Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Википедияне томалау Русиягә файдага булмаячак"


Википедиянең милли телләрдәге бүлекләрендә активлык бармы, актуаль сәяси темалар үз вакытында яктыртыламы, дөнья энциклопедиясенең Русия өчен булдырылган җирле аналогларында милли телләрдәге бүлекләр дә кирәкме, Русиядә Википедия томалану ихтималы бармы – шул хакта белгечләр белән сөйләштек.

Русия думасы депутаты Антон Горелкин Википедиянең Русия аналогы – "Руниверсалис" булдырылуы турында игълан итте. Җирле энциклопедияне булдыруга рус телле Википедиянең "элекке мөхәррирләре" көч куя, алар яңа энциклопедиягә үзләренең "пропаганда һәм зарарлы контенттан чистартылган" мәкаләләрен күчерә, дигән иде депутат.

Рус энциклопедиясе руни.рф сайтында булачак. Төп биттә "Яңалыклар", "Көн цитаты", "Көн мәкаләсе" һәм "Мин шулай икәнен белгән идем!" сәхифәләре урнашкан. Энциклопедияне кулланырга теләгән кеше бу сайтта теркәлергә тиеш.

Дөнья энциклопедиясенең Русия өчен булдырылган җирле аналогларында милли телләрдәге бүлекләр дә кирәкме, Русиядә Википедиянең томалану ихтималы бармы, Википедиянең милли телләрдәге бүлекләрендә активлык күзәтеләме, актуаль сәяси темалар үз вакытында яктыртыламы – шул хакта Википедиянең милли телләрдәге бүлекләрен әйдәп баручы активистлар белән сөйләштек.

Татар Википедиясе

Фәрһад Фәткуллин (Казан) — тәрҗемәче, википедияче, Татар Википедиясендә төрле бәйгеләр үткәрүдә катнаша

Фәрһад Фәткуллин
Фәрһад Фәткуллин

— Википедия 2001 елда барлыкка килде. XXI гасырның бу могҗизасы үсешендә катнашучы волонтерлар даими алышынып тора, ә белем һәм тәҗрибә тапшыру эчке кагыйдәләр кодификациясе һәм төрле стандартлар ярдәмендә тормышка ашырыла. Агымдагы кораллы конфликтлар тарихын глобаль кешелек дөньясы белән бер вакытта уртак документлаштыру тәҗрибәсе гомумән зур түгел, бу яктан Википедия бөтен дөнья өчен ачык үрнәк.

— Википедиядәге мәкаләләр Русия-Украина сугышын ничек яктырта?

— Әлеге сугышка бәйле шәхесләргә кагылышлы исемлекләр һәм категорияләр төрле бүлекләрдә бар. Русия халыклары телләрендә бу Совет берлегенең төрле төбәкләреннән булган геройлар, атказанган төзүчеләр, рәссамнар исемлеген төзү традициясе. Татар Википедиясендәге исемлек безнең халыкның һәлак булган улларын (җәлилчеләр, репрессияләнгәннәр) искә алу кебек. Без башкорт телендәге хезмәттәшләребез белән бу исемлек уртак булачак дип килештек; волонтерлык темасы белән кызыксынучылар хәрби конфликтның ике ягыннан да һәлак булган татарлар һәм башкортлар турында мәгълүмат җыялар.

Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара.

Калганы аерым тикшерү уздыруны таләп итәчәк, чөнки бу минем өчен бүлектәге 417 582 мәкаләнең берсе генә. Бу "Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф мәктәбе", "Синтоизм" яки тагын берәр яңа гына төзәтелгән мәкалә белән чагыштырганда аерым әһәмияткә ия түгел. Википедия ул галәм тарихындагы бөтен нәрсә турында һәм монда берсенең икенчесеннән ниндидер үзенчәлекле ашыгычлыгы яки мөһимлеге юк.

Сезне низагның агымдагы стадиясе кызыксындырса, аның хакындагы мәкаләләр 329 телнең 127сендә бар, ә 53 телдә аерым мәкаләләр өчен категорияләр ясалган.

— Википедиянең Русия өчен аналогы – "Руниверсалис" энциклопедиясе турында хәбәр чыкты, урыс телле Википедиянең элеккеге мөхәррирләре анда цензорланган мәкаләләрне күчерә. Бу платформада Русия телләрендә мәкаләләр көтәргәме?

— Бу яңалыкны күрдем. Шулай ук анда мәкаләләрне өере белән күчергәннәрен һәм цензура узган версиядә калырга тиеш булмаган скриннарны да күргәнем бар. Берәрсе Русия халыклары телләрендәге бүлекләрне күчерү белән дә шөгыльләнсә, мин моңа кул гына чабачакмын. Русиянең зур энциклопедиясен дә, барлык башка энциклопедик проектларны, дәүләт хезмәтләрен, Русия президенты, парламент, хөкүмәт, хокук системы сайтларын, Яндексны тәрҗемә итәргә була. Алисаны барлык телләрдә дә сөйләшергә өйрәтергә... Һәм бу әле хыялның чиге түгел.

— Русиядә Википедия ябыла дигән сүзләр күптән йөри. Бу никадәр ихтимал әйбер? Википедистлар белән бу хакта сөйләшкәнегез бармы?

— Вакыт-вакыт төрле чатларда аерым кешеләрнең бу хакта фикерләре яңгырый, әмма бу, турысын әйткәндә, локаль һәм тар даирә өчен генә кызыклы тема. Әгәр дә энциклопедик вики хоббие белән шөгыльләнү мөмкинлеге булмаса, кеше үзләренә башка хобби табачак.

Томалауның әһәмияткә лаеклы соңгы мисалы – Төркия, ул платформаны 2017 елның 29 апреленнән 2020 елның 15 гыйнварына кадәр томалап торды.

Русиядә мондый хәл ни дәрәҗәдә ихтимал? Җирле хокук идарәсе теләгән очракта моның өчен инде 2013 елдан бирле формаль нигезләмәләр барлыгын Википедиянең үзендә табып укырга була. Бездә мондый хәлнең инде булганын һәм кабат томалауга нинди сәбәпләр китерергә мөмкин икәнлеген дә Википедиянең үзендә үк укырга була.

Нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин? Ил эчендә күпчелек халык Википедиягә барлык телләрдә төзәтмәләр кертү һәм яңа мәкалә элү мөмкинлеген югалта, машина укый ала торган (ясалма интеллект ярдәмендә сорауларга җавап бирүче) викимәгълүмат базасы югала, Викицитатлар (татар һәм башка телләрдә мәхәббәт турындагы әйтемнәр яки автор цитаталары җыелмалары) кулланыла алмый, фото, аудио, видео һәм 3D материаллары белән ирекле лицензия белән эшләүче гомум медиа-банк – 900 сайтны тутыру һәм яңарту мөмкинлеге югала.

Әгәр дә физик рәвештә глобаль интернеттан баш тартмасак, VPN яки көзге сайтлар ярдәмендә планетабызның калган өлешенең фикерләрен яисә дөньяның барлык карарларын укырга, күчерергә мөмкин булачак. Бу Кытай халык республикасында шулай эшли – Кытайның җирле сәяси цензоры тыйган темалар (мәсәлән, Тяньаньмэнь мәйданы тарихындагы вакыйгалар, аеруча кытайча һәм инглизчә версияләре) блок астында.

— Википедия томаланса, нишләргә дигән стратегия бармы? Татар Википедиясе бу очракта нишләячәк? Яки шәхсән сез үзегез?

— Бу сорауга мин читләтеп булса да җавап бирдем инде. Әгәр дә кешенең кулыннан ул интеллектуаль ләззәт таба торган бер Рубик шакмагын тартып алсалар, ул үзенә һәрвакыт тагын ни дә булса табачак.

Саха Википедиясе

Николай Павлов-Халан (Якутски) — эшмәкәр, Википедиянең саха теле бүлеге администраторы, саха теле активисты

Николай Павлов-Халан
Николай Павлов-Халан

— Википедиядә Русиянең милли телләрендә 31 бүлек бар икән. Бу әле урыс, идиш телләрендәгесен санамаганда. Статистика ягыннан бу 31 Википедия арасында безнең саха бүлеге беренче унлыкта. Мөхәррирләр санын чагыштырганда, унике айлык статистикада татар Википедиясендә, мәсәлән, бер айга уртача 151 кеше төзәтмә кертә, башкорт бүлегендә – 120 кеше, безнең бүлек өченче урында – 97 кеше. Аннан соң идиш (92), чуаш (76), чечен (70) бүлекләре бар. Башка телләрдә уртача 6дан 42 кешегә кадәр. Саннар шактый өметләндергеч, шулай да урыс теле белән чагыштырганда, җир белән күк арасы – анда бу сан өч меңгә якын. Шуңа күрә безгә әле эшлисе дә эшлисе.

Уку ешлыгына караганда, минем үземә редакторлау ешлыгы кызыграк – урыс телендәге Википедиядә бу форумнар яки сәяси мәкаләләр, ә Русиянең башка телләрендә тарих, тарихи шәхесләргә яки тарихи даталар хронологиясенә кагылышлы мәкаләләр булып чыкты. Менә шундый статистика. Бездә иң укыла торган мәкаләләр – телләр турында, вики-календарьдагы саха халкына бәйле тарихи даталар. Сәяси темаларны күбрәк урыс һәм инглиз бүлекләрендә укыйлар, хәтта безнекеләр дә гомумсәяси темаларга мәкаләләрне шундый эре бүлекләрдә эзли. Шулай ук безнең авторлар шул бүлекләрдә язарга мөмкин, чөнки анда укучылар күбрәк һәм кайтаваз да күбрәк. Язучылар укучының кызыксынуына ияреп яза, ә милли бүлекләрдә кеше нигездә үзенең милли мәдәниятенә, үз тарихына кагылышлы мәгълүмат эзли, шуңа күрә безнең мөхәррирләр шул темаларга яза.

—​ Теге яки бу темага язарга ярамый дигән цензура бармы?

— Википедиядә ниндидер темага язарга ярамый дигән цензура юк. Әлбәттә, энциклопедия мәгълүмат өеменә әйләнмәсен өчен, классификацияләү, мәгълүматны максималь уңайлы итү максаты белән тәртипкә салу кагыйдәләре бар. Бу кагыйдәләргә нигезләнеп, карарлар кабул итүче систем эшли, ниндидер авторлар блокланырга, мәкаләләр юк ителергә дә мөмкин, кемдер вандаллык белән шөгыльләнсә яки башка катнашучыларны мыскыл итсә, мәсәлән. Бу Википедиянең эчке кагыйдәләре.

Табигый, мондый эре тел бүлекләрендәге мәкаләләрнең төп Википедиягә эләгү мөмкинлеге зуррак. Мәсәлән, башкорт Википедиясендәге материал әһәмият критерие ягыннан урыс телле Википедия белән туры килмәскә мөмкин. Башкорт бүлегендә сурәтләнгән кешене тәрҗемә иткәндә, урыс Википедиясендә моны игътибарга лаек түгел дип табып, бөтенләй алып ташларга мөмкиннәр. Бу карарлар консенсус нигезендә кабул ителә, һәрбер тел бүлегендә шундый мөстәкыйль карар кабул итә торган пул бар. Мондый конфликтлар гадәти хәл. Саха халкы өчен билгеле булган шәхес урыс телле Википедиядә Русия ватандашы буларак карала, ягъни сиксән төбәкнең берсе өчен әһәмиятле шәхес бу сиксән төбәк фонында югала, аның әһәмияте сиксән мәртәбә кими һәм аның исеме рус Википедиясенә керергә лаек түгел булып чыга. Бу бәхәсле караш урыс Википедиясендә һаман да бар. Шуңа күрә шәхесне бәлки үз милләте масштабындагы дәрәҗәсенә карап бәяләргәдер.

—​ Саха Википедиясе Русия-Украина сугышын ничек яктырта?

— Татар Википедиясенең Украинада һәлак булучыларның махсус исемлеген алып барганын беләм, бездә махсус тематик категорияләр яки исемлекләр кертелмәде. Шулай да хәрби операциягә каршы чыгыш ясаучы оппозиционерлар турында саха телендә мәкалә барлыкка килде.

—​ Википедиянең Русиядә булдырылган аналогы "Руниверсалис" турында хәбәр чыкты, урыс телле Википедиянең элекке мөхәррирләре анда цензорланган мәкаләләр күчерә. Бу платформада Русиянең милли телләрендә мәкаләләр булырмы?

— Бу шактый кызыклы хәбәр, мин анда үзем кермәсәм дә, хезмәттәшләремнән ишеткәнем бар. Мондый аналоглар шактый еш пәйда була, журналистлар аларны гадәттә Википедиягә каршы куя. Әмма без, викимедистлар, мондый инициативаларга гомумән уңай карыйбыз, безнең максат – кешегә аңлаешлы телдәге мәгълүматның аңа якын булуы. "Руниверсалис"та башка телләрдәге бүлекләр барлыкка килү перспективасына мин бераз скепсис белән карыйм, әмма бер яктан моны оештыручылар үзләре теләсә, һәм моңа ресурслар таба алса, ник булдырмаска?

—​ Русиядә Википедия ябыла дигән сүзләр күптән йөри. Бу никадәр ихтимал әйбер? Википедистлар белән бу хакта сөйләшкәнегез бармы?

— Википедияне томалау мөмкинлеген мин кеше сүзе генә димәс идем, бу соңгы хәлләргә нигезләнгән фаразлар, һәм бу әлеге вакыйгаларның мантыйгына туры килә. Кайсы илдә генә булса да, Википедияне томалау әлеге ил файдасына бармый, элек Википедияне томалаган илләр дә моны аңлый иде. Википедиянең үзенә бу бик аз тәэсир итә, бары тик аерым ил территориясендә яшәүчеләргә генә Википедиягә керү авырлаша, шартлы итеп әйткәндә, әгәр дә дөнья хәлләренә аерым бер илдә сәяси караш башкалардан аерылып тора икән, Википедияне томалап, ул анда үзенең теләктәшләрен югалтачак, Википедияне кулланучылар башка дөньяның сәяси карашын укый алачак, ә томаланган ил кешеләренең фикерен укый алмаячак. Ягъни ил дөньяга үз карашын җиткерү мөмкинлеген югалта. Үз вакытында моны Үзбәкстан да, Төркия дә аңлады, Википедияне илләренә кире кайтарды. Шуңа күрә мин Русия бу адымга бармас дип дип ышанам.

—​ Википедия томаланса, нишләргә дигән стратегия бармы? Саха Википедиясе бу очракта нишләячәк?

— Ә томалаган очракта Википедия безсез, русияләрсез дә яшәячәк. Хәзерге вакытта безнең ватандашларыбызның күбесе Русиядән читтә яши, менә алар безнең телләрдәге Википедия бүлекләрен үстерү белән шөгыльләнер, мөгаен. Ә без киләчәктә дә шөгыльсез тормабыз, тел активистларының Википедиядән башка да эшләре җитәрлек.

Башкорт Википедиясе

Рөстәм Нурыев, Башкорт Википедиясе ирекмәне

—​ Рөстәм әфәнде, Башкорт Википедиясе хәзерге вакытта нинди хәлдә ? Ничә волонтёр яза, кайсы темалар иң укыла торганы?

Рөстәм Нурыев
Рөстәм Нурыев

— Башкорт Википедиясенең туган көне итеп 2005 елның 16 апреле исәпләнә, бу көндә башкортча беренче мәкаләнең беренче нөсхәсе язылган. Бүгенге көндә 25 миллион сүздән торган 60 меңнән артык мәкалә бар. Быел аларны ай саен 3 миллионнан күбрәк мәртәбә укыйлар. Башкорт Википедиясендәге мәгълүмат нигезендә башкорт теле дөнья күләмендәге ике глобаль компьтер линвистикасы проектына кертелде. Димәк, башкорт теле хәзер 2009 елда БМО экспертлары билгеләгәнчә мөшкел хәлдә түгел.

Википедиянең башкорт теле ирекмәннәре башлыча хаклы ялдагы иҗади шәхесләр: язучылар, журналистлар, укытучылар. Уртә һәм югары мәктәп укучылары да бар. Аена уртача йөзләп мөхәррир эшли. Бүген чечен һәм татар википедистлары әүзем кулланган ысул белән, бот ярдәмендә мәкалә язу белән без 2011-2013 елларда "уйнап" карадык. Шуннан соң тик кулдан гына язабыз. Төп максат — Википедияне язып кую түгел, ә аның аша башкорт телен куллану даирәсен киңәйтү, аны төзүче мөхәррирләр санын арттыру. Шул юнәлештә эзлекле эш алып барабыз. Пассионарлык коэффициенты, телне белүче бер миллионга туры килүче мөхәррирләр саны ягыннан башкорт википедистлары дөньяда 25нче урында тора – бу яктан ул төрки телләрдәге, Русия халыклары телләрендәге һәм шул исәптән рус телендәге бүлекләрне дә узып китә.

Минем компьютер лингвистикасына багышланган "TurkLang 2021" халыкара конференциясендә ясаган "Башкорт Википедиясе һәм башкорт телендәге Викимедиа проектлары ирекмәннәре берләшмәсе" чыгышымда безнең эшчәнлек турында тулырак белергә була.

—​ Вики дөньясында сүз иреге дәрәҗәсен ничек бәялисез? Ниндидер цензура бармы?

— Минемчә, Википедиядә бу сорау актуаль түгел. Википедия тәгълиматына ярашлы мәгълүмат башта бастырыла, соңыннан мөхәррирләнә, яки постмодерация уза. Мәкаләне бастырыр алдыннан беркем дә аны тикшерми, кискәләми-печкәләми. Цензура исә һәркемнең күңелендә, йөрәгендә, миендә утырырга тиеш. Ирекле энциклопедиянең иреклеге белән бергә аның олы җаваплыгы турында да һәрвакыт истә тотарга кирәк.

Тулаем алганда, яшәешнең аерылгысыз ике өлеше, ирек һәм җаваплык, хокук һәм бурыч күләмнәре тотрыклы булганда гына җәмгыять югары үсешкә ирешәчәк. Кызганыч, җәмгыять бу хакыйкатьнең йә бер, йә икенче ягына тайпыла. Соңгы чорда хокук даулаучылар артты, ә бурыч үтәү турында эндәшүчеләр юк. Тискәре күренешләр данлана, бахырлар батыр дәрәҗәсенә куела. Ә яманны яманлау аны мактуга тиң ул.

Википедиягә килгәндә, аның хокуклары һәм бурычлары төп биш кагыйдәгә салынган. Бу биш кагыйдә һәр тел бүлеге өчен бертөрле һәм мотлак. Шәхсән миңа шул кагыйдәләр 17 ел дәвамында Википедия тәгълиматларыннан тайпылмаска, нәшер ителгән мәкаләләрне тикшерергә, хаким бурычларын тотрыалы үтәргә ярдәм итә. Әйткәндәй, Википедия хакиме һәм википедистлар берләшмәсе әйдәүчесе төшенчәләрен бер рәткә куялар. Википедия хакиме ниндидер түрә түгел, аның үзаллы карар кабул итү хокукы юк. Ул википедистлар җәмгыяте кабул иткән карарны үтәүче генә.

—​ Википедиядәге мәкаләләр Русия-Украина каршылыгын ничек яктырта? Татар Википедиясе, мәсәлән, республикадан китеп һәлак булганнарның исемлекләрен алып бара. Башкорт Википедиясендә бу вакыйгаларга бәйле темалар барлыкка килдеме?

— Башкорт Википедиясендә өч мәкаләне шартлы рәвештә бу вакыйга белән бәйле дип исәпләргә була. Шул исәптән, һәлак булган башкорт һәм татар яугирләре исемлеге төзелә. Әммә, минең уемча, агымдагы вакыйгалар турында Википедиядә мәкалә язу энциклопедистика гыйлеменә, билгеләмәсенә тап килми. Википедиянең беренче төп кагыйдәсе – энциклопедия язу. Вакыйга, факт, күренеш энциклопедистика дәрәҗәсенә өлгереп җитсен өчен күпмедер вакыт үтәргә, эмоцияләр сүрелергә, нейтраль карашта бәяләүче абруйлы чыганаклар нәшер ителергә тиеш. Ә яңа гына булган вакыйганы тасвирлау публицистика өлкәсе ул. Агымдагы вакыйга турында мәгълүматны энциклопедистика стилендә Википедиядә язу гына аны энциклопедия мәкаләсе итми, ул шулай ук публицистика булып кала. Әлбәттә, вакыт үтү белән бу мәкаләне энциклопедистик мәкалә дип танырга була. Шигем юк, ул вакыт үтүгә мәкалә башлангыч нөсхәсеннән кискен аерылып торачак. Әйе, чын мәгънәсендә энциклопедия мәкаләсе тусын өчен вакыт үтүе мотлак. Тик күпме вакыт үтәргә тиешлеге турында гыйльми чыганакларда анык кына әйтелмәгән. Һәрхәлдә, миңа мәгълүм түгел. Бу сорау белән аваздаш булган тулырак фикеремне аерым бер вики-эсседа укырга була.

—​ Википедиянең Русиядәге аналогы буларак "Руниверсалис" ясалуы һәм урыс телле Википедиянең элеккеге мөхәррирләре анда цензорланган мәкаләләрне күчерүе турында хәбәр чыкты. Бу платформада Русия телләрендәге мәкаләләр дә кирәкме?

— Чаңын ишеттем, канунын күрмәдем. Шәхсән бу сайт турында анык кына берни дә әйтә алмыйм. Белергә теләгем дә, вакытым да юк. Чөнки Википедия клоннары моңа тиклем дә, моннан соң да булачак. Аларны хупларга да, хурларда да җыенмыйм. Нибары табигый чынбарлык буларак кабул итәм. Гомуми күзлектән фикер йөрткәндә, ирекле энциклопедиянең мәгълүматы да ирекле. Википедиядә кулланылган ачык лицензия шартлары (Creative Commons Attribution/Share-Alike) үтәлсә, аның эчтәлеген теләгән һәркем ирекле рәвештә күчереп ала һәм үз мәнфәгатендә ирекле куллана ала.

—​ Русиядә Википедия ябыла дигән сүзләр күптән йөри. Бу никадәр ихтимал нәрсә? Википедистлар даирәсендә бу хакта фикер алышканыгыз бармы?

— Википедистлар фикере төрлечә, Интернетта таба аласыз. Берничәсе белән бу темага аралашкан бар, әлбәттә. Үземнең шәхсән, җиһаннан иңгән мәгълүматка нигезләнеп туган фикерем дә бар.

Җавапны мәгълүмат тарату ысуллары турында бер хикәядән башлыйм. Кешелек җәмгыятендә иң беренче булып "бер кешедән бер кешегә" мәгълүмат тарату ысулы барлыкка килгән. Мәгълүматны (гыйлемне) аерым әһелләр бер буыннан икенче буынга олы сер итеп тапшырган. Кайвакыт мондый чылбыр өзелеп, мөһим гыйлем кайтарып булмаслык дәрәҗәдә югалган. Шул әфәттән котылу җәһәтеннән "бер кешедән күп кешегә" мәгълүмат тарату ысулы туган. Мәктәпләр, остазлар һәм шәкертләр барлыкка килгән. Кеше аңлаган һәм аңлатып бирә алган мәгълүмат – исбатлауга нигезләнгән Фән, аңлатып бирә алмаганы – ышануга таянган Дин булып формалашкан. Фән һәм дин яшәешнең аерылгысыз ике өлөше ул. Тора-бара фәндә дә, диндә дә, гомумән алганда барлык яшәештә аерым юнәлешләр, аерым карашлар өстенлек ала башлый. Тагын да буыннан буынга мәгълүмат тарату чылбыры өзелеп, мөһим гыйлем югалу куркынычы туа. Чираттагы афәттән саклану юлы булып "күп кешендән күп кешегә" мәгълүмат тарату ысулы барлыкка килә. Тулаем алганда Интернет, бу очракта Википедия, әлеге ысулны тормышта куллану коралы гына ул. Ә коралны төрлечә файдаланырга була. Балта белән өй салып та, Раскольников кебек кеше үтереп тә кулланалар. Әмма балтаны тыю башка сыймаган эш. Шуннан чыгып уйлаганда, корал буларак – Википедияне тыю да минем башка сыймый. Аны нәтиҗәле кулланырга өйрәнү отышлырак. Өйрәнү-өйрәтү җәһәтеннән эзлекле эш алып барам. Онлайн ВикиМәктәп ачтым, башкорт телендә гыйльми-популяр китап нәшер итергә әзерләнәм.

Йомгаклап әйткәндә, Википедиягә керү тыелыр дигән борчылу миндә юк. Моңа тиклем эчке тойгыларым хаталанмады, шуңа күрәдер, күңелем тыныч.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG