Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа шурасы парламент ассамблеясе Путинның легитимлыгын танымады, Русия дәүләтен Навальныйны үтерүдә гаепләде


Резолюциядә әйтелгәнчә, Путин президент вазифасына 2024 елгы ирекле һәм гадел булмаган сайлаулар нәтиҗәсендә килгән.

Европа шурасы парламент ассамблеясе (ПАСЕ) Владимир Путинны Русия президенты вазифасына сайлауны легитим түгел дип танучы резолюция чыгарды.

Резолюциядә әйтелгәнчә, Путин президент вазифасына 2024 елгы ирекле һәм гадел булмаган сайлаулар нәтиҗәсендә килгән.

"2024 елның 17 мартында Владимир Путин "президент саулаулары"нда җиңде, алар башыннан ук ирекле һәм гадел түгел иде һәм Владимир Путинның бер генә чын көндәшенә дә анда катнашу рөхсәт ителмәде. Моннан тыш вакытлыча Русия баскынлыгындагы суверен украин җирләрендә һәм Молдавиянең Днестр Сул яры административ-территориаль берәмлекләрендә сайлау бүлгеләре ачылды. Бу БМОның низамнамәсен һәм суверенитет, сәяси бәйсезлек һәм бөтен дәүләтләрнең бөтенлеге принципларын тупас боза", диелә документта.

Шуңа күрә ПАСЕ Владимир Путиннның легитимлыгын танымый һәм Европа берлеге дәүләтләрен "аның белән элемтәләрне бетерергә" чакыра, бары тик һуманитар максатларда һәм тынычлыкка омтылу белән бәйле генә ачык булырга чакыра.

Резолюциядә әйтелгәнчә, Путин режимы вакытында Русия "тоталитар дәүләткә" әйләнгән. Шулай ук ПАСЕ "Путин режимы үз халкына сугыш игълан итте" һәм Русияне этник күптөрлелектән мәхрүм итү өчен аның асаба халыкларын махсус юк итү белән шөгыльләнә.

Европа шурасы парламент ассамблеясе оппозиционер Алексей Навальный үлемендә Русия дәүләтен гаепли. "Ассамблея Навальный әфәнденең гаиләсенең, көрәштәшләренең һәм тарафдарларының хәсрәтен уртаклаша", диелә резолюциядә.

Документ чикләүләр басымын арттырырга, Русиядә һәм Беларуста сәяси тоткыннарны азат иттерүгә ирешергә чакыра, аеруча Владимир Кара-Мурзага һәм җитди авырулары булган башка кешеләргә өстенлек бирергә кирәклеген искәртә. Шулай ук АКШны иң кыска вакыт эчендә Украинага хәрби ярдәм турында канун кабул итәргә өнди.

  • Күптән түгел Европа шурасы парламент ассамблеясе Русиянең туңдырылган мөлкәтен Украинага тапшырырга чакыручы резолюция кабул иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG