Accessibility links

Кайнар хәбәр

Депутатлар Тукай образын тикшерә. "Башка эшләре юкмы? Адәм көлкесе"


Тукай турында тамашадан күренеш. Тукай ролендә Камал театры артисты Эмиль Талипов (уртада)
Тукай турында тамашадан күренеш. Тукай ролендә Камал театры артисты Эмиль Талипов (уртада)

Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары соңгы утырышта сәнгать әһелләрен Тукай образын бозуда гаепләде. Дәүләт сәнгатьчеләр эшенә тыкшынырга тиешме? Азатлык белән сөйләшкән белгечләр бу депутатлар эше түгел дип саный.

8 июньдә Татарстан Дәүләт шурасында депутатлар Габдулла Тукай турында әзерләнгән тамашаны тәнкыйтьләп чыкты һәм хөкүмәткә мөрәҗәгать юллаячагын әйтте. Сүз 26 апрельдә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында шагыйрьнең тууына 137 ел тулуга багышланган тантана турында бара.

Тамашаны режиссер Айдар Җаббаров куйды. Анда Габдулла Тукайның Казанга килүе, татар зыялылары белән танышуы күрсәтелә. Шагыйрь образын Камал театры артисты Эмиль Талипов башкарды. Cпектакльнең өзеген Азатлыкның YouTube каналында да карарга мөмкин.

Тамашада Тукай образы күнегелгән күзаллаудан аерыла. Сәхнәгә ул күзлек киеп, таушалган киемнән чыга. Совет әдәбиятында сурәтләнгәнчә таза гәүдәле итеп күрсәтелми. Шагыйрь тамашачы хозурына ябык, бераз югалып калган, борчылган һәм авыру хәлендә килеп баса.

Дәүләт шурасының узган сессиясендә бу мәсьәләне КПРФ фракциясе җитәкчесе, депутат Хафиз Миргалимов күтәреп чыкты, Тукайдан көлгәннәр диде ул парламент мөнбәреннән.

— Опера һәм балет театрында Тукайны кем модернизацияләде? Миңа шуның фотосын тотып киләләр. Безнең Габдулла Тукайдан көлмәскә кирәк. Ул татар халкының Пушкины. Мәдәният министрлыгы, мәдәният комитеты, карагыз, алар нәрсә эшләде! Нинди мәдәният бу? — диде Миргалимов ярсып.

Депутатлар Тукай образын тикшерә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:54 0:00

Коммунистның фикерен Дәүләт шурасының экология һәм агросәнәгать комитеты рәисе, депутат Азат Хамаев та күтәреп алды.

— Без бу мәсьәләне депутатлар арасында күтәрдек. Тукайны төзелеш аяк киеме кигән итеп күрсәткәннәр, — диде ул.

— Без мәдәният министрлыгы белән бу мәсьәлә турында фикер алыштык инде, — диде Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бәхәсне туктатырга тырышкандай.

— Әйдәгез, бу мәсьәләне ахырына кадәр эшләп бетерик, — диде Хамаев һәм аерым карар кабул итәргә чакырды.

Тукай ролендә Камал театры артисты Эмиль Талипов
Тукай ролендә Камал театры артисты Эмиль Талипов

Ә менә Татарстан язучылар берлеге рәисе, депутат Ркаил Зәйдулла Җаббаровны яклап чыкты.

— Бу Дәүләт шурасында карала торган эш түгел инде. Без совет вакытыннан милли каһарманнарны күз алдына һәйкәл сыман китерергә өйрәнгән. Ул төрлечә булырга мөмкин. Режиссер Җәббаров Тукайны үзенчә күргән. Хамаев киләсе елга әзерләр дә Тукайны үзенчә күрер, — диде ул.

Моңа җавап итеп, Хамаев урыныннан берничә тапкыр канәгатьсезләнеп кычкырды. Парламент рәисе Мөхәммәтшин "Егетләр!" дия-дия аны тынычландырды һәм Тукай образы тудырган сорауларны рәсмиләштереп, хөкүмәткә, мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итәчәген әйтте.

Азатлык яшь режиссер Айдар Җаббаров белән элемтәгә керде, ләкин ул сорауларга җавап бирмәде. БИЗНЕС Online-га ул Тукайны өйрәнеп сәхнәләштерүен сөйләгән.

"Тукайны пөхтә киенгән, таза һәм тук итеп күрсәтсәм, мин режиссер буларак алдаячакмын", дигән Җаббаров.

Тукай турында тамашадан күренеш
Тукай турында тамашадан күренеш

Татарстан мәдәният министрлыгы киләчәктә Тукай образын депутатлар кушканча гына күрсәтерме, инде сәнгати алымнарга да дәүләт тыкшына башлармы — вакыт күрсәтер. Шулай да Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Русиядә дәүләт органнарының сәнгатькә тыкшынуы, спектакльләрне тыюы, сәнгать өлкәсендә цензура кертелүе, сугышны һәм патриотизмны гына яклаган әсәрләрне хуплавы Татарстанга да кагылмасмы?

Әдәби тәнкыйтьче Нияз Игъламов бу тамашаны карый алмаган. Ул депутатлар киңәш кенә бирә ала, ләкин күрсәтмә төшсә, бу — цензура булачак ди.

"Киңәш итү рәвешендә булса — яхшы. Әгәр дә бу боерык икән, ул сәеррәк яңгырый. Депутатларны кемдер сайлаган. Аларның хөкүмәткә, министрлыкка мөрәҗәгать итү хокукы бар. Инде катнаштырмаска, фәлән эш эшләргә дип боерык кушу булса, аларның моңа хакы юктыр.

Әгәр мин спектакльгә рецензия язам икән, ул миңа ошамады, аны тыярга кирәк димим. Мин үземнең тәнкыйтемне әйтәм. Монда да шулай булырга мөмкин. Ә инде һич күрсәтергә ярамый дисәләр, монда цензура башлана", диде ул.

Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла депутатларның сәнгать әсәрләрен тикшерергә хакы юк дип саный.

Рабит Батулла
Рабит Батулла

"Башка эшләре булмаса, ярый инде. Бер мәкаль бар: эше булмаган эт койрык астын ялый ди. Тукай образын Җаббаров ничек күргән, шулай куйган. Ибраһим Нуруллинны да Тукайны түбәнәйткәнсең дип тәнкыйтьләп маташтылар. Ул түбәнәйтмәгән, дөресен язган. Бүгенге көнгә кадәр Тукайны идеаллаштырып, аллалаштырып карау яшәп килде. Тукай — ул кеше, ул фәрештә дә, әүлия дә, пәйгамбәр дә түгел. Бөтен җитешсезлекләре, бөтен бөеклеге белән кеше. Аның ялгышлары да булырга мөмкин, ләкин Тукайның тәмәке тартканлыгы бөеклеген киметә алмый.

Юк әйберне казып чыгарып, Җаббаровка бәйләнәләр. Бер дигән спектакль ул. Беренчедән, Тукай мескенлек чире белән чирләгән. Ул үзенең бөек икәнен дә белгән, кимсенгән дә. Аның күзе сукырая. Үлеменә кадәр үпкәсенең дүрттән бер өлеше белән генә сулап тора алган. Анда нинди баһадирлык булсын?

Бичара авыру, мескен кеше. Аны мескен итеп күрәселәре килми. 27 яшьтә аны туберкулез ашап бетерә. 7 ел гына иҗат итә. Хәзер 70 ел аның җылысында җылынабыз. Менә нәрсәсе белән бөек ул. Тукай кимсенгән, хатын-кызлар арасына чыкмаган. Бер күзе сукыр. Бүлмәдә бергә яшәгән Вафа Бахтияровның хәтирәләрендә көлке чыганак итеп дөресен яза. Юньле кием кигәне булмады ди. Бер-берсенә ярашмый торган төсләр сайлый иде ди.

Бу — театр, әдәбият белгечләре шөгыльләнә торган эш. Дөрес күрсәтелгәнме, юкмы — депутатлар моның өчен театр һәм әдәбият белгечләре дә түгел.

Депутатлар үз эшләре белән шөгыльләнсен иде. Эш бик күп. Ана теле куркыныч астында, мәгариф системы какшады, мәктәпләр ябылды, татар теле дәресләре кимеде. Менә нәрсә хакында уйларга кирәк. Җәббаровның бер спектакленә бәйләнәләр. Башка эшләре юкмы? Адәм көлкесе. Халык санын алган саен миллионга кимибез. Халык алай кими алмый бит. Җанисәптә ялган, алдау хөкем сөрә. Оятсыз рәвештә. Менә нәрсә хакында уйларга кирәк парламентка! Тукайда казынып ятарга кирәкми. Тукайны идеаллаштырып күрү бик зур ялгышлык. Ленинны, Сталинны идеаллаштырдык. Хәзер тагын берәүне идеаллаштырабыз", диде ул Азатлыкка.

Заманында Рабит Батулланы "Колакчын Тафи" әкияте өчен Татар обкомына чакыртып, ТАССРның элекке беренче секретаре Фикрәт Табеев образын сурәтләүдә гаеплиләр. Хәзерге вазгыять шул чорны хәтерләтәме дигән сорауга Батулла:

"Озакламый бу Табеев чорын хәтерләтер. Кайбер әйберләрне кычкырып әйтергә, тәнкыйтьләргә ярамый. Ирекле иҗат итү һәр кешенең үзеннән тора. Сталин вакытында да дөресен әйтергә тырышучылар булгалады. Читләтеп, каптырып, суктырып булса да. Кинаяләр белән әйтергә тырышып карадылар", диде.

Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина дәүләт сәнгать эшенә тыкшына дип саный.

Гөлзада Сафиуллина
Гөлзада Сафиуллина

"Дәүләт турыдан-туры тыкшынмыйдыр, моны театрларның мөдирләре аша эшлиләр. Аларның башларына сугып торалар. Анда әзер тәнкыйтьчеләр бар. Бу барысы да оештырылган. Иҗат кешесе күпме көч салып чыга, ләкин туктаталар, яки башка юнәлеш алуны сорыйлар. Әнә, "Идегәй" спектакле турында күпме бәхәс булды. Ничек инде тыкшынмасыннар? Тыкшыналар. Аларга бит балансны сакларга, Мәскәүдән кушкан юлны дәвам итәргә кирәк. Безнең бит юлыбыз Мәккәгә түгел, шайтани юл.

Әгәр сәнгать кешесе үзен ирекле итеп хис итми икән, ул Аллаһы Тәгалә биргән сәләтен чын күңелдән тормышка ашыра алмый. Минем архивымда йөзләгән җыр ята. Мин аларның күбесен җырламадым, чөнки алар минем ирегемә, дөньяга карашыма, яшәү рәвешенә туры килми. Мин һәрвакыт ирекле булдым. Дистә еллар телевизордан күрсәтмичә, зур концертларга чыгармыйча йөрттеләр. Бары үз концертларым белән генә йөрдем. Анда да күпме концертларымны уздырмадылар. Мин ирекле булган өчен. Әгәр син ирекле булмасаң, башкаларга хезмәт итәсең. Иганәчең булса, син аның идеясен тормышка ашырасың, дәүләт театрларында булса, аларның җырын җырларга тиешсең. Мин дәүләт филармониясендә эшләгәндә програмны тикшереп, бу композиторның, шагыйрьнең әсәрен кертмәскә, фәлән кешене җырлатмаска дигән боерыклар бар иде", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Шул ук вакытта Гөлзада Сафиуллина Тукай образын йомшарту бара дип саный. Ул шагыйрьнең "батырлыгын, кыюлыгын, реформаторлыгын" башка яктан күрсәтү барлыгын да әйтте. "Бүген каһарманнарыбызны якларга халыкның хакы бар", диде ул.

  • Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң илдә репрессив кануннар һәм чаралар кабул ителде. Сәнгать, мәдәният өлкәсенә дә басым көчәйде. Аеруча, бу Мәскәү белән Петербурда күзәтелде.
  • Сәнгать әһелләрен цензура белән тышаулау, тоталь контроль урнаштыру "Современник", "Школа современной пьесы" кебек оешмаларда җитәкчелекне алмаштыру ,"Гоголь-центр"ны ябу, театрлардагы репертуар сәясәтенә тыкшыну, Дмитрий Крымов, Александр Молочников кебек танылган режиссерларның спектакльләрен алып ату кебек гамәлләрдә ачык күренде.
  • Актер Дмитрий Назаров һәм аның хатыны Ольга Васильева Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театрыннан эштән алынды. Бу актерның Украинадагы сугыш турындагы сүзләре һәм тизрәк тынычлык урнаштырырга чакырулары театр җитәкчелегенә ошамавы белән бәйле.
  • Быел май башында "Финист Ясный Сокол" спектаклен куйган режиссер Женя Беркович һәм драматург Светлана Петрийчукны тоткарлап, тикшерү изоляторына яптылар. Тикшерүчеләр аларны террорчылыкны аклауда гаепли.
  • Моңа кадәр татар сәнгате өлкәсендә тынычлык хөкем сөрде. Экспертлар моны татарларның эчке эмиграциягә китүе, яшерен протест дип аңлатты. Цензура көчәйсә, татар сәнгате югалтулар кичерәчәк, ди алар.
  • Ел башында Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры язуы Гүзәл Яхинаның "Дети мои" романына нигезләнгән спектакльне куймаячагын әйтте. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев моны төрле сәбәпләр белән аңлатты, ләкин мәсьәләнең сәяси ягын атамады.
  • Казанда туып-үскән язучы Гүзәл Яхина Русиянең Украинага һөҗүмне хупламады, аны хөкем итеп чыкты. Узган ел Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры Яхина әсәре нигезендә куелган "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен репертуардан алды.
  • Шул ук вакытта дәүләт сәнгать әһелләрен РусиянеңУкраина җирләрен басып алуын хуплауда файдаланып килә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG