Кичә, 7 апрельдә Русия контролендәге Запорожье атом электр станциясенә дроннар һөҗүм итте. АЭС реакторларының алтысының берсе урнашкан бинага зыян килгән. Шулай да атом иминлеге бозылмаган. Бу хакта Атом энергиясе халыкара агентлыгы (МАГАТЭ) Х социаль челтәрендә хәбәр итте.
Объектка куркыныч янамаса да, бу һөҗүм "җитди хәл булып тора, ул реакторны саклап торучы тышча системының бөтенлеген какшатырга мөмкин" диелә.
МАГАТЭ башлыгы Рафаэль Гросси әйтүенчә, "реакторны саклап торучы тышчага кимендә өч тапкыр туп-туры килеп эләккән".
Бер көн алдан Гросси Русия хәрбиләре контролендәге Запорожье атом электр станциясе биләмәсендә бер дрон шартлавын раслады.
"Мин МАГАТЭның биш принцибына каршы килә торган һәм атом иминлеген боза торган гамәлләрдән тыелырга чакырам" диелә Рафаэль Гросси хәбәрендә.
Запорожье атом электр станциясенең Русия билгеләгән җитәкчелеге кичә, 7 апрельдә ЗАЭСка украин дроннары һөҗүм итте дип белдергән иде. "Росатом" мәгълүматынча, өч хезмәткәр яраланган, берсе авыр яралы.
Русиянең "Росатом" дәүләт корпорациясендә Запорожьедагы станция моңарчы күрелмәгәнчә дроннар һөҗүменә тотылды, ул станция иминлеген турыдан-туры куркыныч астына куя дип искәрттеләр.
Украина баш күзләү идарәсендә Киевның бернинди кораллы провокацияләргә дә катнашы юк, дип белдерделәр. Идарә вәкиле Андрей Юсов Русия шул исәптән Запорожье атом электр станциясенә дә "имитация һөҗүмнәре" ясый, ди.
- Энергодардагы Запорожье атом электростанциясе – Европада иң зурысы, ул 2022 елда мартта Русия хәрбиләре контроленә күчте. Электростанциягә әледән әле һөҗүмнәр булып торды. Бу һөҗүмнәрдә Украина белән Русия бер-берсен гаепләде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз
Форум