Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нәҗип Бәдретдинов ТНВда "Җырлыйк әле" тапшыруының ябылуы турында белдерде


"Җырлыйк әле" тапшыруында катнашучылар, архив фотосы, 2016 елның ноябре
"Җырлыйк әле" тапшыруында катнашучылар, архив фотосы, 2016 елның ноябре

ТВ җитәкчелеге тапшыру яңа форматта дөнья күрәчәк дигән.

“Яңа гасыр” (ТНВ) телевидениесендә 2000 елдан эфирга чыккан “Җырлыйк әле” тапшыруы ябыла. Март ахырында аның соңгы чыгарылышы күрсәтелгән. Бу хакта програмның авторы һәм җитәкчесе Нәҗип Бәдретдин белдерү белән чыкты.

Тапшыруның ябылу сәбәбен ул “минем фикеремнең каналның музыкаль сәясәтенә капма-каршы булуында” дип атады.

“Иң кызганычы шул, каналдагы бу вазгыять белән республика җитәкчелеге дә хәбәрдәр дип уйлыйм. Ләкин мин хөкүмәт вәкилләре тарафыннан нинди дә булса тапшыруны карап, анализлаган очракны хәтерләмим. Димәк, ирексездән югары органнарда да милли проблемалар күпләрне кызыксындырмый дигән фикергә киләсең”, ди ул.

Нәҗип Бәдретдинов тапшыру финанс кыенлыклар күрүен дә белдерде.

“Проектның сыйфатын яхшырту, җиһазландыру өчен беркайчан да матди ярдәм булмады. Егерме өч ел буена төшерү өчен иң катлаулы, күп кеше катнашкан тапшыруны әзерләү процессы берәүне дә кызыксындырмады”, ди ул.

Нәҗип Бәдретдинов “Бизнес Онлайн”га сөйләвенчә, “Җырлыйк әле”нең бер тапшыруына 20 мең сум бүленә торган булган. Атнасына ул үзе 3,5 мең сум эшләгән. Бәдретдинов ТНВ җитәкчелегеннән тапшыру гонорарын 10 мең сумга арттырыруны сораган, әмма уңай җавап ишетмәгән.

“Яңа гасыр” телерадиоширкәте мөдире Илшат Әминов тапшыру ябылмаячак, ләкин Нәҗип Бәдретдиновның шартлары үтәлмәячәк дигән.

Азатлык чыганакларына күрә, Нәҗип Бәдретдинов ТНВ белән контрактны өзеп эштән киткән.

“Җырлыйк әле” тапшыруы 2000 елның җәендә дөнья күрде. Аның беренче һәм алыштыргысыз алып баручысы булып күпъеллар Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов торды. Төрле елларда бу тапшыруны журналистлар Зәмирә Рәҗәпова, Эльвира Мәдиярова (Әхмәтова), җырчылар Гөлдәния Хәйруллина, Равил Галиев, Алинә һәм Азат Кәримовлар алып барды.

Нәҗип Бәдретдинов сүзләренчә, “Җырлыйк әле” халык иҗатына нигезләнгән бердәнбер музыкаль тапшыру иде. Аның максаты — радио-телевидение өчен неформат булган музыкаль ядкәрләребезне яңгырату, сәнгать әсәрләре аша халкыбызда милли горурлык, дөрес зәвык тәрбияләү.

Тапшыру 2015 елда бер ябылып алган. 2016 ел ахырында ул кабат эфирга кайтты.

1 февральдән ТНВда башкарма директор булып журналист, элек TMTV каналынла эшләгән Лилия Кадыйрова билгеләнде. Ул "яңа 12 проект тәкъдим иттек" дип белдерде "Реальное время"га. Аның сүзләренчә, тапшыруларның рейтингларына карап яңарту, кешеләрен алмаштыру һәм башка чаралар күрергә кирәк.

"Җырлыйк әле" тапшыруының ябылуы турында 29 мартта Интертат сайтында да мәкалә дөнья күргән иде. Анда Кадыйрова тапшырулар тулы бер сезонга планлаштырыла, май ахырына кадәр "Җырлый әле" чыгачак диде. Әмма 30 мартка әлеге мәкалә сайттан юкка чыкты. Google эзләгече хәтерендә генә берничә җөмләсе калды.

Соңгы елларда ТНВ телеканалында сугыш пропагандасы көчәйде. Милитаристик тема хәтта милли тапшыруларга да үтеп керде.

Ел башында ТНВ баскынлыктагы Украинаның Луһански шәһәрендә үз вәкиллеген ачты. ТНВ җитәкчелеге вәкиллекне ачу сәбәбен андагы вакыйгаларны даими яктырту кирәклеге белән аңлата.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG