Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Балалар белән күзгә-күз очрашуларны бернәрсәгә дә алыштырып булмый"


Коронавирус таралу сәбәпле изоляция тәртибе кертелгәч барлык мәктәпләр онлайн укытуга күчте. Бу шартларда мәктәптә кызыклы шәхесләр, күренекле галимнәр, язучылар, артистлар белән очрашулар уздыру мөмкин түгел. Гәрчә белгечләр мондый очрашуларның тәрбияви әһәмияте бик зур ди. Шуны искә алып бүген сезгә бер кызыклы очрашу турында язма тәкъдим итәбез.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, юмор остасы Алмаз Хәмзин әле зәхмәт тарала башлаганчы Татарстанның Бөгелмә районы Карабаш бистәсенә барып, бер көндә ике мәктәптә чыгыш ясап, балалар белән аралашып кайткан иде. Ул мондый иҗади очрашуларны төрле авыл, район, шәһәр мәктәпләрендә инде ун ел уздыра. Балалар белән күзгә-күз карашып очрашуны бернәрсә белән дә алыштырып булмый, ди артист.

Алмаз Хәмзин: "Балалар белән очрашуны бернәрсәгә дә алыштырып булмый"
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:02 0:00

— Мәктәпләр буйлап йөрүләр — безнең бурычыбыздыр ул. Бүгенге вазгыятьтә, татар теле авыр хәлдә калган вакытта, мондый чаралар бик кирәк, ди артист.

Мондый чаралар авылда сирәк булгангамы, укучылар Алмаз Хәмзин чыгышларына башта аптырап карады, әмма ахырда дәррәү килеп кул чапты, чөнки артист үзен бик гади тотты, бераз "балачагаланып” та алды. Бер бүлмәдә җыелган беренче сыйныфтан алып тугызга кадәр булган укучыларның барысына да үз җаен таба алды артист.

Мәктәпнең төп бурычы — белем бирү диләр, ә минемчә, мәктәпнең төп бурычы итеп тәрбия мәсьәләсен куярга кирәк

— Тәрбия, телне өйрәтү, миллилекне үстерүне гадәттә гаиләгә йөклибез. Ә бит заманасы шундый, хәзерге ата-аналар балаларын үстерер өчен көне-төне эштә, чөнки балаларны ашатырга, киендерергә кирәк, балага игътибар тулы дәрәҗәдә бирелми. Мәктәпнең төп бурычы — белем бирү дип уйлый күбесе, ә минемчә, мәктәпнең төп бурычы итеп тәрбия мәсьәләсен куярга кирәк. Мәктәпләр бүгенге көндә авыр хәлдә. Кеше белем алып та, начар холыклы булырга мөмкин, диде Азатлыкка Хәмзин.

Карабашның беренче урта мәктәбе мөдире Мәдинә Фәттахова, мондый очрашулар балалар өчен зур әһәмияткә ия, ди.

Карабашның беренче урта мәктәбе мөдире Мәдинә Фәттахова
Карабашның беренче урта мәктәбе мөдире Мәдинә Фәттахова

— Әйе, телевизор аша артистларны еш күрәбез, ә артистның шулай итеп, мәктәбебезнең бусагасын атлап кереп, укучылар белән җанлы итеп аралашып, сөйләшеп, бергәләп җырлап утыру — балалар өчен икеләтә зур бәхет, чөнки бу — турыдан-туры элемтә. Балалар мондый артистны күреп үзләре дә матурлыкка, сәнгатькә тартыла башлый. Мондый очрашулар безнең балаларыбызның телгә, мәдәнияткә, җыр сәнгатенә мөнәсәбәтен тамырдан үзгәртә. Туган телебезгә мәхәббәт уята, чөнки саф татарча, әдәби телдә сөйләшкән артистлар балалар өчен җанлы үрнәк булып тора.

Алмаз Хәмзин Карабашның икенче урта мәктәбендә дә иҗади очрашу уздырды һәм биредә дә укучылар аны игътибар белән тыңлады. Татар теле укытучылары сүзләренчә, хәзерге заманда артистлардан авыл мәктәпләре буйлап беркем дә йөрми.

Карабашның икенче урта мәктәбе укытучылары Зәлия Камалтдинова һәм Әлфизә Сәгъдиева
Карабашның икенче урта мәктәбе укытучылары Зәлия Камалтдинова һәм Әлфизә Сәгъдиева

—Безнең мәктәпкә иҗат кешеләре бик сирәк килә. Мондый очрашуларны без зарыгып көтеп алабыз. Алмаз Хәмзин кебек шәхесләр белән очрашуларда, балалар, татар милләтеннән булган кешеләрнең шундый шәхес була алуларын күрә һәм бу үзләрендә дә шундый омтылыш тудырырга мөмкин, дип сөйләде мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәлия Камалтдинова.

—Бүгенге реаль тормышта чын татар сөйләмендә аралашу балалар өчен зур вакыйга. Дөрестән дә, укучылар мәктәптә үзара татарча сөйләшсә дә, урамга чыккач аларны урыс мохите каршы ала. Карабаш бистәсе — күп милләтләр яшәгән эшчеләр бистәсе. Татар авылы дип йөртсәк тә, урыслар күп яши. Урамда үзара урысча сөйләшү өстенлек ала. Саф татар гаиләләре бар, алар инде татар телендә аралашып телне сакларга тырыша. Нәкъ аларның балалары белән без олимпиадаларга йөрибез дә. Карабаштан, Республика татар теле олимпиадаларында җиңүчеләрнең күпчелеге безнең мәктәптән, диде татар теле укытучысы Әлфизә Сәгъдиева.

Артист үзе исә, телне, миллилекне шәхси мисалда үстереп була дип әйтә. Саныбыз белән кимесәк тә, сыйфатыбыз үсәргә тиеш ди. Алмаз әфәнде фикеренчә, кайбер укытучылар мәктәптә йомышчы булып кына йөри.

Алмаз Хәмзин
Алмаз Хәмзин
Мәктәптә йомышчы булып йөргән укытучылар күбәйде

— Телебезне, милли йөзебезне югалтабыз дигән чорда, киләчәк буынны шәхси мисалда тәрбияләргә тиешбез. Татарлыкны югалтмас өчен, кайчандыр үзенең зур дәүләте булган татар бетмәсен өчен нишләргә кирәк соң? Бу вазгыятьтән бәлки әле тиз генә арынып та булмас, без сан белән дә бәлки азаербыз, әмма сыйфатыбызны югалтмаска кирәк. Без белемле, зыялы булырга тиеш. Әйтик, татар урысча сөйләшеп торган очракта да, башка милләт вәкилләре "Нинди кеше бу. Каян шулкадәр күп белә", дип сорагач, "Татар бит ул", дип җавап кайтарырлык булсын. Татар теленә килгәндә, беренчедән, укытучылар үрнәк булырга тиеш. Үпкәләмәсеннәр, әмма йомышчы булып йөрүчеләр генә дә күп. Татар теле укытучылары эрудиция ягыннан да, калган яклардан да үрнәк булырга тиеш.

— Алмаз әфәнде, ә шундый очрашуларда татар теле укытучылары шәхсән сезгә мөрәҗәгать итәме? Аларны нәрсә борчыганын сөйлиләрме? Зарланалармы? Бүген алар да авыр хәлдә калды бит.

—Зарланмыйлар. Безнең илдә, җәмгыятьтә эшләр кая таба барганын алар бик яхшы аңлый. Бу очракта мин җәмгыятьтә булган позицияне дөрес дип санамыйм, дөрес юнәлештә бармый ул, минемчә. Күп нәрсә сүздә генә, Конституциядә язылганнар да үтәлеп бетми бездә. Ә бит барлык милләтләрнең тату яшәвеннән дә матуррак нәрсә юк.

XS
SM
MD
LG