Татарстан фәннәр академиясенә караган фәнни оешмаларда җитәкчеләр алышынырга мөмкин. Академиянең рәсми сайтында әлеге вазифаларга бәйге игълан ителгән.
Аерым алганда, сүз Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татар энциклопедия институты, Гамәли семиотика институты, Альфред Халиков исемендәге Археология институты, Гамәли эзләнүләр институты һәм Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты турында бара. Шулай ук Исламны өйрәнү үзәге һәм Гаилә һәм демография үзәгендә дә җитәкчелеккә бәйге игълан ителгән.
Фәнни оешмаларның җитәкчесе булырга теләгән кеше 2 майдан 24 майга кадәр гариза тапшырырга тиеш. Бәйге 11 июньдә узачак.
Һәр институт һәм үзәктәге мөдиргә 23 362 сум күләмендә хезмәт хакы түләргә вәгъда итәләр. Шулай ук Татарстан хөкүмәте карары нигезендә өстәмә түләүләр дә каралырга мөмкин, диелә бәйге игъланында.
Былтыр Академиягә кушылган Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты мөдире вазифасына бәйге игълан ителмәгән.
- 2023 елның 11 июлендә киң җәмәгатьчелектән качып Татарстан Фәннәр академиясе президентын сайладылар. Полиция полковнигы, техник фәннәр докторы һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның абыйсы Рифкать Миңнеханов киләсе биш елда республиканың фәнни җәмәгатьчелеге белән идарә итәчәк.
- Шул ук елның июль азагында Дания Заһидуллина Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты вазифасыннан китте. Ул бу урында 2016 елдан эшләгән иде. Аның урынына Болгар ислам академиясе ректорлыгыннан киткән Айнур Тимерханов калды.
- 2023 елда Рифкать Миңнеханов җитәкчелегендә Академия моңа кадәр мөстәкыйль оешма булып эшләгән Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтын үзенә берләштерде. 2020 елда зур шау-шу купканнан соң Тарих инстититуты үзенең мөстәкыйльлеген саклап калган иде.
- Узган ел ахырында Татарстанда фән өчен чыгымнар 20 процентка үсте дип хәбәр итте рәсмиләр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум