Accessibility links

Кайнар хәбәр

Канаданың Монреаль шәһәрендә балалар өчен татар телле алан оештырылачак


2017 елда "Сәләт" Монреальдә алан оештырган иде
2017 елда "Сәләт" Монреальдә алан оештырган иде

Аны Alima Academy онлайн мәктәбе оештыра һәм анда башлыча Канада, АКШ, Европада яшәүче татар балалары катнашыр дип көтелә.

Татар телле аланга якынча 70 кеше тупланыр дип ниятләнә. Бу хакта Alima Academy онлайн мәктәбенең социаль челтәрләрендә хәбәр ителә.

Аланны оештыручылар балалар берничә төркемгә бүленәчәк дип аңлата. Төркемнәр мәктәпкәчә балалар, мәктәп яшендәге балалар, яшүсмерләргә бүленәчәк һәм алар белән аерым остазлар эшлиячәк. Аерым әти-әниләр төркеме дә тупланачак.

Оештыручылар әйтүенчә, алан 10 көн дәвам итәчәк һәм биредә эчтәлекле уку-укыту программы каралган: татар теле, тарих, сәнгать, мантыйк, дин, актерлык осталыгы, җыр дәресләре. Спорт, сәяхәт, мәдәният программнары кысаларында Сабантуй, татарча спектакль, концерт, ШТК, төрле ярышлар, йөзү, йога, остаханәләр, төрле лекторийлар каралган. Аланда алты татар телле остаз эшлиячәк, дип әйтә оештыручылар.

Alima Academy онлайн мәктәбен оештыручысы һәм җитәкчесе Алимә Сәләхетдинова сүзләренчә, Монреальдәге татар аланын уздырыр өчен чыгымнарның бер өлешенә Tatar Sammit чарасы вакытында җыелган иганә акчасы тотылган. Ул вакытта яшьләр оештырган яңа татар проектларына кешеләр үз акчасын бүлеп биргән. Чыгымнарның бер өлеше аланга сатылган юлламалар исәбенә капланачак, ди ул.

— Бүген Alima Academy мәктәбендә йәзләп кеше белем ала. Алар төрле илләрдән, кемдер инде берничә ел дәвамында укый. Балалар бер-берсен белә, аралаша. Әмма аралашу шушы онлайн мәктәбе кысалырында гына бара әлегә. Балалар онлайн сыйныфташлары белән чынбарлыкта очрашып аралашуын телибез, — ди Алимә Сәләхетдинова. — Татар балалары бер-берсе белән күреп танышсын, дуслашсын, киләчәктә дә, үсеп җитсәләр дә бер-берсе белән аралашсын дигән теләк белән янабыз. Шушы алан балаларга да, татар мохитендә балаларын үстерергә теләгән әти-әниләргә дә файдалы булачак дип ышанабыз.

Татарстанда татар аланнары уза, әмма соңгы елларда чит илдә яшәүчеләр өчен туган якларга кайту авырлаша бара. Ә балалар үсә, аларга бүген татар телле, кызык мохит кирәк, шуңа да бу аланны оештырырга тотындык.

2017 елның августында Канаданың Монреаль шәһәрендә "Сәләт" аланы булды. Анда берничә илдән татар балалары җыелды. Өлкәннәр белән санаганда, барлыгы 60лап кеше катнашты. Балалар нигездә АКШ һәм Канададагы татар гаиләләреннән булды. Шулай ук Казаннан бер төркем бала килде, Чехиядән дә килүчеләр бар иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG