Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт шурасы кабат режиссер Айдар Җәббаров куйган спектакльдә Тукай образын тикшерүне сорый


Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган тантанада шагыйрь образы
Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган тантанада шагыйрь образы

Узган ел шагыйрьнең образы кайбер депутатларда ризасызлык уяткан иде.

Режиссер Айдар Җәббаровның "Казанга Тукай кайткан" спектаклендә Тукай образын ни кадәр "дөрес" күрсәтелүен белгечләр тикшерәчәк. 9 апрельдә Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Мәдәният министрлыгына шундый мөрәҗәгать белән чыкты. Министрлык ризалык бирде.

"Узган ел тамашачыларның зур өлеше Тукай образын төрлечә кабул итте. Хәзер зур спектакльнең премьерасы көтелә. Теләк: белгечләр, эксперт профессионаллар аны карасын әле", диде Әхмәтов.

Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова депутатка уңай җавап бирде, ләкин спектакль турында аңлатма бирмәде.

2023 елның 26 апрелендә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган тантана булды. Тамашаны режиссер Айдар Җаббаров куйды. Анда Габдулла Тукайның Казанга кайтуы, татар зыялылары белән танышуы күрсәтелә. Шагыйрь образын Камал театры артисты Эмиль Талипов башкарды. Cпектакльнең өзеген Азатлыкның YouTube каналында да карарга мөмкин.

Тамашада Тукай образы күнегелгән күзаллаудан аерыла. Сәхнәгә ул күзлек киеп, таушалган киемнән чыга. Совет әдәбиятында сурәтләнгәнчә таза гәүдәле итеп күрсәтелми. Шагыйрь тамашачы хозурына ябык, бераз югалып калган, борчылган һәм авыру хәлендә килеп баса.

Хәзер Айдар Җаббаров әлеге тамашаны киңәйтеп, "Казанга Тукай кайткан" дигән зур спектакль әзерләде. Пьеса авторы — Резеда Гобәева. Ул Камал театрының кече залында күрсәтеләчәк. Премьера 2 һәм 3 майда көтелә. 11 апрельдә ике көнгә сатылмый калган бер билет калган.

2023 елның 8 июнендә Дәүләт шурасы сессиясендә КПРФ фракциясе җитәкчесе, депутат Хафиз Миргалимов Тукайдан көлгәннәр дип, Мәдәният министрлыгын тәнкыйтьләде.

"Бердәм Русия" депутаты Азат Хамаев "Тукайны төзелеш аяк киеме кигән итеп күрсәткәннәр", дип коммунист фикеренә кушылды. Ул парламентны аерым карар кабул итәргән чакырган иде.

Ул вакытта Татарстан язучылар берлеге рәисе, депутат Ркаил Зәйдулла Җаббаровны яклап чыкты.

"Бу Дәүләт шурасында карала торган эш түгел инде. Без совет вакытыннан милли каһарманнарны күз алдына һәйкәл сыман китерергә өйрәнгән. Ул төрлечә булырга мөмкин. Режиссер Җәббаров Тукайны үзенчә күргән. Хамаев киләсе елга әзерләр дә Тукайны үзенчә күрер", диде ул.

Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Тукай образы тудырган сорауларны рәсмиләштереп, хөкүмәткә, мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итәчәген белдергән иде.

Депутатларның әлеге тәнкыйденнән соң яшь режиссер Айдар Җаббаров "Тукайны пөхтә киенгән, таза һәм тук итеп күрсәтсәм, мин режиссер буларак алдаячакмын", дип шәрехләде.

Дәүләт, депутатлар сәнгатьчеләр эшенә тыкшынырга тиешме, дигән сорау белән Азатлык белгечләр белән сөйләшкән иде.

Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла депутатларның сәнгать әсәрләрен тикшерергә хакы юк дип саный. "Депутатлар үз эшләре белән шөгыльләнсен иде", дип сөйләгән иде ул.

Әдәби тәнкыйтьче Нияз Игъламов депутатлар киңәш кенә бирә ала, ләкин күрсәтмә төшсә, бу — цензура булачак диде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG