Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның Урта Кабан күле буенда хай-тек стилендә мәчет төзеләчәк


Архив фотосы
Архив фотосы

Гыйбадәтханә Авангард һәм Сормовский урамнары чатында урнашачак.

Казанның Урта Кабан күле буенда яңа мәчет төзергә җыеналар. Бу хакта шәһәр хакимиятенең карары ришвәткә каршы экспертиза узуы хәбәр ителә.

Гыйбадәтханә Авангард һәм Сормовский урамнары чатында урнашачак. Мәчет корылмасы ярты гектар мәйданны алып торачак. Гыйбадәтханәнең тирә-юнен яшелләрдерү каралган. Мәчеткә керүче юл төзергә, урам утлары урнаштырырга җыеналар.

"Бизнес Онлайн" басмасы мәчетнең беренче эскизларын тәкъдим итте. Ул хай-тек стилендә төзелер дип көтелә. Булачак мәчетнең имам-хатыйбы Фәрит Хәсәнов төзелеш өчен 250 млн сум акча кирәк булачак дигән.

Бүгенгә Түбән Кабан күле буенда Иске татар бистәсе мәчетләре, Югары Кабан күле янында Шамил мәчете урнашкан. Моңа кадәр Урта Кабан күле ярында мөселман гыйбадәтханәсе юк иде.

Хәзерге вакытта Казанның Җәмигъ мәчетен Бишбалта бистәсендә төзергә җыеналар. Ул Идел елгасы буенда урнашыр дип көтелә.

Мәчетнең үзәктән читләштерелүе милли җәмгатьчелектә зур бәхәсләр уятты. 2022 елның 20 маенда Казанның "Кырлай" паркында Татарстан президенты катнашында тантаналы төстә Җәмигъ мәчеткә нигез ташы салынды. Cоңрак мәчетнең эскизын ясау бәйгесендә ике җиңүче билгеләнде. Берсе — архитектор Айвар Саттаров, икенчесе — Ginzburg Architects бюросы. Соңрак мәчет Мәскәү архитекторлары Александр Цимайло белән Николай Ляшенко проекты нигезендә төзеләчәге әйтелде. Узган ел Казан мэриясе оештырган очрашуда дин әһелләре Җәмигъ мәчетне Бишбалта бистәсенә күчерергә ризалык бирде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG