Accessibility links

Акъярга ракет һөҗүмендә өч кеше һәлак булган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Үлгәннәрнең икесе - балалар.

23 июньдә аннексияләнгән Акъярга (Севастополь) һөҗүмдә өч кеше һәлак булган.

Аларның икесе - балалар.

100гә якын кеше төрле җәрәхәтләр алган. Бу хакта төбәкнең Русия куйган губеранторы Михаил Развожаев хәбәр итә. Русия саклану министрлыгы яраланганнарның саны 20 дип белдерә. Азатлык бу мәгълүматны бәйсез тикшерә алмый.

Һөҗүм вакытында зыян күрүчеләр Учь Къую (Учкуевка) һәм Любимовка районы пляжында булган. Ракет калдыгы төшеп бер шәхси йорт та янган.

Украина ягы бу һөҗүмне шәрехләмәде.

  • 2022 елдан башлап, аннексияләнгән Кырымда һәм Акъярда көн саен диярлек шартлау тавышлары яңгырый. Августта Русия хәрби базаларында бер-бер артлы булган шартлаулар ярымутрауда вазгыять киеренкеләшә баруын күрсәтте.
  • Русия хакимиятләре моны "украин дроннарына ату" һәм "һава һөҗүменә каршы системның эшләп китүе" белән аңлата.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG