Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Монда нинди ислам рухы була ала?" Болгар ислам академиясе ректоры итеп хөкемдар билгеләнде


Болгар ислам академиясе
Болгар ислам академиясе

Ислам гыйлеменә бәйле булмаган кешене Болгар ислам академиясе җитәкчесе итеп билгеләү мөселман җәмәгатьчелегендә сораулар уятты. Дамир Мөхетдинов моны "акылга сыймый торган хәлләр" дип атады. Режиссер Ренат Хәбибуллин дәүләт контролендә эшләүче БИАдан мөселманнарга файда булмаячак дигән фикердә.

Узган атна Болгар ислам академиясе (БИА) ректоры вазифасына элекке хөкемдар Фәрхәт Хөснетдинов билгеләнде. Казанда узган академиянең гамәлгә куючылар шурасы утырышында әлеге бердән-бер намзәтне Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин хуплады. Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин очрашуга килмәде. Утырыш Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашында узды.

Болгар ислам академиясе 2017 елда ачылды. Академия чит ил йогынтысыннан арыну өчен һәм мөселман дәүләтләрендә дини белем алуга алмаш буларак оештырылды. Аны "дөрес ислам" динен тарату белән шөгыльләнәчәк дип белдерделәр. БИА багучылар шурасы рәисе - Русия президенты идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Кириенко.

БИАда биш ел ярым вакыт эчендә өч ректор алышынды. Академия оешу белән аның президенты итеп Камил Исхаков һәм ректор итеп Рәфыйк Мөхәммәтшин билгеләнде. 2019 елда Башкортстаннан Башкорт дәүләт педагогика университетында эшләгән Данияр Абдрахманов килде. Ул "экстремизмга каршы көрәш" тармагында дан казанган, куәт структуралары вәкилләре белән бергә төрле конференцияләрдә катнашкан шәхес иде. Ике елдан соң ул үз вазифасын калдырып кире Уфага китте. 2021 елдан БИА белән тел галиме Айнур Тимерханов идарә итте. Шушы вакыт эчендә ул ректор булып расланмады, ә бары ректор вазифаларын башкаручы булып торды. Тимерханов исә Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты эшенә күчә.

Яңа ректор итеп сайланган Фәрхәт Хөснетдинов ислам дине мәгарифенә ят кеше. Ул ислам фән әһелләре даирәсенә дә билгеле шәхес түгел.

Фәрхәт Хөснетдинов 1964 елда Кукмара районы Зур Кукмара авылында туа. 1992 елда Казан дәүләт университетында юрист белгечлеген ала. 2005 елда Татарстан премьер-министры вазифаларын башкарган Рөстәм Миңнехановның ярдәмчесе булып эшли. 2010 елда Татарстан президенты идарәсендә президент эшләре идарәсен җитәкли. 2014 елда Татарстан Конституция мәхкәмәсе рәисе итеп билгеләнә. Әлеге вазифада ул узган ел ахырына кадәр - мәхкәмә бетерелгәнче хезмәт итте. Моннан тыш, Хөснетдинов Русия президенты идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Кириенко җитәкләгән Русия хәрби сәнәгать берлегенең Татарстан бүлеге рәисе булып тора.

Болгар ислам академиясе мөселман җәмәгатьчелегендә зур сораулар уятып килде. Соңгы биш елда академия 64 магистр һәм 15 фән докторы әзерләде. Шул ук вакытта академия җитәкчелеге татар дини мирасын өйрәнү өстенлекле бурыч түгел дип тәкрарлады. Алар зур игътибарны Кавказ дини мирасына бирә башлады.

Ни өчен Болгар академиясе җитәкчелегенә ислам гыйлеменнән ерак торган ректорны билгеләделәр? Бу ислам белгечләрен әзерләүне дәүләт контролендә тотар өчен эшләнәме? Гомумән, БИА эшчәнлеген ничек бәяләргә мөмкин? Азатлык белгечләр белән сөйләште.

Русия Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдиннең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов Хөснетдиновның ректор итеп билгеләнүе сораулар уята ди. Ул академиядә дини белеме булган кеше торырга тиеш дигән карашта.

"Акылга сыймый торган хәлләр турында әйтә алмыйм. Бу кешене ислам, шәрык белгече буларак ишетеп белмим. Ул әлеге теманы ничек алып барыр, мәсьәләләрне ничек чишәр – аңлый алмыйм. Бүгенге авыр вакытта дәүләт кешесе буларак Болгар академиясенә файдага булыр, бәлки. Шулай да, бүген бу хакта фикер йөртү авыр, чөнки академиядә ректорлар гел алышынып тора. Һәр ректор үз кешеләре һәм карашлары белән килә. Шуңа күрә кыска вакыт эчендә моңа кадәр эшләгән такымнарны алыштыру, фикерләрне үзгәртү мәсьәләләрен китереп чыгара. Алдан ук академия нәтиҗәле эшләсен дигән максат куелса, ректор итеп төпле белгеч билгеләп куелган булса, бүген башка нәтиҗәләр күрер идек.

Аңа (Фәрхәт Хөснетдиновка) киләчәктә гарәпләр, төркиләр, иранлылар белән аралашырга туры киләчәк. Бу телләрдә гакыйдә, фикһ, Коръән, тәфсир турында сүз алып барылса, әлеге мәсьәләләргә җавап кайтарырга кирәк. Безнең Бигиев, Фәезханов, Мәрҗани кебек татар галимнәренең әсәрләрен, аларның фикерләрен белергә кирәк. Бу системны ул ничек алып барыр һәм ни рәвешле үстерер – кешедә әзерлек булырга тиеш. Без бер шәкертне әзерләр өчен 10 ел буе көч куябыз, иҗтиһад кылабыз: бакалавриат, магистратура, аспирантураны узалар. Яңа ректор – хокук белгече. Әгәр тәҗрибәле шәхес булмаса, Татарстан Конституция мәхкәмәсе рәисе булмас иде, ләкин ислам дине нечкә тармак, монда тирән белемле булу мөһим", ди ул.

Мөхетдинов сүзләренә караганда, БИА ректоры булырга Тәлгать Таҗетдиннең теләге булган.

"Тәлгать хәзрәтнең төп фикере – академиядә ислам рухы булырга тиеш. Бу рух чын мәгънәсендә булмаса, кешене илаһияткә әзерләү кыен. Ул академия ректорына сайлауда юкка катнашмады. Бәлки, аның бераз ачуы килгәндер, бәлки, ризалыгын белдермәгәндер. Без аңардан академия иманлы, диндар кешеләрне үстерергә тиеш дип ачыктан-ачык ишеттек. Бу нәрсәдән башлана? Ул ректордан, аның абруеннан, ислам фәнендә тоткан урыныннан башлана.

Ректорлыкта гел дөньяви кешеләр булды. Мөхәммәтшин, Абдрахманов, Тимерханов булсын. Алар мәдрәсәдә белем алмаган, җеназасын укымаган, мәетләр җирләмәгән, балага исем кушмаган, өшкерүләрне белмәгән кешеләр. Шуңа нинди ислам рухы була ала? Беренче баскычтан ахыргысына кадәр узсаң гына, рухның нәрсә икәнен аңлыйсың", диде ул.

Мөхетдинов Болгар ислам академиясенең шәһәрдән еракта, Болгар авылы янында урнашуы да хата булды дип саный.

"Равил хәзрәт (Гайнетдин) әйтмешли, академияне профессорлар, укытучылар, остазлар булган, китапханәләр, музейлар урнашкан зур шәһәрдә ачарга кирәк иде. Укыган кешегә мөмкинлек булырга тиеш. Моны тарих та күрсәтә. Кемнәр академия булдыра алды? Аббасидлар дәүләтенең башкаласы Багдадта Бәйт әл-Хикмә (Хикмәт йорты) академиясе оешты, Парижда да беренче билгеле булган академияне булдырдылар. БИАны Болгарда төзү шәһәрдән авылга сөрү кебек күренә. Бу ХХI гасырда башка сыймый торган күренеш", ди ул.

Шул ук вакытта Мөхетдинов БИА эшенә бәя бирергә иртәрәк дип саный. Татарстан җитәкчелеге бина төзеп, студентларга яшәргә, ашарга яхшы шартлар тудыруын әйтә.

Русиянең Азия өлеше Диния нәзарәте рәисе Нәфигулла Аширов Болгар академиясендәге үзгәрешләр белән кызыксынмавын әйтте.

"Минем ишеткәнем юк, шуңа берни дә әйтә алмыйм. Академиягә бернинди катнашым булмаганга, аны күзәткәнем дә, кызыксынганым да юк", диде ул Азатлыкка.

Мөселман режиссеры, блогер Ренат Хәбибуллин исә Болгар ислам академиясе тулысынча дәүләт контролендә эшли дип саный. Шуңа да моннан мөһим дини хезмәтләр язылуы икеле дигән фикердә ул.

"Татар илаһият фикере тарихына күз салыйк. Без татарда шәхесләр һәм хезмәтләр Русия империясенең мөселманнарны ничек күрергә теләве нигезендә түгел, киресенчә, аның сәясәтенә туры килмәгән рәвештә барлыкка килгәнен күрәбез. Мәрҗанинең хезмәтләре дәүләт заказы хисабына язылмаган. Ул Идел буе мөселманнарын борчыган мәсьәләләрне үзенең карашы һәм интеллектуаль көчен куеп язган.

1990нчы еллар башында "ислам ренессансы" дип аталган мөселманнар үсеше дә исламны чын күңелдән таратучылар хисабына барлыкка килде. Ул дәүләт сәясәте кысаларында яшәмәде, ә кайвакыт дәүләт системы белән ачыктан-ачык каршылыкка да керде.

Дәүләт институциональ исламны тулысынча тоткарлап торган вакытта БИА алдында куелган "җирле илаһият мәктәбен торгызу" максатын тормышка ашыру мөмкин түгел. Әйе, аларның сайтында берничә дистә фәнни хезмәт табарга була. Аларның бер өлеше ислам форумнарында яңгыраган чыгышларны сөйләп бирү белән чикләнә. Болар арасында Русия мөселманнары өммәтенә файда бирүче чын-чынлап яңа һәм мөһим хезмәтләр бармы? Тулысынча дәүләт контроле урнашкан вакытта күктә яңа әйбер күреп буламы?

Шуңа да без ислам академиясе белән башка өлкәдән килгән кешене билгеләүләрен күрәбез. Татарстан Конституция мәхкәмәсе бетерелгәнгә күрә Фәрхәт Хөснетдинов эшсез калды. Аның шәхесенә кагылмыйча, аның юриспруденция өлкәсендә белгеч булуын шик астына алмыйча, сорау куясы килә: ислам мәгариф оешмасына җитәкчене нинди принцип белән билгелиләр?

Бу риторик сорау һәм аның җавабы Татарстанда яшәүче һәркемгә дә билгеле. Шуңа да бу зур үзгәрешләргә китермәячәк. Яңа хезмәтләрнең тууын без ирекле җирдә күрәчәкбез. Шулай да Болгар академиясе мөнбәреннән бу турыда беренчеләрдән булып игълан итәчәкләренә шикләнеп карыйм", диде ул Азатлыкка.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG