Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар язучылары: сугыш барганда дәшмәвең – алтын


Татарстан язучылар берлеге корылтае, 3 март 2021
Татарстан язучылар берлеге корылтае, 3 март 2021

3 мартта Бөтендөнья язучылар көне билгеләнде. Шул уңайдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары белән берлекнең бүгенге эшчәнлеге, язучыларның сугыш шартларында иҗаты турында сөйләштек.

Русия Конституциясенең 29нчы маддәсендә һәркемгә фикер һәм сүз иреге гарантиясе, массакүләм матбугат чаралары иреге, цензура тыелу турында сүзләр әлегә кадәр саклана. Шул ук вакытта күп басмалар ябылып, мөхәррирләре эзәрлекләнә, меңләгән сайтлар томалана. Соңгы кануннардан соң, ЛГБТ, җенес алыштыру, педофилия, феминизм темаларын да матбугатта гына түгел, язучыларга да урап узарга кирәк. Сугышны тәнкыйтьләгән язучыларның китаплары китапханәләрдә киштәләрдән алынды, кибетләрдә дә яшереп куелды.

"ЯТ АГЕНТ" КИТАПЛАРЫН КӘГАЗЬГӘ ТӨРЕП САТАЛАР

2022 ел азагына канунын да кабул иттеләр, "чит ил йогынтысында булган" авторларның китаплары 18+ дип тамгаланырга һәм үтә күренми торган тышлык белән капланырга тиеш. Интернет кибетләрдә андый басмаларны балигъ булуыңны дәлилләп кенә алып була, фотолары исә тышлыксыз куела. Кайбер китап кибетләре андый басманы крафт кәгазьләргә төрә. Борис Акунин, Людмила Улицкая, Дмитрий Быков, Дмитрий Глуховский, Алексей Поляринов, Михаил Зыгарь, Леонид Парфенов, Наталья Баранова, Сергей Пархоменко, Александр Невзоров, Виктор Вахштайн, Екатерина Шульман, Владимир Кара- Мурза, Андрей Макаревич, Евгений Понасенков һәм башкаларның китапларын шундый хәлдә күрергә мөмкин һәм бу исемлек тулылана бара.

Гыйнвар аенда Русия думасында Татарстан депутаты Олег Морозов Александр Солженицынның "Архипелаг ГУЛАГ" әсәрен мәктәп програмыннан алырга тәкъдим итте. Аңа кадәр, 18 гыйнварда Путин Александр Фадеев, Константин Симонов кебек совет язучыларын һәм шагыйрьләрен мәктәп програмына кайтарырга кирәк дип белдергән иде. Кыскасы, язучыларга игътибар көннән-көн арта. Бу тыюлар фонында нәшриятларда басылучы сыйфатлы китаплар урынына, шәхси акчага бастырылган китаплар арта – "самиздат" җәелә бара.

Санкцияләр язучыларга, нәшриятларга дә зур йогынты ясады. Русия нәшриятлары белән эшләгән, авторларын урысчага тәрҗемәдә бастырган чит ил нәшриятлары узган ел ук илдән китүе турында белдерде. Бу чит ил авторларының китаплары Русиягә кермәячәк дигәнне аңлата.

Русия нәшриятлары әлеге югалту белән килешергә теләмәде. Быел февраль уртасында Русиядәге кайбер нәшриятлар чит ил авторлары китапларын кыскача эчтәлектә чыгара башлаячагын хәбәр итте. Болай эшләгәндә, чит ил нәшриятлары белән эшлисе юк. Авторлык хокукы да тулаем әсәрне генә саклый, ә идея һәм аның эчтәлеге берничек тә якланмаган икән. Мисал өчен, "Эксмо", "Манн, Иванов и Фербер", "Бомбора" нәшриятлары "Коммерсант"ка Һарри шаһзадәнең китабын шулай эчтәлек формасында чыгаруларын сөйләгән. Әлегә, кыскача эчтәлекләрне бастыру әдәби әсәрләргә кагылмаячак, нон-фикшн жанрындагы китапларга гына кагылачак, дип белдерәләр.

ФИКЕР ҺӘМ СҮЗ ИРЕГЕ: СУГЫШНЫ ХУПЛАРГА ГЫНА ЯРЫЙ

Шушы вазгыятьтә татар язучылары ничек яшәп ята соң? Алдан ук әйтик, аларның китаплары тыелмый, крафт кәгазьләргә төреп сатылмый. Арада сугышка каршы сүз әйтүчеләр бөтенләй юк диярлек. Ә менә хуплаучылар бар. Шагыйрә Резидә Әхтәмова (исемен Резидәдән Җәмиләгә үзгәрткән) Русиянең Украинага каршы башлаган сугышын изге дип санавы, малаеның шунда булуы турында ВКонтакте социаль челтәрендә постлар урнаштыра.

Азатлык белән аралашкан язучы – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы – исемен әйтмәү шарты белән каләмдәшләрнең күпчелек очракта үзара да бу темага аралашмавын әйтте.

Сугышка карата уңай яки тискәре сүзеңне әйтә алмыйсың икән, дәшмәвең хәерлерәк

— Күпчелек язучылар бу темадан гомумән читләшү ягын карый. Сугышка карата уңай яки тискәре якка сүзеңне кычкырып әйтә алмыйсың икән, дәшмәвең хәерлерәк, дигән принцип алга чыга. Дәшмәү бу очракта кемнеңдер протест билгесе булып тора, кемнеңдер ризалык билгесе, әлегә шулай. Язучылар берлеге дә бу вакыйгага карата фикерен белдермәде. Сугыш башланып ярты ел узгачмы Ркаил Зәйдулла (Язучылар берлеге рәисе - ред.) үзе бер шигырь язган иде, әмма, депутат буларак, Язучылар берлеге әгъзасы буларак, ачыктан-ачык позиция белдергәне юк. Бу аңлашыла да, чөнки позиция белдерә икән, ул бары сугышны яклап кына белдерә ала. Шул система кешесе буларак ул аны якларга мәҗбүр, әмма аның аны яклыйсы килми. Шул ук вакытта, каршы килә алмый, чөнки системада да эшлисе килә. Ул бик кысан шартларда. Аңа астан да, өстән дә басым бара, шуңа ул дәшмәү ягын карыйдыр дип уйлыйм. Ул бу үткен пычак өстеннән бик оста хәрәкәт итә.

Сулдан: Марат Әхмәтов, Ркаил Зәйдулла, Зиннур Мансуров, 3 март 2021
Сулдан: Марат Әхмәтов, Ркаил Зәйдулла, Зиннур Мансуров, 3 март 2021

Шул ук әдәби ел йомгакларында да (2022 елның 23 декабрендә узды) сәясәт турында берни булмады. Ул Ркаилнең сайлануына бер ел узгач, узган язда ук булырга тиешле әйбер иде, ләкин "берлекнең хәзерге вакытта әдәби ел йомгаклары ясарга финанс мөмкинлекләре юк" дигән сәбәп белән аны үткәрмичә калдырдылар. Чөнки сугыш мәсьәләләренең яңа кызып кына киткән чагы иде. Ул җыелыш узса, дәүләт, әлбәттә, Язучылар берлегеннән хуплау көтә иде. Ә халык, бигрәк тә язучылар арасындагы аерым кешеләр әлеге дә баягы сугышка каршы чыгуны өмет итте. Язучылар даулап сугышка каршы резолюция дә таләп итәчәк, шуңа бу ихтимал куркыныч иде. Шул сәбәпле ул бер елга якынга чигерелде. Ә декабрьдә язучылар сәяси мәсьәләләргә бөтенләй тыкшынмады, берничә ел дәвамында язган әдәби әсәрләр буенча йомгак ясадылар. Һәр секция җитәкчесе, проза, поэзия, драматургия, балалар әдәбияты турында чыгышлар булды. Сәяси як анда юк, анда әдәби иҗат турында гына сөйләшенде, - диде язучы.

3 мартта Ркаил Зәйдулланың Татарстан Язучылар берлеге рәисе булып сайлануына ике ел тулды. Аның бер елы пандемиягә, икенче елы сугыш вакытына туры килде. Язучылар берлегендә бу арада нинди эшләр башкарылды, аның эшчәнлеге башка рәисләрнең эшчәнлегеннән аерыламы, дигән сорауга әңгәмәдәшебез "бихәбәр" булуы турында әйтте.

— Башка рәисләр белән чагыштырганда дигән сорау бүген бик кызык яңгырады. Кайбер рәисләр бу очракта турыдан-туры ялагайланырга һәм беренче көннән сугышны хупларга мәҗбүр. Чөнки аларның, ким дигәндә, рәис булып булса да каласы килә. Рәис сүзе күп мәгънәлегә әйләнде, аның белән бик сак эш итәргә кирәк. Гомумән, Татарстанда хәзер бер генә рәис булырга тиеш. Ркаил Зәйдулла үзе дә бу хакта Фәрит Мөхәммәтшинга әйткән дип сөйләделәр: дәүләт башында рәис тә, парламент рәисе дә утыра алмый, сезнекен алыштырырга кирәк, дип әйткән, ди. Татарстанда бер генә рәисне калдырып, Язучылар берлеге рәисен дә алыштырып куясы булмаса ярый.

Берлек рәисе кем булса да, ничек аталса да, ул үз дөньясы белән яши һәм иҗатчыларның эшчәнлегенә зур йогынты ясамый да кебек. Бу арада гына яңа бәйгеләр барлыкка килә башлады, Татнефть белән берлектә нидер оештырырга маташалар бугай, ләкин мин берлекнең эшчәнлегеннән бихәбәр. Нишлиләр микән дип, кызыксынганым да юк. Чаралар оештырсалар, электрон почтага, ватсап төркемебезгә игълан салалар. Махсус үземне чакырган чараларга барырга тырышам, ә гомуми чараларга йөрмим, бүген һәркемнең үз мәшәкате бит, - диде ул.

"ТАТАР ЯЗУЧЫСЫНЫҢ КИЛӘЧӘГЕ ЮК"

Икенче язучы сирәк кенә булса да Тукай клубы җыелышларында катнашуы, Язучылар берлеге эшчәнлеге белән таныш булуы турында әйтте.

Илдә нәрсәдер үзгәреп китмәсә, татар язучысының киләчәге юк

— Кайсы милләтнеке генә булмасын, һәр язучының тарихтагы миссиясе – ул туган телен, мәдәниятен, җыелган бөтен рухи байлыкны киләсе буыннарга илтеп җиткерү. Татар язучылары шушы төп бурычын үти алмады. Әгәр илдә нәрсәдер үзгәреп китмәсә, татар язучысының киләчәге, алга таба язмышы юк. Теле булган милләтнең генә иле бар, иле булганның гына теле бар. Бездә боларның бүген берсе дә юк. Язучылар берлегенең эшчәнлеге бара аның, әмма аннан язучыларга ни практик, ни рухи файда юк. Һәр язучы үзенчә һәм ялгызы эшли. Чынлыкта, бүген һәр язучы үзенең пенсия акчасын җыеп китап чыгара. Бик авыр хәл, берлекнең исеме бар, җисеме юк. Язучылар берлеге безне берләштерә алмады, шуңа аның эшчәнлеген югары бәяли алмыйм. Объективлык дигән әйбер Язучылар берлегендә дә, Татарстан китап нәшриятында да – беркайда юк. Язучылар берлегенең Татарстан китап нәшриятына йогынты ясарлык абруе юк, объектив сайланыш та юк, дип уфтана язучы.

Ул да язучыларга сугыш турында "авыз ачарга да ярамый" дип белдерә һәм татарның гасырлар буе куркытылып яшәве аркасында болай да беркемнең берни дәшмәячәген ассызыклый.

— Үзбелдегең белән сәясәт турында авыз ачсаң, шул Тукай клубы залыннан ук Себергә сөрәчәкләр. Анда җыелыш башланганчы ук, алдан әйтеп куялар: "Сәясәткә кермибез, бу хакта сөйләшмибез", диләр. Әле беркөн генә бер шагыйрь: "Бүген хәлебез бик авыр, Украинада һәлак булган солдатларны искә алып, бер минутлык тынлыктан башлыйк", дигән иде, берлек рәисенең урынбасары Рифат Җамал бик каты акырып, провокатор дип, сүгеп ишетмәгәнен ишеттерде. Мин сугышка каршы, ләкин үзем дә ул үлгән егетләрне кызганам. Алар барысы да кол хәлендә, ипотекага бәйле, эш урыннары, яшәрлек мөмкинлекләре юк. Яшәү белән үлем бизмәне тигезләшкән инде аларның. Тик аклый да алмыйм. Сугышка барма, төрмәгә утыр дияр идем, Русия төрмәсе янында тәмуг та җәннәт икәнен аңлыйм.

Татар язучысы гына түгел, татар милләте тулаем куркытылган

Юк, язучылар үзара гына аралашканда да бу темага кагылмаска тырыша. Татар язучысы гына түгел, татар милләте тулаем бу өлкәдә бик зур тәҗрибә туплаган һәм коточкыч куркытылган халык. Ул курку, саклык безнең геннарда утыра. Берәүнең дә бүгеннән төрмәгә кереп утырасы килми. Болай да төрмәләр тулган, яңалары төзелә тора. "Русия – ул халыклар төрмәсе" дигән бит Ленин. Гомеребез шул төрмәдә үтте. Язучы буларак, безнең бернинди ирек юк, булмады да. Без илләр буйлап та йөри алмыйбыз, чагыштырыр объектларыбыз да юк. Дөнья күрмәгән, сәяхәт итмәгән язучы дөньякүләм зур язучы була алмый. Нәрсә турында язарга? Хакимиятне яклап язу – бүген ялагайлар эше. Татар язучыларның бик сирәге аңа барырга мөмкин, аның да чын язучы дигәне түгел. Үз фикере булмаган, сугышы яклый торган язучы буламыни? Язучы бит ул гуманист, ул берничек тә сугышны яклый алмый, - дип уртаклаша язучы.

"Безнең татар язучылары арасында сугышка барып агитбригадада йөрерлек кешеләр бармы?", дигәнгә, ул: "Сугышны яклаучылар бар икән, димәк, агитбригадага чыгарга әзерләр дә булырга тиеш", дип җаваплый.

"ТАТАРЧА УКЫМАГАЧ, ӘДӘБИЯТКА ЯШЬЛӘР КИЛӘ АЛМЫЙ"

Тагын бер язучы, Язучылар берлегенең идарә әгъзасы, Ркаил Зәйдулланың эшчәнлегеннән тулаем канәгать булуы турында әйтте.

— Ркаил рәис булып эшли башлаганнан бирле берлек бинасында сипләү эшләре бара. Тукай клубы даими эшли, берлек бинасына мәктәп укучылары да очрашуларга килә башлады. Әдәби тәрҗемә үзәге эшли, татар авторларының әсәрләре төрекчәгә тәрҗемә ителеп, Төркиядә басыла. Мәсәлән, Галимҗан Ибраһимовның әсәрләре шулай басылды. Безнең язучылар Башкортстанга очрашуларга да йөрде. Тукай премиясен арттыру инициативасын да берлек күтәрде, ул 500 мең сумнан 1 миллион сумга күтәрелде, - диде ул.

"Сезне бүген татар әдәбиятындагы нинди мәсьәлә борчый", дигән сорауга ул киләчәктә Муса Җәлил премиясенең бөтенләй юкка чыгу ихтималы турында сөйләде.

— Татар әдәбияты картая, яшьләр килми. Татар теленең мәктәпләрдәге бүгенге торышына караганда, Муса Җәлил премиясе киләчәктә бетәр яки аны алучыларның яшен арттырырга кирәк булачак. Аның яшь чикләвен элек 30 яшь дия идек дип хәтерлим, быел аны Рифат Сәлах алды, аның 35е бар инде. Ягъни, бу премияне җырчылар, театр артистлары киләчәктә әле алырга мөмкин, ә аңлы рәвештә иҗат иткән язучылар, шагыйрьләр ала алмаячак. Прозаиклар 35 яшькә кадәр өлгереп бетә алмый, ә шагыйрьләр азая бара. Ул ике елга бер бирелә, тагын ике-өч тапкыр алырлар, бәлки, әмма аннары Җәлил премиясенә дәгъва кылырдай иҗади яшьләр күренми. Татар теле укытылмый, ә татарча укымаган бала әдәбиятка килә алмый, - диде язучы.

Белешмә: Бөтендөнья язучылар көне

Бөтендөнья язучылар көне (World Day of the writer) — дөньяның күпчелек илләрендә 3 мартта билгеләнә. 1986 елда Халыкара ПЕН-клубның (International PEN Club) 48нче конгрессы карары белән гамәлгә куелган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG