Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Украина сугышына китәргә кыстый торган телемарофон уза


12 сәгатьлек телемарафон "ТНВ-Татарстан" белән "ТНВ-Планета" каналларында оештырыла. Сугышка барырга ике телдә өндиләр.

Акцияне"Җиңү гаскәренә кушыл" дип атаганнар. Ул иртәнге 8дә башланган, ике телдә бара. Телемарафонны "ТНВ" журналистлары белән бергә баскын сугышында катнашкан Расим Баксиков та алып баручы итеп билгеләнгән.

Украинага сугышка барырга өндәү эшенә Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, хезмәт һәм социаль эшләр министры Эльмира Зарипова кебек Татарстан түрәләре, сугышка үз ихтияры белән китүче ирләр, табиблар җәлеп ителгән. Марафонда Балтачтан китертелгән ханымнар, әбиләр сугышка ризык әзерләү турында сөйләде. Шулай ук бу эшкә волонтер балалар җәлеп ителгән. Барлыгы 60 кеше. Алар арасында җырчылар Илсөя Бәдретдинова, Элвин Грей (Радик Юльякшин) һәм башкалар да сугышка барырга кыстый.

Марафонда катнашучылар Украинага барып 1,5 млн сум эшләргә мөмкин дип әледән әле әйтә һәм сугышка баручы кешеләр чын ирләр дип билгелиләр.

5 июльдән Татарстанда контракт төзүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне 500 мең сумга арттырдылар. Татарстан контракт төзегән өчен бирелгән акчаның күләме ягыннан беренче урында тора, монда контрактчылар 1,5 миллион сумга кадәр алырга мөмкин.

Украинадагы сугышта катнашучы ихтыярилар һәм контракт белән киткән хәрбиләр кайчан мобилизацияләнгән яки Русия саклану министрлыгы белән кайчанга кадәр килешү төзегән булуларына да карамастан, сугыш бетмичә өйләренә кайтмаячак. Бу хакта блогерлар һәм Украинадагы сугыш турында язучы медиалар хезмәткәрләре белән очрашуда Русия президенты Владимир Путин әйтте. Путин игълан иткән "өлешчә" мобилизациянең тәмамлануы турында фәрман булмаганга, контрактчыларны өйләренә җибәрмәү өчен юридик мөмкинлек бар.

  • Русиянең Украинада алып барган сугышына ике елдан артык вакыт узды. Үлүчеләр санын, аларның исемнәрен азмы-күпме ачыклап булса, хәбәрсез югалучылар турында мәгълүматны табу аеруча авыр.
  • Украинадагы сугышта Татарстаннан үлүчеләрне һәм хәбәрсез югалучыларны җыеп баручы махсус сайт бар. Аңа мәгълүматны волонтерлар кертә. 10 июльгә республикадан бу сайтта 431 кеше хәбәрсез югалган дип тора. Үлүчеләр саны — 2149.
  • Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан — кимендә 2091, Башкортстаннан — кимендә 2425, ике республикадан кимендә 4516 кеше һәлак булган. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми — чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.

    🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
    🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG