Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мемориал" Фаил Алсыновны сәяси тоткын дип таныды


Фаил Алсынов. Архив фотосы.
Фаил Алсынов. Архив фотосы.

Алсынов быелның 17 гыйнварында 4 елга хөкем ителде.

"Мемориал. Сәяси тоткыннарга ярдәм" проекты башкорт активисты Фаил Алсыновны сәяси тоткыннар исемлегенә кертте. Бу хакта хокук яклау оешмасы белдерү ясады.

— Аны эзерлекләү сәясәт максатта башкарыла. Алсыновка каршы җинаять эше Хәбировның һәм аның хакимиятенең прокуратурага мөрәҗәгать итүеннән соң ачылды. Активистның чыгышы экологик вазгыятьнең начараю турында иде һәм бу чыгыш кемгәдер карата нәфрәт уяту максатына корылмаган иде. Гаепләүче як бер генә экспертизага таянып эш итте. Бу белгеч исә "Башкорт" оешмасын ябуга каршы оештырылган процесста да, башка активистларга каршы ачылган җинаять эшләрендә дә катнашты. Аның фикере объектив була алмый, диелгән "Мемориал. Сәяси тоткыннарга ярдәм" хокук яклау үзәге белдерүендә.

Хәзерге вакытта Фаил Алсынов Магнитогорски шәһәренең икенче санлы тикшерү изоляторында утыра. Күптән түгел аның янында хатыны Галия булып кайтты. Социаль челтәрләрдә ул ире Фаил Алсынов белән күрешкәне турында хәбәр итте. Туган телдә сөйләшергә рөхсәт итмиләр, бары тик урысча гына дигән иде ул.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG