Республиканнар фиркасе Трампның үзен яхшы хис итүен һәм сайлау алды кампаниясен дәвам итәргә теләвен әйтте. Трампның киләсе митингы Милуокида узарга тиеш.
Ак Йорт хәбәр итүенчә, АКШ президенты Джо Байден Трамп белән телефоннан сөйләшкән. Элегерәк Байден Трампка һөҗүмне хөкем итте һәм элеккеге президент вә аның гаиләсе өчен догада булуын әйтте.
Трампка һөҗүмнән соң, Байден махсус хезмәтләр һәм иминлек мәсьәләләре киңәшчеләре белән очрашкан. Бу хакта Ак Йорт хәбәр итә.
Тикшерүне алып барган ФБР мәгълүматларынча, Трампны һөҗүм иткән 20 яшьлек Томас Мэттью Крукс Пенсильваниядән. Крукс митингта катнашучы бер кешене үтерә һәм икесен яралый. Ул үзе дә яшерен хезмәт хезмәткәрләре тарафыннан юк ителә.
CNN мәгълүматынча, Круксның митинг янындагы бина түбәсенә корал белән ничек эләгә алуын берничә федераль агентлык тикшерә.
Әлеге басма Круксның сайлаучылар базасында Республикан буларак теркәлүен ачыклый алган. Ләкин берничә ел элек ул Демократлар партиясе белән бәйле оешмага аз күләмдә иганә акчасы биргән булган.
20 яшьлек Крукс ноябрьдә узачак президент сайлауда беренче тапкыр катнашырга тиеш булган.
Рәсми мәгълүматларга күрә, Крукс беркайчан да җинаять җаваплылыгына тартылмаган һәм бернинди тәртип бозулары билгеле түгел. Круксның психологик проблемнары булу-булмавы хәбәр ителми.
- Якшәмбегә каршы төндә Пенсильваниядә АКШның элекке президенты Дональд Трампка һөҗүм ясалды. Ядрә аның колагын яралады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум