Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов федераль үзәктә республика тәкъдимнәре исәпкә алынмый дип белдерде. Бу хакта ул бүген, 11 июльдә, Дәүләт шурасы утырышында әйтте.
— Танырга кирәк, безнең барлык тәкъдимнәр дә хулпау тапмый. Бу юнәлештә федераль хакимият белән эшләүче һәм федераль үзәктә безнең мәнфәгатне яклаучы Татарстаннан сайланган Дәүләт думасы депутатларына даими эшләү кирәк, — диде ул.
Шул ук вакытта Мәскәү басымы белән үзгәртелгән Татарстан Конституциясе "милли һәм мәдәни үзенчәлекләрне исәпкә алып" кабул ителде, диде Миңнеханов.
Аңа кадәр чыгыш ясаган Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов соңгы биш елда Татарстан тарафыннан Русия Думасына 21 канун өлгесе тәкъдим ителде, шуларның 4се генә хуплау тапты диде.
Соңгы чакырылышта Татарстан депутатлары кабул иткән карарларның 55 проценты республика кануннарын федераль кануннарга тәңгәлләштерүгә бәйле булган.
2023 ел башында Дәүләт шурасы Татарстан Конституциясенә 64 үзгәреш кертте. Депутатлар үз вакытында референдумда хупланган Конституцияне җәмәгатьчелек белән фикер алышмыйча һәм халыкның фикерен белешмичә дәүләтчелекнең соңгы кыйпылчыкларын юк итте. Төп кануннан "суверенитет" һәм "шартнамә" сүзе тулысынча юкка чыгарылды, Татарстан ватандашлыгы төшенчәсе бетерелде, Татарстан президенты атамасы "рәис"кә алыштырылды.
Алга таба Татарстан рәисенә сайлауда катнашкан намзәтләргә татар телен белү шарты бетерелде. Республика белән Русиянең башка төбәк вәкиле дә идарә итә алачак.
Белгечләр моны Русиянең унитарлашуы һәм чиратта милли республикаларны бетерү була ала дип саный.
Моңа кадәр Азатлык Татарстан белән Башкортстаннан сайланган Дума депутатлары һәм республикалар парламентлары эшенә күзәтү ясаган иде. Аларның күпчелек тәкъдимнәре җирле мәсьәләләргә бәйле булмаган, ләкин кеше хокукларын кысуга багышланган канун өлгеләре булып тора.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум