Accessibility links

Кайнар хәбәр

Активист Рәфикъ Кәримуллин Чаллыдагы тентүләр Татарстанга дрон һөҗүме белән бәйле дип белдерде


Рәфикъ Кәримуллин
Рәфикъ Кәримуллин

Активист сүзләренчә, бүген Чаллыда шушы эш нигезендә 10лап кешегә килгәннәр.

24 май иртәсендә өендә тентү узган һәм полициягә сорау алырга китерелгән татар активист Рәфикъ Кәримуллин сүзләренчә, тентү алдыннан аңа Татарстанга пилотсыз очкыч һөҗүменә бәйле җинаять эше ачу турында карар күрсәткәннәр. Аның сүзләрен "Азатлык" татар яшьләр берлегенең телеграм каналы китерә.

Аңа шулай ук чит илдә яшәүче татар милли хәрәкәте вәкиле Рәфис Кашаповның республикага дрон төшүне хуплавы видеосы барлыгын әйткәннәр. Имеш, Рәфикъ Кәримуллин да Кашапов белән аралашып торырга мөмкин дигәннәр. "Әлбәттә, бу уйдырма ди Кәримуллин".

Активист сүзләренчә, бүген Чаллыда шушы эш нигезендә 10лап кешегә килгәннәр. Полиция бүлегендә ул милли хәрәкәт вәкилләре Дамир Шәйхетдинов, Рифат Бәдретдинов, Зиннур Әһлиуллин, Кашаповның хатыны Нурзия Кашапованы күргән. Тагын берничә кешене танымаган.

"Полиция хезмәткәрләре әйттеләр: Рәфискә җиткерегез, "теләсә нәрсә сөйләп ятмасын, сезне куркыныч астына куеп. Ул сөйләгән саен сезне чакыртырга мөмкиннәр. Ятмасын анда кашымаган җирне кашып" дип сөйләгән Кәримуллин "Азатлык" татар яшьләр берлеге каналына.

Бүген Татарстанда татар активистларында Русия куәт оешмалары тентү үткәрүе билгеле булды. Рәфикъ Кәримуллин, Зиннур ӘҺлиуллинны полиция бүлегеннән җибәргәннәр. Калганнары турында хәбәрләр юк. Тентү вакытында компьютерлар, телефоннан, каты дисклар тартып алынган. Кәримуллин сүзләренчә, сорау алуларны Казаннан килгән тикшерүчеләр уздырган.

Татар активисты Рафис Кашаповка күптән түгел "Алабуга" икътисади зонасына булган һөҗүм турындагы бер интервьюсы өчен "терроризмны аклау" турында эш ачылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG