Татарстан хөкүмәте республиканың фәннәр академиясенә өстәмә 90,8 млн сум бүлеп биргән. Бу хакта хөкүмәт карарында әйтелә.
Өстәлгән сумманы исәпкә алганда, Татарстан фәннәр академиясенә бюджеттан барлыгы 446,3 млн сум бүленәчәк. Бу өч елга исәпләнгән чыгымнар.
Иң күп финанслар гамәли фәннәр юнәлешенә бирелгән. Моңарча 225,5 млн сум бүленгән булса, хәзер ул 276,3 млнга җиткән. Фундаменталь фәннәргә 24 млн сум өстәлгән һәм гомуми сумма 125,5 млнга тәшкил иткән.
"Мәдәни мирас объектларын саклау һәм куллануны тәэмин итү" өчен өстәмә 4,1 млн сум бүленгән. Өч елда бу максаттан бары 25,9 млн сум тотылачак. Мәгълүмати ресурслар өчен 8 млн бүленгән. Моңа кадәр дәүләт програмына кермәгән "Фәнни-методика белән тәэмин итү" юнәлешенә — 10,7 млн сум тотылачак.
Былтыр Татарстан Фәннәр академиясендә зур үзгәрешләр башланды. Иң элек киң җәмәгатьчелектән качып Академиянең президентын сайладылар. Бу вазифаны киләсе биш елда полиция полковнигы, техник фәннәр докторы һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның абыйсы Рифкать Миңнеханов башкарачак. Ул әкренләп вице-президентларны алыштырды, моңа кадәр каршылык күрсәткән Тарих институтын үзенә кушты, соңрак Академиягә караган институтларның бер өлешенә яңа мөдирләр куйды.
Быелның язында институт мөдирләренә бәйге игълан ителгән иде. Анда һәр җитәкчегә 23 362 сум күләмендә хезмәт хакы түләргә вәгъда иттеләр. Шулай ук Татарстан хөкүмәте карары нигезендә өстәмә түләүләр дә каралырга мөмкин, диелде.
Шул ук вакытта Татарстанда фән өчен чыгымнар 20 процентка үскән диелде.
Татарстан фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов 2024-2026 елларга исәпләнгән Татарстан фәнни-технология үсеше програмында өстәмә 723 млн сум бүленүен хәбәр иткән иде. Бу акчалар бер өлеше Академия аша фәнни мәктәпләргә ярдәм итү һәм проект үсеше өчен тотылачак. Киләсе елда ул төп игътибар уйлап табу проектларына биреләчәк диде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум