Татарстан фәннәр академиясе татар телендә яңа IT проектлар эшләргә һәм ясалма интеллект нигезендә эшләүче үзәк булдырырга җыена. Бу хакта бүген Академия президенты Рифкать Миңнеханов Дәүләт шурасы утырышында ясаган хисабында белдерде.
"Бүген без татар теленә йөз тоткан ясалма интеллект нигезендә эшләүче тикшеренү үзәге булдыру мөмкинлеге турында уйлыйбыз", диде ул.
Миңнеханов сүзләренчә, хәзер лингвистлар белән эш бара. Алга таба яңа IT проектлар эшләнәчәк.
"Без информацион технологияләр өлкәсендә татар телен популярлаштыра һәм аны киңрәк куллана торган ачык сервислар эшләргә җыенабыз. Болар арасында китапларны уку һәм тыңлап була торган сайт һәм кушымта ясау, Татарстан сайтларын автоматик тәрҗемә итү һәм аны тыңлап булу, телевизион тапшыруларына автоматик субтитрлар булдыру, татар теле һәм тарихны өйрәнүдә 3D проектлар ясау", диде ул.
Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә татар теленә бәйле төрле электрон платформалар эшли. Алар арасында Татар теленең электрон сүзлеге, Тарих 2.0 онлайн энциклопедиясе, татар-мөселман эпиграфик һәйкәлләре һәм башкалар.
"Бу ресурсларның һәрберсенә диярлек елына ярты миллионнан артык кеше мөрәҗәгать итә. Онлайн энциклопедия белән көненә 5 мең кеше кызыксына", диде Рифкать Миңнеханов.
Фәннәр академиясенең Tatsoft проектына 110 илдән 30 млн мөрәҗәгать итү булган. Миңнеханов бу проектларга ихтыяҗ булуын күрәбез диде.
Депутатларда татар теленә бәйле проектлар сорау тудырмады. Сессияне парламент рәисе урынбасары Юрий Камалтынов алып барды. Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин авыру сәбәпле депутатлар җыенына килә алмады.
• 2024 ел башында татар телендә текстны тавышка һәм тавышны текстка әйләндерә алган хезмәт эшли башлады. Аны Татарстан фәннәр академиясенең гамәли семиотика институты эшләде.
• Моннан тыш, институт Tatar Speech онлайн хезмәтенең дә эшли башлавын язды. Бу хезмәт YouTubeта булган урыс телле видеоларын реаль вакытта татарчага тәрҗемә итеп яңгырата.
• КФУда плагиатка каршы татарча програм эшләде.
• 2023 елның язында КФУ карамагындагы Югары журналистика мәктәбенең бер төркем студентларында "Алия" акыллы динамик ясау фикере туган иде. Әмма аны ясау туктатылды. "Җиһаз өчен програм язарга "баш мие" кирәк. Без русия IT ширкәтенә мөрәҗәгать иттек, ләкин фикер алышканнан соң алар баш тартты", дип сөйләгән иде КФУ студенты Артем Аксинин.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум