Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә мәктәп мөдире үтерелгәннән соң укытучылар эш ташлады


Истанбул
Истанбул

Мәгариф хезмәткәрләре бөтен ил буйлап эштән туктады һәм төбәкләрдәге милли мәгариф идарәләренә таба марш белән үтте. Алар үз хезмәттәшләрен үтерүгә каршы протест белдерә һәм мәгариф өлкәсендә көч куллануга каршы чаралар күрүне таләп итә.

10 майда Төркиядә мәгариф хезмәткәрләре һөнәр берлеге эш ташлады. Чара Истанбулның тарихи районнарының берсе – Әюпсолтандагы хосусый урта мәктәп мөдире 74 яшьлек Ибраһим Октуганны үтерү белән бәйле булды. Укытучылар белем бирү өлкәсендә иминлек тәэмин итүне һәм мәгариф министры Йосыф Текинның вазифасыннан китүен таләп итте.

Октуганның үлеме бөтен Төркияне тетрәндерде дип яза Hurriyet басмасы.

Әлеге мәктәптә укыган 17 яшьлек укучы Й.К. 2023 елның декабрендә дисциплинар тәртип бозулары аркасында мәктәптән куыла, 7 май көнне мәктәпкә килеп, мөдир бүлмәсенә үтә, Ибраһим Октуганга ата, үзе кача. Октуганны авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә илтәләр, тик табиблар аның гомерен саклап кала алмый.

8 май Ибраһим Октуган үтерелгән мәктәп матәм хәлендә булды, дәресләр үздырылмады. Eğitim Bir-Sen мәгариф хезмәткәрләре һөнәр берлегенең берсе бу уңайдан белдерү белән чыкты: "Укытучылар буларак, без хәтта гомеребезне алып китә алырлык көч куллануга каршы эндәшә алмыйбыз. Бу хәлне хокукый яктан җайлауны таләп итеп, 10-17 май арасында имза кампаниясен игълан итәбез". Тагын бер профсоюз, Eğitim-Sen исә үзенең укытучыларын 10 май көнне эш ташларга, бер атна буена дәресләргә матәм киемендә килергә чакырды.

Милли мәгариф министрлыгы Төркия Милли Мәҗлесенә укытучыларга карата көч куллану турындагы канун өлгесен җибәрде. Әлеге документта укытучыларга һәм барлык мәгариф хезмәткәрләренә янаулар, мыскыллау, каршылык, һөҗүмнәр һәм яралау кебек җинаятьләр өчен җәзаны икеләтә арттыру күздә тотыла.

Атучы яшүсмер тиз арада тоткарланып, балигъ булмаганнар бүлегенә китерелә. Ул 12 ел элек Төркиягә күченгән Керкүк (Гыйрак) шәһәреннән эшмәкәрләр гаиләсеннән, дип яза Төркия матбугаты. Яшүсмер сорау алу вакытында декабрьдә гарәпчә сөйләшкән өчен мөдирнең кисәтү ясавын, мәктәптән куылганнан соң акчаларын кайтармавын, мөдир янына гаделлек даулап килүен сөйләгән. Шулай ук ул бу вакыйгадан соң үзенең социаль медиа аккаунтында урнаштырган видеосында "Мин аның башына аттым", ди.

Ибраһим Октуган Төркия дәүләт мәктәпләрендә 43 ел мөгаллим һәм мөдир булып эшли, 65 яшендә Әюпсолтанның Халит Дәрвиш Ибраһим башлангыч мәктәбеннән пенсиягә китә. Ләкин ул һөнәрен һәм укучыларып ташларга теләми, төрле шәхси мәктәпләрдә мөдир булып эшли. 2015 елда Final Akademi Anadolu лицеена нигез сала. Мөгаллим гомере буе Әюпсолтанда яши.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG