Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан түгел, Русия". Миңнеханов ислам илләре белән эшләүдә республиканы аерым атамауны сорады


Рөстәм Миңнеханов KazanForum ислам икътисады җыенының пленар утырышында, 17 май, 2024 ел
Рөстәм Миңнеханов KazanForum ислам икътисады җыенының пленар утырышында, 17 май, 2024 ел

KazanForum ислам икътисады җыенында шулай ук Русиядә сепаратизмга каршы көрәшүләре турында сөйләделәр.

Ислам илләре белән хезмәттәшлек итүдә Татарстан түгел, Русия үз сәясәтен алып бара, дип саный Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов. Бу хакта ул 17 майда KazanForum ислам икътисады җыенының пленар утырышында белдерде.

Очрашуны алып баручы Миңнехановтан Татарстанның ислам дөньясы белән хезмәттәшлек итүе турында сорады. Аңа республика президенты Татарстан урынына Русия илен куллануны сорады.

— Татарстан түгел, Русия ислам дәүләтләре белән эшләүдә үзенең урынын көчәйтә. Татарстан — Русиянең бер субъекты. Дәүләт башлыгы Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә, стратегик төркем эше минем җитәкчелектә алып барыла, — диде ул.

Миңнеханов сүзләренчә, ислам илләре белән хезмәттәшлек итүдә барлык эшләр дә Путин хуплавы белән алып барылар.

— Монда ике вице-премьер, президент идарәсе. Бу чараны Татарстанныкы дип әйтү… Безнең православ кардәшләр дә монда. Бу яхшы мәйдан, — диде Миңнеханов. Ахырдан ул ислам илләренең Русияне хуплый дип өстәде.

Пленар утырышта Русияне читтән төрле дәүләтләргә таркатырга омтылышы турында да сүз булды. Русия президенты идарәсе җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов Путинның сепаратизмга каршы көрәшүен әйтте.

— (Русияне милләтләргә бүлергә теләүдә) бик күп көч түгелә, — диде ул. — Алар илнең күпмилләтле булуы зәгыйфь урын һәм шуның нигезендә илне таркатып була дип саный. Безнең дәүләтне дистәләгән дәүләткә бүлү планы корыла. Илдәге халыкларны янәсе тәкъдим итүче махсус структуралар төзелә. Чынлыкта, бу — маргиналлар. Алар илдә хуплау тапмый. Әмма һөҗүмнәр, фейклар көчле бара. Безнең бергә яшәүнең күп гасырлы тәҗрибәсе бар. Әлеге тарих авыр вакытта Русия халыклары уртак дошманга каршы берләшүен күрсәтә. Бу традиция генә түгел, сепаратизм, милләтара һәм динара низагъ чыкмасын өчен системлы эш тә алып барыла. Әлеге системны Владимир Путин корды һәм ул һаман федераль дәрәҗәдә дә, төбәк дәрәҗәсендә дә, муниципаль дәрәҗәдә дә эшли.

Магомедов сүзләренчә, Русиядә гомумгражданлык үзбилгеләнү дәрәҗәсе 94 процентка җиткән.

Мәскәү Кирмәне Татарстанны, аерым алганда Рөстәм Миңнехановны ислам илләре белән хезмәттәшлек итүдә куллана, дип саный белгечләр. Соңгы елларда республиканы ХӘМӘС, Талибан кебек шикле оешмалар белән хезмәттәшлек итүдә файдаландылар.

— Беренчедән, Миңнеханов төрки һәм ислам дөньясында мөселман һәм Татарстан вәкиле буларак кабул ителә. Ул берничә тапкыр Эрдоган белән очрашты. Ислам илләре белән дә яхшы мөнәсәбәттә. Шуңа күрә Мәскәү Миңнехановны үз файдасына куллана. Икенчедән, АКШ һәм Канададан аермалы, Европа илләре аңа карата санкцияләр кертмәде. Роман Абрамович Төркия белән Израил арасында йөреп дипломатик эшләр башкарган кебек, Миңнеханов та шул вазифаны үти. Бүген Путин да, Мишустин да йөри алмый. Башка түрәләр дә санкцияләр исемлегенә кертелгән, — дип саный сәясәт белгече Руслан Айсин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG