карашын җиткерү мөмкинлеген югалта. Үз вакытында моны Үзбәкстан да, Төркия дә аңлады, Википедияне илләренә кире кайтарды", дигән иде Википедиянең саха теле бүлеге администраторы, саха теле активисты Николай Павлов-Халан.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG