Accessibility links

Татарстан журналисты Марина Юдкевич вафат


Марина Юдкевич
Марина Юдкевич

Журналистта ике ел элек яман шеш табылган иде, паспортын куәт оешмалары тартып алу сәбәпле, ул Израилгә дәваланырга бара алмый торды.

Бу хакта "Вечерняя Казань" газеты хәбәр итте. Ул 15 июньгә каршы төндә Израильнең Рихот шәһәре клиникасында вафат булган. Юдкевичка 61 яшь иде, ул каты авырды.

Журналист 2019 елга кадәр"Вечерняя Казань"да сәяси күзәтүләре белән танылды. Шулай ук Idel.Реалии сайты колумнисты иде.

2022 елның сентябрендә Юдкевичның өендә "террорчылыкны аклау" эше буенча шаһит буларак тентү узды. Ул вакытта журналистның чит ил паспортын алдылар. Паспорт аңа Израильгә дәваланырга бару өчен кирәк иде.

Шул елның августында анда яман шеш таптылар. Ахыр чиктә, Юдкевич Израильгә барып җитә алды, ахыргы көннәренә кадәр шунда булды.

Марина Юдкевич Татарстанда тоткарланган Азатлык журналисты Алсу Кормашевага теләктәшлек белдерде. "Алсу минем күзләрдә – татар мәдәнияте һәм мәгарифенә мәхәббәт кешесе, ул башка мәдәниятләргә дә ачык. Аны нык хөрмәт итәм. Күрәсең, хәзерге Татарстан хакимиятләренә мондый кеше – ят. Бар көчемнән: Алсу Кормашка – азатлык", дип язды ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG