Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алмаз Хәмзин: "Бу заманда казлар котыртырга да ярамый"


Алмаз Хәмзин
Алмаз Хәмзин

Гыйнвар аенда "Чаян" юмор һәм сатира журналы басыла башлауга 100 ел тулды. Шул уңайдан, юмор остасы, язучы, шагыйрь, "Чаян" журналы хезмәткәре Алмаз Хәмзин белән әңгәмә кордык.

Белешмә: Алмаз Хәмзин

Алмаз Хәмзин — юмор остасы, язучы, шагыйрь, композитор, артист. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

  • 1947 елның 18 сентябрендә Түбән Кама районы Ташлык авылында туган.
  • Авыл хуҗалыгы, төзүчеләр һәм педагогика институтларында укыган. Соңгысында музыка факультетын тәмамлап композитор, режиссер һөнәрен үзләштергән.
  • Төрле эшләрдә эшләгән: заводларда, төзелештә, мәктәптә укыткан, эштән соң буш вакытында "Саз" ансамблендә җырлаган, филармониядә режиссер булып эшләгән.
  • Юморескалар китабы, йөздән артык пьеса, җырлар авторы.
  • Гаиләдә өч бала тәрбияләгәннәр.

— Алмаз абый, 100 яшьлек "Чаян" һәм аның белән бергә юмор-сатира да бүген ни хәлдә дип бәялисез?

— Юмор сөйләп булмый торган заманда, юмор исәнме, бармы ул, дигән төсле сорау булды бу. Гаҗәп заман инде. Бер уйлаганда, хәзер юмор-сатира өчен тема шулкадәр күп, әмма аны язып бастырырлык, сөйләрлек мөмкинлек һич юк. Юмор белән шөгыльләнергә була әле, ә сатира – ул маңгайга бәреп әйтелә торган дөрес сүз. Менә без яшибез инде. Син – журналист. Синең яшәвең шулкадәр матурмы соң? Әгәр бар тормышың торгынлыкта икән, киләчәк турында уйлаган уйларың, хыялларың тормышка ашарлыкмы? Мин бүген шундый хәлдәмен. Юмор-сатира журналы да вазгыятенә күрә булдыра алганча яши.

— Сез, юмор остасы булудан бигрәк, күбрәк сатирик. Соңгы вакытта сатира язып буламы? Ниләр язасыз?

Илгә афәт килде, дигән сүзне дә әйтергә ярамый

— "Чаян" – ул сатирик журнал. Аның йөзен саклап калу өчен, сатира язарга тырышам. Халәтем дә шундый – сатира язарлык: тормыш тәҗрибәсе күп, шактый сыналдым. Шигырьме, фельетон булсынмы – төрле жанрларда эшлим. Анда гел син генә язасың димәсеннәр өчен күп әйберләрне тәхәллүс белән бирәм. Дөресен әйтим, басылмаган әйберләрем дә күп. Аларын үз күңелемне канәгатьләндерү өчен язам. Беразы гына, сыпылып кына, газетларга кереп бара. Алардан тыш, зур повесть, романнар язып ятам. Безгә әйтәләр: Тукай кебек яза алмыйсың, диләр. Ә син язып кара Тукай кебек, иманыңны өшкерерләр. Беләсеңме, ул рус-япон сугышын ничек пыран-заран китереп ыргыткан?! Ә хәзер илгә афәт килде, дигән сүзне дә әйтергә ярамый. Зарлану дип кабул итмә, әти-әнине һәм ватанны сайлап алмыйлар.

— "Чаян"га читтән торып язучылар бармы?

"Чаян"ның тиражы миллион данәгә якынлашкан чагы булган

— Язучы юк шул. Югыйсә, кайчандыр бу журналда лирик шагыйрь Һади Такташ эшләгән. Бөек классик язучыларыбыз да язганнар, кайбер романнарыннан өзекләргә кадәр биргәннәр. Башка сатирик язучылар да шушы журналдан үсеп чыккан. Гамил Афзал, Фаил Шәфигуллиннар да бирегә язудан башлаган. "Чаян"ны барлык Совет берлегендә таныганнар, белгәннәр. Тиражы миллион данәгә якынлашкан чагы булган. Аны әле дә таныйлар. Себергә барганда, үзем белән алып барган идем, күрүчеләр шаккатты. "Безнең "Чаян"! Ул әле дә чыгамыни?! Ул һаман исән икән", дип яратып, сөеп кулларына алалар. "Мин шунда эшлим", дип мактанып кайттым.

— Хәзерге заманның классик дип атарлык язучылары бүген ни өчен "Чаян"га язмый?

Бу заманда үткен әйбер язып казлар котыртырга да ярамый, талый ул

— Алар "халык шагыйре", "халык язучысы" дигән исемнәр алып бетерде, аның өчен дәүләт аларга ай саен 10 мең сум түли. Сатирик журналга яздың исә, үткен итеп, күпмедер дәрәҗәдә тәнкыйди әйберләр язарга кирәк. Ә бу заманда үткен әйбер язып казлар котыртырга да ярамый, талый ул. Шуңа күрә алар язмый, йөзен, дәрәҗәсен саклый. Халык язучысы исемен алу – зур дәрәҗә, ул аңа ирешкән. Республика хөкүмәтенә өстәмә түләүләр булдырганы өчен дә рәхмәт. Икенче яктан уйлаганда, аларга дәүләт тәнкыйть язмаган өчен түләгән кебек тә килеп чыга.

— Бүген "Чаян"га эшләүче яшь шаржистлар, карикатуристлар бармы? Сатира язучы яшьләр киләме?

Юк. Шаржлар ясаучы бер Зөфәр Хәйруллин гына бар, аны яшь дип атап булмый. Сатира язучы яшьләр гомумән юк. Сатира язу өчен, тормышның ачысын-төчесен тату, типкәләнү, сыналу, җәберләнүләргә түзәргә өйрәнү дә кирәк. "Корыч ничек чыныкты" әсәрендәге кебек, шуларны кичеп, үз-үзеңне, кешелегеңне дә саклап калу әһәмиятле. Боларга өйрәнү тиз булмый, яшең иллегә булса да җитәргә тиеш.

— Сездән башка, сатира язучы өлкәннәр бармы алайса?

— Камил Кәримов, Зөлфәт Хәким – яхшы сатириклар. Әмма алар да хәзер роман язуга күчте.

Алмаз Хәмзин
Алмаз Хәмзин

— Халык бүген нәрсәдән көлә, "Чаян" ниләр турында шаярта?

— Юмористлар мине кайвакыт концертларына катнаштыралар. Шунда күрәм: мәзәкнең оятсызын сөйләсәң кеше көлә. Син анда әти-әниең яки балаларың белән барсаң, кайткач, бер-береңнең күзенә карарга оялып йөрисең инде. Мин сәхнәгә чыкканда кеше көлдерергә дип чыкмыйм, сатира сөйлим – чәкеп куям. Көлмиләр, урыннарына сеңеп утыралар. Тәнәфестә чыгам халык арасына, яныма килеп: "Ярый әле, син бар", диләр.

Авиатөзелеш заводында кәстрүл чыгара башладылар - менә тема. Ә шаяртып кара син шул хакта!

Юмор белән сатираны аерып карарга кирәк. Юмор – ул җиңелрәк жанр, кеше тормышында булган күренешләрне, вазгыятьне кызык формада бирү. Андый әйберләр җайлы, аларның сәясәте юк. "Чаян"да бүген шундый әйберләр басыла. Ә сатирада сәясәт барлыкка килә. Хәзер авиатөзелеш заводында кәстрүл чыгара башладылар, менә сатира, менә тема. Ә шаяртып кара син шул хакта!

Совет чорында "Чаян"ны, гомумән матбугатны дүртенче хакимият диләр иде. Фельетонга эләккән персонаж да җәзасын ала иде. Һади Такташ "Чаян"га килгәч бер хәл була: Казанның сабын заводы эшчеләре вентиляция булмауга зарланып редакциягә килә. Җитештерү бик авыр, зыянлы, һава да юк. "Алты ел йөрибез, бер чара күрүче юк", диләр. Такташ "Чаян"га 8 юллык шигырь яза, шуннан бер атна да үтми – вентиляция була. Мин дә заманында "Татмедиа" фойесында кәрт сугып утыручы машина йөртүчеләр турында шигырь язган идем, аларга да шуннан соң аерым бүлмә бирелде. Менә бу — дүртенче хакимият. Ул хакимият хәзер бармы? Юк.

— "Чаян" хәзер дәүләттән, сәясәтчеләрдән, сәяси карарлардан көләме?

— Җәмгыятьтән көлү бар, дәүләттән көлмибез без. Сәяси карарлардан ничек көләсең? Аны тәкъдим иткән, кабул иткән кешесе бар, аны кемдер имзалаган, ул шунда ук барып тоташа.

— Көн кадагына суга торган төп тема бүген — сугыш мәсьәләсе, мобилизация. "Чаян"да көн кадагына суга торган тема бармы?

Бу бит бүген түгел, ә 20-25 ел элек үк башланган әйбер. Капитализмда булып бетмәгән систем моны барлыкка китерде

— Көн кадагына башкача сугабыз. Бу турыда кузгатырга да, буш куык патриотлык белән шөгыльләнергә дә кирәкмидер дип уйлыйм. Без монда ятып, сугышның ни-нәрсә икәнен белмибез. Ләкин җәмгыятьтә, халыкта бу авыр тойгы уятты. Безнең буын тормышын сугышсыз гына үткәрә дип торганда, илдә шундый авыр вазгыять барлыкка килде. Бу бит бүген түгел, ә 20-25 ел элек үк башланган әйбер. Капитализмда булып бетмәгән систем моны барлыкка китерде. Без моңа сугышып кына каршы тора алабыз. Хәзер безнең алда зур бурыч: илне саклап калырга кирәк. Сакламасак, бу һәлакәткә китерәчәк. Бәхет көтмә тегеләрдән, берәү дә монда килеп безне бәхетле итмәячәк.

— 1950нче елларда, "Чаян"дагы карикатуристлар халыкара мөнәсәбәтләргә, бигрәк тә сәяси темага күп урын биргән. Капиталистлар, империалистлар, колониалистлардан көләләр. Совет чорында, гомумән, Америкадан көлү бик актуаль булган. Хәзер яңадан бу тенденция кире кайта башлады. Сезнең журналда бу күзәтеләме?

— Юк, чөнки анда шулай элекке кебек көлү булса, ул мотлак безгә кагыла. Белгән-белмәгән башың белән кысыласың дип, безгә бәйләнергә мөмкиннәр. Безгә булмаса, шаржистка эләгәчәк. Сәясәткә кагылырга ярамый дигән әйберне безгә инандырганнар инде.

— Бүген "Чаян"ның татарча-русча басмаларын бергә кушкач, гомуми тиражы 2800 данә икән. Бәлки, аны хосусыйлаштырсаң, тиражы артыр, анда яхшырак үзгәрешләр булыр иде дип уйламыйсызмы?

— Хосусый булса, тизрәк килеп җитәрләр иде. Җәмгыятьнең торышы шундый: ул сазга, торгынлыкка кереп батты инде.

— "Чаян"ны ябу турындагы имеш-мимеш күптән ишетелә. Тиражы да кечкенә, 100 еллыгын уздырырлар да, журналны ябып куярлар дип уйламыйсызмы?

— Булырга мөмкин. Бездә андый теләсә нинди эшне көтәргә мөмкин.

— "Чаян"нан башка, тагын ниндидер татарча юмор-сатиралы басмалар бармы?

— Юк. Газетларда беркадәр урын бирәләр, әмма аларның өстенә "юмор бите" дип язып куелганга гына аның юмор икәнен аңлыйсың.

— Ә ни өчен башка юмор басмалары юк?

— Ни өчен бүген юморның да, юмор басмаларының юклыгын мин сөйләдем инде. Шуннан аңлашылырга тиеш.

— Ә юмористларга яшәү җиңелме бүген?

— Рәхәт түгел. Мин аны үземнән беләм, үз сыртымда күп күрдем.

— Ничек күрдегез? Әле сезнең өегезгә тентү белән дә килмәделәр, чит илгә китәргә дә мәҗбүр булмадыгыз, утыртып та куймадылар...

— Андый хәлдә булган кешеләрне дә беләм, күреп торам. 20 ел гына узмагандыр, минем белән шундый вакыйга булды. Ельцин үз вакытында Казанга килде. Аны безнең кызлар, милли киемнәрдән, чәк-чәк белән каршы алганнар. Шунда үз кәефендә булган бу, чәк-чәк белән каршылаучы кызларның арт ягына чәбәкләп алган. Мин моңа сатирик әсәр яздым. Аны сәхнәдән сөйләдем. "Депутатлар президентны мактап йөри, президентлар кызлар капшап йөри", дигәнрәк сүзләре дә бар иде. Ахырдан президент аппаратыннан бер күренекле абзый сәхнә артына менде дә: "Син нәрсә лыгырдыйсың? Яшәүдән туйдыңмы әллә?" диде. "Безнең президентны мин сиңа караганда да ныграк яратамдыр әле, мин аның турында әйтмәдем", дидем. Аның тән сакчысы касыгыма шундый итеп төртте, сулый алмый тордым. Халыкка чыгып, мине кыйнадылар дип әйтсәм, ул аны да кызыкка чыгарып кычкырып көлә, ышанмый иде.

— Бүген юмористларны, популяр шәхесләрне халык теләктәшлеге белән хөкүмәт үченнән, җәзадан йолып калып буламы?

— Юк, булмый. Дәшмәячәкләр яки, "әнә, лыгырдап йөргән иде, аңа да таптылар җаен", диячәкләр.

— Татар юморы, 30 ел элекке белән чагыштырганда, бөтенләй мөшкел хәлдә, дигән фикер туа бит.

Халык җәмгыятьнең торышыннан җәфа чигә

— Һаман батып, түбән кереп барабыз. Халык җәмгыятьнең торышыннан җәфа чигә. Совет чорында яшәүнең морале бар иде. Коръәндә дә мораль, әхлак-тәрбия бар. Хәзерге җәмгыятьтә исә әхлак-тәрбия бөтенләй юк. Мәктәпләрдә дә юк ул. Югыйсә, мәктәпнең иң беренче функциясе белем бирү түгел, тәрбия булырга тиеш. Элек илдәге икенче вазифадагы зат идеология өчен җавап бирә иде, ул вазифа хәзер юк. Әхлак булмаган урында, халыкны талаучы олигархлар барлыкка килә. Баюның төрле юлларын эзләү, чит илгә качулар... Патриотлык бетте. Бар җирдә талау, үзләштерү бара. Ришвәтчелек чәчәк ата. Дөрес юнәлеш түгел. Шуннан килеп чыга барысы да. Монда юмор да килеп кысыла, мондый вакытта шаяртырга ярамый. Шартып кара син баеган кеше өстеннән... Мәхкәмәгә йөреп нервыларың тузачак. Ә ул бай – мәхкәмәне барыбер отачак.

— Ничек тәрбия, патриотлык булмасын: атна башында Русия әләмен күтәрәләр, атна азагында төшерәләр, гимннарны җырлыйлар. Бу тәрбия түгелмени?

Әләмнәр күтәреп Русия гимнын җырлыйбыз, ә "Туган тел"не белмибез

— Шул-шул! Әләмнәр күтәреп Русия гимнын җырлыйбыз, ә "Туган тел"не белмибез. 10 елда 1200ләп очрашуда булдым, меңләгән балаларны күрдем, аралаштым: Тукайның кайчан туганын, вафат булганын, әнисенең исемен дә белмиләр. "Туган тел"нең икенче куплетын да ничә кеше генә белә икән? Татарстан гимнының сүзләрен беләсеңме соң? Менә, аны да белмибез. Белсәң дә, җыр белеп кенә керми бит ул. Гимнны беләдер ул, ә яшәве нинди? Менә минем хезмәт хакым – 15 мең сум, тагын 14 мең сум пенсиям бар. Республикада бүген уртача хезмәт хакы – 50 мең сум чамасы. Миңа уртачага җитү өчен тагын күпме аласы кала? Кесәңдәге шул сумма – ул тормышка объектив караш. Минем беркайчан уч тутырып акча алганым булмады һәм ул алганым гомеремдә дә уртачага җитмәде. Мин ничек дип сөйләргә тиеш бу җәмгыять турында? Юк, мин зарланмыйм. Мин язучы кеше, әмма чит илгә барып аларның тормышын күрә алмыйм. Күзаллау зур булырга тиеш, әмма мин аны эшли алмыйм. Зарланмыйм, көлеп кенә йөрим мин алардан. Кесәм такыр булса да, минем күңелем — Мерседес.

Тормышны күрмичә, белмичә, якынча иллегә җитмичә, әллә ни шаяртып булмый

— Хәзер телеграм каналларда "Че гуглит татар кызы", "Кара дуслар" һәм башка шуның ише татарча юморлы каналлар бар. Аларны күзәтеп барасызмы?

— Юк. Ләкин мин аларның ни белән шөгыльләнгәнен якынча күзалдына китерәм. Тәгълиматын әйттем: тормышны күрмичә, белмичә, якынча иллегә җитмичә, әллә ни шаяртып булмый.

-— Татарча стендаплар бар, аларны да күзәтеп бармыйсызмы?

— Юк. Мораль идеология булмауның нәтиҗәсе дип саныйм мин аны. Демократия булу – ул әле сәхнәгә чыгып теләсә нәрсә сөйләү дигән сүз түгел. Милли сәясәт, гомумән, сәясәт турында сөйлиләрме соң? Җәмгыятьнең шушы хәлгә төшүен күреп, мин инде андый әйберләрнең булу мөмкинлегенә дә кул селтәгән.

— Берничә ел элек "Рәвешләр" юмор театры бар иде, 4-5 ел элек ябылды. "Мунча ташы" дистә еллар эшли. Ничек уйлыйсыз, бүгенге шартларда менә шундый юмор театры булу үзен аклыймы? Гомумән, бу формат актуальме әле?

— "Мунча ташы" әйбәт кенә эшләп килә ул. Мондый бушлык вакытында, вакуумда андый театр булуы бик әйбәт. Халыкта ихтыяҗ бар, "Мунча ташы"н яраталар. Алар сәхнәдә үз урынын тапты, халыкка ул кирәк һәм дөрес эшлиләр. Юмористлар кайвакыт миннән дә текстлар сорый, әмма минем сатира аларга батмый. "Аны куя алмадык инде", диләр. Мин аңлыйм аларны.

— Кайбер әйберләрне төзәтергә яки бераз читләтеп тә әйтергә була бит. Әллә инде алай да булмыймы?

— Юк, ничек төзәтсен, авторы мин дип әйтә бит ул аны. Ә читләтеп әйтү дигәндә, мин дә читләткән инде анда: конкрет исемнәрне кулланмыйм, шәхесне беркайчан да мыскыл итмим. Читләткәнне дә читләтсәң аннан берни калмый. Төзәтелгән, бөтенләй ерактан читләтелгән андый әйберләрдә минем үз фамилиямне калдырасым килми.

— Күптән түгел җанисәп саннары чыкты. Русиядә соңгы ун елда татарлар 600 меңгә кимегән. Моның сәбәпләрен нәрсәдә күрәсез?

— Менә минем кыз да кияүгә чыкмаган, малай өйләнмәгән. Яшьләр өйләнешергә, бала табарга ашыкмый. Түләп укырга кирәк, яшьтән үк барлыкка килгән чирләрне түләп дәваларга кирәк. Өйләнештең икән, алдыңа фатир мәсьәләсе килеп баса. Шуннан барлыкка килә мохтаҗлык. Бу беренче зур мәсьәлә.

Урнашу, тормыш кору дигән мәшәкатьләрдә, нужалы җәмгыятьтә тел кайгысы юк

Икенчедән, шул ук әдәп-әхлак, гаилә кыйммәтләре юк. Өйләнеп кем рәхәт күргән, дигән фикер тамыр җәйгән. Урыска чыксаң да, негрга чыксаң да, ярый. Бераз торалар да, аерылышып китәләр. Аннан ничек бала артсын?! Өченчедән, мәктәпләрдә татар телендә укыту юк. Халыкның кайгысы татар телендә түгел. Аның укып бетергәч, урыс телендә Бердәм дәүләт имтиханы тапшырасы, шуның белән уку йортына керәсе, эшкә урнашасы, фатир аласы бар. Нинди татар теле, ди? Урнашу, тормыш кору дигән мәшәкатьләрдә, нужалы җәмгыятьтә тел кайгысы юк.

Дүртенчедән, кайчандыр татар телен саклый дип карап торган авыллар да бүген бетеп бара, авыллардагы мәктәпләр оптимизацияләнеп бөтенләй ябыла. Урбанизация урыслашуга китерә.

Алмаз Хәмзин
Алмаз Хәмзин

— Шушы шартларда татар телен саклап калу мөмкинме соң?

— Мөмкин, әлбәттә. Элек, Милли китапханәдә Разил Вәлиев анда эшләгән татар телен белгән хезмәткәренә 15 процент өстәмә хезмәт хакы түли иде. Ул хәзер юк. Аны эчке кануннар белән булса да көйләп булдырырга кирәк. Өстәмә белем, өстәмә күнекмәләр, димәк, профессиональлек күрсәткече өчен өстәмә түләү булдырырга була бит. Урыс дәүләте өчен татарның булуы байлык түгелмени? Түгел бугай шул, читтән карап торганда шулай күренә. Югыйсә, үз җаегызны карагыз, без белмибез дияргә тиештер. Хаклыкта кысылабыз бит.

Татарны саклап калу өчен, безгә белемле булырга, үзебезнең интеллектуаль үсеш турында ныклап уйларга, бу өлкәдә җитди төстә эшләргә кирәк. Яһүд шуның белән алдыра. Без аннан кимме?!

Геннарда калган урыстан курку микән бу?

Шуңа өстәп, халыкны шәхесләр белән тәрбияләргә кирәк. Шәхесләр – алтын запасыбыз. Кумирлар ясарга, кумир булырдай шәхесләрне күрсәтеп, очрашулар оештырырга кирәк. Әлегә татар халкының психологиясе шундый: мәктәпкә урыс абзый килеп керә, бала шым калып, куркып тыңлый. Урыска хөрмәт, дан, аннан куркып карап утыра. Геннарда калган урыстан курку микән бу? Ә үзебезнеке булса, аның кадере дә, кызыгы да юк. Үзеңне дөрес итеп куя белү, тышкы кыяфәтеңнән үк саллы итеп күрсәтү, очрашуларга алдан ук зур әзерлек белән килү мөһим.

Белешмә: "Чаян" журналы

"Чаян" журналы — юмор һәм сатира журналы, 1923 елның гыйнварында Казанда татар телендә чыга башлый. Совет берлегендә һәм Русиядә чыга башлаган иң беренче сатирик журналларның берсе.

  • Беренче саннарны чыгаруда язучылар Мәҗит Гафури, Галимҗан Ибраһимов, Галиәсгар Камал, Шәриф Камал, шагыйрь Һади Такташ, карикатурачылар М. Әмиров, Г. Арсланов, Г. Мансуровлар катнаша.
  • Башта атна саен, аннары – айлап чыга, 1956 елдан – ике атнага бер чыгарыла. Басманың тышкы кыяфәте дә үзгәреш кичерә: башта ул ике төсле, 24 биттә, соңыннан 8-12 биттә, төсле рәсемнәр белән чыга.
  • 1941 елда тиражы 10 мең данәгә җитә. Ул елда бер генә сан чыга, журнал 15 елга чыгудан туктый.
  • 1956 елда русча чыгарылыш белән берлектә әзерләнә башлый.
  • 1991 елга кадәр Татарстан өлкә комитеты органы булып тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG