Accessibility links

Кайнар хәбәр

Язучылар корылтае чын сайлаулар чорын хәтерләтте


Корылтайда тавыш бирү
Корылтайда тавыш бирү

3 март Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында Татарстан язучылар берлегенең XIX корылтае узды. Киләсе дүрт елга берлек рәисе итеп язучы, Дәүләт шурасы депутаты Ркаил Зәйдулла сайланды.

2021 елга нәтиҗә ясаганда Язучылар берлегенең бу корылтае һишиксез ел вакыйгасы буларак искә алыначак. Беренчедән, берлек үзе демократия күмерен һаман да пыскытырга маташучы иҗтимагый оешма һәм бүгенге тоталитар систем шартларында андагы шау-шуны читтән күзәтү – экзотик ризык ашау кебек.

Икенчедән, бу корылтайга әзерлек Русия президенты сайлау алды кампаниясенә караганда да тормышчан һәм реаль: дүрт елга бер мәртәбә язучылар лоббистка әйләнеп алдан аяк киенә – матбугат аша үз намзәтләрен дәгъвалый башлый, рәисне сайлауда очкын чәчрәтеп бәхәсләшә, корылтай азагына кадәр интрига саклангандай тоела.

Татарстан язучылар берлеге яңа рәис сайлады
please wait

No media source currently available

0:00 0:09:09 0:00

Язучылар берлегенең быелгы корылтае берьюлы өч мәйданда: Казанда, Чаллыда һәм Әлмәттә үткәрелде. Пандемия вакытында халыкны бер урынга күпләп тупларга ярамый дигән сылтау белән, Чаллы һәм Әлмәт бүлекчәләре Zoom платформасы аша онлайн форматта катнашты. Шушы өч мәйданда җәмгысе 230 язучы корылтайда катнашу өчен теркәлгән. Бу хакта берлекнең әлеге рәисе Данил Салихов хәбәр итте.

Чарада хакимият вәкилләре дә бар иде. Хөрмәтле кунакларны исемләп сәламләгәндә, Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Мәдәният министры Ирада Әюпова, Татмедиа агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев басып баш иделәр.

Җыенны язучы Зиннур Мансуров алып барды. Ул сүз башында ук катнашучыларны тәртипле, әдәпле булырга чакырды.

Зиннур Мансуров
Зиннур Мансуров

— Татарда әдәбият сүзе "әдәп" сүзеннән алынган. Без әдәп, иман, тел, әдәбият, милләт сагында торучылар. Каләм изге, бөек, дәрәҗәле! Бүгенге корылтаебызны нәкъ менә каләм югарылыгында, кирәкмәгән ыгы-зыгыга батмыйча, бер-беребезне рәнҗетмичә, дорфа сүзләр әйтмичә үткәрсәк иде, диде Мансуров.

Сүз уңаеннан, аның теләкләре тормышка ашмады һәм моның сәбәбе дә ул үзе булды шикелле. Берлек идарәсенең алып баручыны дөрес билгеләмәве корылтай башында ук аңлашылды. Зиннур Мансуровның әкренлеге, йомшаклыгы, оештыра алмавы аркасында чара озакка сузылды. Чара башында ук залдан кычкырулар, ахырда сәхнәгә кем теләсә, шул менеп сүз әйтүгә әйләнде.

Бу кульминациягә кадәр, корылтай эшен алып барачак мандат комиссиясе сайланды, көн тәртибе билгеләнде. Вафат булган язучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Әйтергә дә куркыныч: 2016 елдагы соңгы корылтайдан бирле берлектә әгъза булып торучы 46 язучы вафат булган.

Вафат булган язучыларны искә алу
Вафат булган язучыларны искә алу

Татарстан президенты аппараты рәисе Әсгать Сәфәровка сүз бирелеп, ул президентның урысча котлавын укый башлагач, шагыйрә Нәҗибә Сафина протест йөзеннән залдан чыгып китүен әйтте.

Ул арада Сәфәров котлауны укып бетереп, дәүләт бүләкләре тапшыра башлады. Әнәс Хәсәнов, Шаһинур Мостафин, Салават Юзеев, Данил Салихов, Зиннур Мансуров тагын бер медальле булдылар. Фирүзә Фәтхетдинова, Ленар Шәех, Наилә Яхинага атказанган сәнгать эшлеклесе, Амур Фәләховка – атказанган мәдәният хезмәткәре исемнәре бирелде.

Нәҗибә Сафинадан ни өчен протест белдерүен белештек.

Нәҗибә Сафина
Нәҗибә Сафина

— Беренчедән, урысча чыгышны күрегез! Тукай премияләрен ала-ала Тукай телен бетергән берлек миңа кирәкми. Икенчедән, бу корылтайның процедурасы дөрес түгел, идарә бу җыен турында карар кабул итмәде. Шуңа аны ачык дип игълан итү хокуклары да юк иде. Бу өстән кушу белән җыелган корылтай һәм аны алып бару да өстән кушылган схема буенча бара. Корылтайның өч мәйданга бүлеп уздырылуын гына карагыз! Бу бүленешләрнең артында да сәясәт ята. Өстәгеләргә үз максатына ирешергә, берлеккә үзләре теләгән кешене куярга кирәк. Без бит теге чакта да Вахит Имамовны берлек рәисе итеп сайлар өчен Чаллыдан Казанга чакырган идек. Мәскәү аны сайлатмас өчен, тиз генә "Запрятанная история татар" китабын өстерәп чыгарып, мәхкәмәгә йөртә башлады. Хакимият шулай язучыларны да кулга алып, бу оешманы да юкка чыгара, - диде Сафина.

Шулай ук шагыйрә Рифә Рахман да протест белдереп залдан чыгып киткән иде. Ни өчен чыгып китүен әйтүдән ул баш тартты.

Протестчылар белән залга кергәндә Данил Салихов 2016-2021 елларда эшләнгән эшләргә хисап тота иде. Ул рәис булган арада берлеккә 32 язучы кабул ителгән, узган ел 34 яшь язучы иҗаты тикшерелгән икән. Ул чыгышында татар телен саклау темасына да зур урын бирде.

Данил Салихов
Данил Салихов

— Татар телен саклау өчен эшләр эшләнә, әлбәттә. Татарстанда полилингваль мәктәпләр булдырыла, Бөтенрусия татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында 500дән артык кеше катнашты, җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Күптән түгел узган "Татар сүзе" бәйгесендә 4000 кеше катнашты, бу үзе үк 4000 татарның йөрәгендә ут кабызу дигән сүз, - дип, Данил Салихов телне саклау юнәлешендә хакимиятнең эшләрен билгеләп, президентка, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевкә, мәдәният министры Ирада Әюповага, "Татмедиа", "Татнефть"кә, берлеккә ярдәм иткән район башлыкларына һәм тагын бик күпләргә рәхмәтләр укыды.

Аның артыннан ук, рәхмәтләрнең ачыкламасы сыман, Язучылар берлеге хезмәткәре Илзирә Шаһиева ревизия комиссиясе хисабын тәкъдим итте.

— 2016-2021 елларда финанслауның күпчелек өлеше Мәдәният министрлыгы аша узды, алар бюджетыннан кергән акча 66 млн 953 мең сум тәшкил итте, - диде Шаһиева. Ул һәр елда һәр сумның нинди чыгымнарга тотылуын аерым сөйләп чыкты. Моннан тыш, берлеккә "Татнефть"тән кергән 1 миллион сумлык иганә турында әйтелде. Ул һәр ел булганмы, әллә кайбер елларда гынамы – аңлашылмады. Шушы биш елда 178 язучы оешма хисабыннан сәламәтлеген ныгытырга ял итәргә барып кайткан. Шушы ук вакыт эчендә Мәдәният министрлыгы ике тапкыр тикшерү белән килгән. Иминлек хезмәте дә берлекне тикшереп киткән икән, гаеп тапмаганнар.

Мәдәният министры Ирада Әюпова үз чыгышында берлеккә үзгәрешләр кирәклеген искәртте, аның тирәсендә барган ыгы-зыгыга борчуын белдерде.

Ирада Әюпова
Ирада Әюпова

— Бүген символик дата, 3 март – Халыкара Язучылар көне. Язучылар, шагыйрьләрнең сүзенә халык һәрчак колак салды, Татарстан хөкүмәте дә, президентыбыз да язучыларны, берлекне һәрдаим кайгыртып торды. Шуңа күрә Татарстан язучылар берлеге тирә-яктагы төбәкләр өчен дә бердәнбер көчле иҗтимагый оешма булып яшәп килде. Әмма соңгы вакытта матбугатта, социаль челтәрләрдә берлек тирәсендә барган шау-шу безне хафага сала. Бу аерым шәхесләргә генә кагылмый, ә гомумән татар язучысының абруен төшерә. Минемчә, хәзерге вакытта Язучылар берлегенә тамырдан зур үзгәрешләр кирәк. Берлекне заманча һәм уңышлы итеп, татар әдәбиятын дөньякүләм пропагандалау вакыты җитте. Без сезнең белән бергә эшләргә, ешрак очрашырга әзер, - диде Ирада Әюпова.

Бу чыгыштан соң, корылтайның иң мөһим һәм көтелгән мизгеле җитте: рәислеккә намзәтләр тәкъдим итү башланды.

Алып баручы Зиннур Мансуров сайлауга җитди карарга чакырды, намзәт тәкъдим итүчеләргә ике минут вакыт бирелде. Бер намзәтне яклап ике генә чыгыш була алуын искәртте. Бу, әлбәттә, алай булмады: сәхнәгә кем теләсә – шул чыкты, үз сүзен әйтте.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Нәтиҗәдә, язучы Ркаил Зәйдулла намзәтен яклап алты кеше чыгыш ясады: Чаллы язучылары бүлеге рәисе Факил Сафин, Гәрәй Рәхим, Заһит Мәхмүди, Газинур Морат, Ринат Мөхәммәдиев, Рафис Корбан.

Берлекнең хәзерге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт намзәтен язучылар Фоат Галимуллин, Фәүзия Бәйрәмова, Мәдинә Маликова тәкъдим итте. Моннан тыш Рахман Шәфигуллин – 2016 елга кадәр рәис булган Рафис Корбанны, Нәҗибә Сафина белән Фәрит ЯхинВахит Имамовны тәкъдим иттеләр.

Данил Салихов үзе тәкъдим иткән намзәтнең исемен тутырып әйтмәде.

— Казакъстан яки Кыргызстанга барасыңмы, зур галимнәр янына барасыңмы, исемең дә, дәрәҗәң дә, төс-кыяфәтең дә булырга тиеш. Һәм погоның да булырга тиеш! Шушы биш ел эчендә аңладым: берлеккә ярдәм сорап килә җиңел, ә безгә аны каян алырга? Әйтсәм әйтим, без бит иҗтимагый оешма! Бер генә республикада мондый әйбер юк, бездә генә бар. Юк, җәмәгать, взнос белән генә яшәп булмый. Без җитәкчелек белән бергә булганда гына, аңлашып эшләгәндә генә китапны да чыгара алабыз, ял йортына да бара алабыз. Алар бу акчаны биреп, үзләре үк канун бозалар, сез бит язучылар, әзрәк уйлый белегез! Мине дә берлеккә тәкъдим итүчеләр бар, әмма мин ике куллап моңа каршы. Инфаркт белән инсульттан Алла саклады, - диде Данил Салихов, биш ел эшеннән исән калуына сөенгәндәй.

Рафис Корбан үз намзәтен тәкъдим итүләренә рәхмәт әйтеп, баш тартуын игълан иткәч, зал гөрләтеп алкышлады. Ул үзе урынына Ркаил Зәйдулланы якларга чакырды.

Рафис Корбан
Рафис Корбан

— Үз намзәтеңне ал да төш инде, дискуссия түгел бит бу! - дип кычкырдылар залдан.

— Тыныч кына тыңлап утырыгыз! Вахит Имамов белән Рәмис Аймәт тә үз намзәтләрен кире алырга тиеш! - диде Рафис Корбан, әле дә рәис булгандай.

Корылтайны алып баручы Зиннур Мансуров моны "егетләрчә үтенеч" дип бәяләде.

Вахит Имамов та үз намзәтен алды. Ул кайчандыр бу вазифа турында хыяллануын, әмма ул хыялның ерак үткәндә калуын әйтте.

Вахит Имамов
Вахит Имамов

— Игътибар иттегезме: бер генә кешене күтәрә-күтәрә Алланың кашка тәкәсе ясадылар. Элек бит Язучылар берлегеннән Дәүләт шурасында биш язучы бар иде, хәзер берәү генә. Ул чакта сайлау мөмкинлеге зур иде, ә бүген бер депутат һәм без шуңа ябышырга мәҗбүрбез. Татарстан хакимиятенә мөрәҗәгать итәсем килә: безне аермасагыз иде. Ркаил кебек талантлар бездә тагын да бар. Язучылар берлегеннән бер депутат бик аз, ике-өч булса яхшы булыр иде, - диде Вахит Имамов.

— Биш дип әйт! - дип кычкырдылар залдан.

— Аңладык, аңладык, - диде Әсгать Сәфәров.

Намзәтләргә сүз бирелер алдыннан, Татарстан президенты каршындагы Татар телен үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов чыгыш ясап, хакимиятнең никадәр кирәк булуын тагын бер кат искә төшерде.

Марат Әхмәтов
Марат Әхмәтов

— Сезнең йөзегездә мин зур теләктәшлеккә өметләнәм, комиссия сезнең ярдәмнән башка берни эшли алмый. Милләт җанлы кешеләребез бик күп. Бу "Татар сүзе" бәйгесендә катнашкан 4000 кешедән дә күренә. Язучылар берлегенең абруе җитәкчедән тора һәм кайсы проектны алсаң да, аны җәмәгатьчелек белән генә эшләп булмый. Милли җанлы булсак та, һәрберебезнең тормыш итәсе бар. Берлек җитәкчелегенең хакимият белән тыгыз аралашып эшләве шушы берлектәге шагыйрьләр, язучылар өчен файдалы. Бу — хаклык. Туфан абый киткәннән соң туган вакуумны берникадәр Ркаил тутырды, - диде Марат Әхмәтов.

Беренче намзәт Ркаил Зәйдулла програмы эчтәлек ягыннан шактый бай булып чыкты. Ул берлектән милли мөнбәр ясау, тәрҗемә эшләренә игътибарны көчәйтү, тәрҗемәчеләргә махсус премияләр булдыру, мәктәп укучылары белән очрашулар оештыру, аудиокитаплар яздыруны системга салу, мохтаҗ язучыларга ярдәм итү өчен фонд булдыру һәм тагын бик күп эшләр башкарырга теләве турында әйтте.

Ркаил Зәйдулла
Ркаил Зәйдулла

Икенче намзәт Рәмис Аймәт тә охшаш фикерләр яңгыратты, әмма аның чыгышында матди як зуррак булды шикелле. Ул да тәрҗемәчеләргә махсус грантлар булдыру, мохтаҗ язучыларга ярдәм итү, инфляцияне исәпкә алып, берлек пенсионерларына түләүне арттыру турында сүз алып барды. Ркаил Зәйдулла програмыннан аермалы яклары буларак, берлекнең тавыш яздыру студиясен булдыру, мультимедиа җиһазлары белән тәэмин итү, интернетта активлашып, берлек эшчәнлегендә онлайн форматларга урын бирү турында да сүзләр булды.

Рәмис Аймәт
Рәмис Аймәт

Тавыш бирүнең ни рәвешле узачагын аңлаттылар. Низамнамәдә бары тик бюллетень белән яшерен тавыш бирү ысулы каралган, шуңа күрә чарада Zoom аша катнашкан язучыларның онлайн тавыш бирү хокукы юк, диелде. Бу хакта Рәмис Аймәт искәртте һәм сайлауны шул нигездә уздыру таләбен куйды. Югыйсә, бу эшнең мәхкәмәдә каралачагын искәртте. "Низамнамә пандемия кебек афәт булмаган чакта язылган, хәзерге коммуникацияләр заманында без Zoom турында килешкән идек", - диде алып баручы Мансуров.

Тавыш бирү өчен тәнәфес игълан ителде. Бюллетеньнәр исемлек буенча алынып, кабиналарда тутырылып, махсус тартмага салынды. Әлмәт һәм Чаллыдагы бүлекчәләр тавыш бирүне үзләрендә оештырды.

Тәнәфестә тавыш та чыгып алды. Латыйф Нуриевның тартмага берьюлы ике бюллетень салганын Рәмис Аймәт күреп алган. Рифат Җамал ул бюллетеньнең берсе аныкы дип аңлатты, комиссиядә утыргач, тартмага кадәр өч адым атларга вакыты булмаган, шуңа Нуриевка илтеп салырга кушкан икән.

Рәмис Аймәт дәгъва белдерә
Рәмис Аймәт дәгъва белдерә

Хисап комиссиясе тиз арада сайлау нәтиҗәләрен дә игълан итте: Ркаил Зәйдуллага – 122, Рәмис Аймәткә 74 тавыш булган. Шул нәтиҗә нигезендә яңа рәис итеп Ркаил Зәйдулла игълан ителде.

Рәмис Аймәт моның белән килешергә теләмәде. Ул кворум 207 кеше булырга тиешлеген, ә бу сайлауда нибары 191 кеше генә катнашуын, бүлекчәләрдәге әгъзаларның да саны дөрес күрсәтелмәвен әйтте.

"Кворум бу корылтайда теркәлгән 230 язучының булуы белән үк үтәлде, тавыш бирүчеләр саны азрак булырга, кемдер сайламый китәргә мөмкин бит", - дип кычкырды залдан Искәндәр Сираҗи. Күпчелек килеште. Рәмис Аймәт тә шикләнеп калды.

Тавыш бирү
Тавыш бирү

Ркаил Зәйдулла сәхнәгә күтәрелеп урын алды. Яңа идарә билгеләнде. Язучылар соңга калып кына төшке ашка таралышты.

Төшке аштан соң җыелганда залның күпчелеге кайтып киткән иде инде. Көн тәртибендә каралган чыгышлар, резолюцияне тиешле дәрәҗәдә кабул итүгә вакыт җитмәде. Хәер, кабул ителәсе резолюция тексты язучыларга теркәлгәндә үк таратылган иде.

Ахыр чиктә, бу корылтай хисап бирү һәм рәис алыштыруга гына кайтып калды. Берлекнең проблемнары намзәтләрнең програмнарында гына күренеп алды. Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин гына бүлекчәләрнең хокуксыз, бинасыз булуын телгә алып, шул якны күздә тотып кына Ркаил Зәйдуллага тавыш бирүен җиткерде.

Марат Әхмәтов, Ркаил Зәйдулла, Зиннур Мансуров
Марат Әхмәтов, Ркаил Зәйдулла, Зиннур Мансуров

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG