Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгар академиясенә экстремизм белгече килде. Мәскәү уены


Яңа җитәкчене тәкъдим итү. Сулдан: Җәлил Фазлыев, Данияр Абдрахманов, Камил Исхаков, Рәфыйк Мөхәммәтшин, Болгар, 6 март 2019
Яңа җитәкчене тәкъдим итү. Сулдан: Җәлил Фазлыев, Данияр Абдрахманов, Камил Исхаков, Рәфыйк Мөхәммәтшин, Болгар, 6 март 2019

Болгардагы ислам академиясенә Уфадан экстремизм белгечен китертеп куюны Азатлык экспертлары Мәскәүнең Казанны санга сукмавы дип бәяли.

Узган атна Болгар ислам академиясе (БИА) ректоры алмашуы Татарстанда күпләр өчен көтелмәгән хәл булды. Ректор вазифасына Башкортстаннан 38 яшьлек Данияр Абдрахманов дигән кешене китереп кую, җитмәсә аның "экстремизмга каршы көрәш" өлкәсендә дан казанган, төрле чараларда куәт структуралары вәкилләре белән бергә катнашкан кеше булуы мөселманнарны аптырашта калдырды.

Миңнеханов Таҗетдингә: "Син бу егетне беләсеңме?"

Бу кешенең өстән куелуын хәтта Татарстан җитәкчелеге дә белмәгән булып чыкты. Бер көн элек Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 70 яшен тутырган ​баш мөфти ​Тәлгать Таҗетдинне "Дуслык" ордены белән бүләкләгәндә "Без бит сездән, Башкорстаннан бу егетне алдык, син аны беләсеңме?" дип сорады.

Абдрахманов 1980 елның 25 ноябрендә Уфада туган, фәлсәфә фәннәре кандидаты. Фән дөньясында аны күбрәк социолог буларак беләләр, гәрчә Башкортстан фәннәр академиясе сайтында аның турында "социаль фәлсәфә, девиант тотыш социалогиясе" белгече диелгән. Ислам белгечләрендә исә аның турында мәгълүмат бик аз.

Азатлык Данияр Абдрахманов турында Татарстан һәм Башкорстанда дин турында язучы журналистлар, дин әһелләреннән сорашты.

Искәндәр Сираҗи, "Сираҗи сүзе" газеты баш мөхәррире:

Искәндәр Сираҗи
Искәндәр Сираҗи

​— Бүген ислам уку йортлары белән идарә итү өчен исламны белү кирәкми. Иң мөһиме – исламга үсәргә ирек бирмәү кирәк. Бу дөрес юл түгел, бу бик начар юл һәм ул киләчәктә начар җимешләр бирергә мөмкин. Минем уйлавымча, монда ниндидер үсеш күрделәр һәм шул үсештән куркалар. Ул бит бөтен Русиягә зур академия булыр дип эшләнде, хәзер аны әкрен генә бетерү бара. Бу яхшырту түгел, начарайту өчен эшләнгән эш дип уйлыйм. Чөнки әгәр Болгарда дөнья күләмендә танылган академия булса, бу Татарстанның да ислам дөньясында дәрәҗәсен үстерер иде.

Монда эш үзебезнекеләрдән тормый дип уйлыйм, бу Мәскәү Кремленнән килгән әйбер дип уйлыйм. Чөнки беркем белмәгән кешене монда китертеп утырту – аңлаешсыз әйбер, бу – Мәскәү күзәтеп торган академия иде. Монда Мәскәү ниндидер үзенең уеннарын уйный, безнекеләр андый начарайтуга барыр иде дип уйламыйм. Бу ниндидер сәяси уен һәм аны бик аңлаешсыз һәм кирәксез дип табам.

Данияр Абдрахманов турында ишеткәнем юк иде, бу кеше куелгач бик аптырадым: үзебездә беткәнме эшли алырдай кешеләр. Бездә бит үз кадрларыбыз җитәрлек, каяндыр Башкортстаннан китереп кую – аңлаешсыз әйбер. Мин моны Мәскәүнең бармак янавы дип кабул иттем.

Исламны ниндидер йолалар, гореф-гадәтләр формасына кертеп калдыру өчен тырышалар

Нәтиҗәсе мондый булачак: бүгенге көндә исламны ниндидер йолалар, гореф-гадәтләр формасына кертеп калдыру өчен тырышалар. Өчесен, җидесен, кырыгын, ашларын үткәрдең, исем куштың, никах укыдың. Бу эш башланды да. Нигезләмә дигән китап та чыгардылар бит инде. Теләсә нинди кешегә шушы китапны тоттырасың да, ул имам булып торачак. "Шура" журналында ай саен җомга намазында укырдай вәгазьләр җибәрәләр. Монда бар нәрсә дә булдырылган, болай булгач зур галимнәрнең кирәге юк. Әйе, укыту формасы булырга тиеш, уку йортлары. Менә бит бар, үстерәбез, дип күрсәтергә, акланырга мөмкинлек булырга тиеш. Шул ук вакытта ул бернинди дә галимнәр әзерләп чыгарырга тиеш түгел, исем өчен генә бер мескен уку йорты булдырдылар. Ниндидер күз буяу оешмасына әйләндереп калдыралар шикелле тоела. Бу – сәясәт, моның дингә бер катышы да юк.

Фәүзия Бәйрәмова, язучы, җәмәгать эшлеклесе:

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

— Мин бу хәбәрне авыр кабул иттем, дөресен әйтергә кирәк, чөнки мин моны Болгар ислам академиясенә җитәкче кую итеп кенә карамадым, ә Татарстанга бер хәбәр, шомлы хәбәр сигналы итеп кабул иттем. Чөнки, билгеле булганча, Татарстан җитәкчеләре белән киңәшеп тормыйча, дин әһелләре белән киңәшеп тормыйча, халык белән киңәшеп тормыйча бөтенләй читтән, бөтенләй белмәгән кешене китереп куйдылар. Бөтенләй белмәсәк тә аның кем икәнлеген, әмма нинди темалар өстендә эшләгәненнән карап, кем белән аралашканын карап, аның "органнар" кешесе икәнлеге булуы билгеле. Ягъни бу "органнар" тарафыннан тулы ышанычлы кеше һәм Татарстанга китереп куелды.

Татарстанда кадрлар мәсьәләсен Мәскәү хәл итә башлады

Бер яктан Татарстан белән бөтенләй киңәшмичә кадрлар мәсьәләсен хәл итә башладылар, икенче яктан, ислам белән бөтенләй бәйле кеше түгел. Ислам динендәме икәнлеген белмим, һәрхәлдә ислам динендә булса, ул әзрәк күренер иде, фикерләрне әйтер иде, катнашыр иде ислам чараларында, әмма аны анда күрүче булмады, ягъни бу кешенең Татарстанга да катнашы юк, исламга да катнашы юк, татар милләтенә дә катнашы юк. Безнең җирдә булгач, мин инде татар милләтен дә китереп куям, чөнки безнең милләт акчасына салынган бина бу, Татарстан күтәреп чыккан идея, шуңа күрә мин инде Татарстанда кадрлар мәсьәләсен Мәскәү хәл итә башлады дип уйлыйм. Әле бу башы гына, президент урынына да бер көнне икенче кешене китереп куйсалар, бер дә гаҗәп түгел.

Аннары мине бик борчый бу кешенең (Данияр Абдрахмановның – ред.) темалары – ислам һәм террорчылык һәр ике сүзнең берсендә. Мин уйлыйм, бу кеше килгәч, минем шикләнүем бар, гомумән, безнең ислам академиясе исламга, мөселманнарга каршы көрәшә торган үзәккә әйләнергә мөмкин. Анда болай да инде ислам дине ныклап өйрәнеп, хак дин дигән әйбердән ерак тора иде, әмма дә ләкин исламга каршы, мөселманнарга каршы аны әле файдалана алмыйлар иде, чөнки нәрсә генә әйтсәң дә Рәфыйк Мөхәммәтшин үзебезнең кеше, татар кешесе, безнең арадан үсеп чыккан һәм ул чалгы белән кырмады мөселманнарны. Төрлесе бар мөселманнарның, ул аларны белә галим кеше буларак, ул аларны кулына чалгы алып кырырга тотынмады. Ә менә бу яңа килгән кешегә бернинди дә ышаныч юк, чөнки аның темасы – ислам һәм террорчылык. Кулына чалгы алып мөселманнарга каршы борылмас дигән бернинди дә ышаныч юк.

Миңнехановны ботыннан өстерәп төшерергә дә мөмкиннәр

Алтын таулар салгандай Татарстан акчасына, халык акчасына, безнең тарихи урыннарыбызга китереп салдылар шушы бинаны, шаулаштылар, булдырабыз диделәр, эшләделәр, эшләп бетергәч кенә менә әллә кайдан, әллә нинди килмешәкләрне китереп утырттылар. Аның әле Татарстаны белән дә шулай булырга мөмкин: тау башына менеп җиткәч кенә Миңнехановны ботыннан өстерәп төшерергә мөмкиннәр дә һәм берәрсен шулай китереп куярга мөмкиннәр.

Шуңа күрә бик шомлы хәбәр минем өчен. Мин бу ислам академиясеннән ерак торсам да, мин аның киләчәген күрмим хәзер, исламга каршы борылыр дип уйлыйм. Безнең дин әһелләре дә дәшми, мөфти дә дәшми, беренче мөфти, икенче мөфти, өченче мөфти, "Зәңгәр шәл"дәге дүрт абыстай кебек дәшмиләр, алар да риза микәнни? Таҗетдиннән башлап, Гайнетдингә кадәр, Сәмигулласына, тегесенә, монысына кадәр – берсе берни дәшми. Президент та дәшми, Таҗетдиннән сорап утыра, син бу кешене беләсеңме, безгә китереп куйдылар дип... Шаккатырлык хәлләр, аның дәвамы булыр дип уйлыйм һәм безнең файдага булмас.

Руслан Айсин, политолог:

Руслан Айсин
Руслан Айсин

— Минемчә, бу Мәскәү тарафыннан Болгар ислам академиясен яңа дәрәҗәдә контрольгә күчерү, чөнки бу яңа куелган кеше экстремизм белгече. Бу нәрсәне аңлата, бу кеше БИАның мәгариф һәм фән юнәлешен үстерү өчен куелмаган, ә укучыларда экстремистик әйберләр, идеяләр чыкмауны күзәтү өчен аны Уфадан монда куйганнар. Данияр Абдрахманов экстремизмга каршы көрәш яссылыгында мәгълүм кеше, ул ачыктан ачык хокук саклау органнары белән тыгыз элемтәдә эшли торган кеше. Шуңа күрә монда нәрсә өчен куелганы билгеле.

Бу кешене кую – академиянең дәрәҗәсен төшерәчәк һәм ул Татарстанга булган мөнәсәбәтне күрсәтә

Тик шунысы аңлашылмый: ни өчен Путин тарафыннан булдырырга рөхсәт бирелгән Болгар ислам академиясен җитәкләргә Татарстанда лаеклы кеше табылмаган? Беренчедән, бу кешене монда беркем дә белми, икенчедән, аның фән дөньясындагы казанышлары да бик сәер. Бу кеше, минемчә, Болгар ислам академиясе дәрәҗәсен төшерергә мөмкин, чөнки ул академиянең йөзе, символы булып торачак һәм шәкертләр белән мөгаллимнәр уку йортын сайлаганда бу фактны да истә тотачак. Нәтиҗәсе тискәре булырга мөмкин, чөнки Татарстанда бу академияне җитәкләрлек кешеләр күп, атаклы галимнәр дә бар, администраторлар да бихисап, шуңа күрә бу кешене кую – академиянең дәрәҗәсен төшерәчәк һәм ул Татарстанга булган мөнәсәбәтне күрсәтә. Каяндыр читтән, беркем дә белмәгән кешене кую – ул сәяси адым һәм безгә сәяси күрсәтмә.

Мөхәммәт Галләм, Уфаның "Ихлас" мәчете имам-хатыйбы:

Мөхәммәт Галләм
Мөхәммәт Галләм

— Мин Болгардагы ислам академиясенең ректоры итеп Башкортстан галиме, фәлсәфә фәннәре кандидаты, политолог Данияр Абдрахмановның билгеләнүенә уңай карыйм. Без аның белән ул Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының дин хәвефсезлеге һәм ислам мәгарифе фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе булып билгеләнгәннән соң бик тыгыз аралаштык һәм эшләдек. Бик күп фәнни-гамәли конференцияләрдә бергә катнаштык. Ул педагогия университетында тәҗрибә туплады. Республикадагы ислам оешмалары арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшы белеп, һәрберсе белән уртак тел табып эшләде. Ул заманча карашлы, яшь, көчле белгеч. Мин Данияр Абдрахманов Ислам академиясе үсешенә уңай үзгәрешләр кертер, алга китешенә булышлык итәр дип уйлыйм. Лаеклы намзәт.

Альфред Дәүләтшин, "Ихлас" мәчетенең яшьләр бүлеге башлыгы:

Альфред Дәүләтшин
Альфред Дәүләтшин

— Мин Данияр Абдрахмановны күп еллар беләм. Ул республикада узган ислам дөньясына кагылышлы һәр чараны оештыруда катнашты һәм аларны җиренә җиткерергә булышлык итте. Ислам мохитен, дини тәрәккыяттәге халәтләрне яхшы белә. Республика мәчетләренең 90%ка якын имамнарының тәҗрибәләрен күтәрүгә булышлык итте. Ислам дине буенча күп кенә әсбаплар чыгару белән шөгыльләнде.

Дөрес, аны ислам белгече булса да, дин әһеле түгел дип тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Ләкин, минемчә, бу мөһим түгел. Чөнки уку йорты белем бирә, анда иң башта белгеч булу кирәк. Ул Русиядәге ислам дөньясындагы вазгыятьләрне, агымнарны яхшы белә. Дини оешмалар белән дә, хакимият белән дә уртак тел таба торган белгеч. Болгар ислам академиясе – федераль уку йорты. Андый кешенең билгеләнүе начар булмас дип уйлыйм. Мин академиянең элекке ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинның да эшчәнлеген югары бәялим. Ул уку йортын оештыруда зур эшләр башкарды. Хәзер дә ярдәменнән ташламас, яңа җитәкчелекнең иң якын киңәшчесе булыр дип өметләнәм.

Флүр Арсланов, Ростов өлкәсе мөфти, чыгышы белән Башкортстаннан:

Флүр Арсланов
Флүр Арсланов

— Мин Уфада еш булам, Башкортстандагы, Русиядәге ислам тормышы турында мәгълүматлымын. Болгар ислам академиясенә яңа ректор билгеләнүенә хәбәрдармын. Аны күреп тә беләм. Данияр Абдрахманов хакында төрле фикерләр булырга мөмкин. Аның мөкиббән рәвештә дин тотмаучы булуын да тәнкыйтьләүчеләр бар. Ләкин ул яшь, белемле, оста оештыручы дип беләм. Ислам академиясен ул ялгыз тартмаячак. Яңа ректор матди, техник һәм идеологик якларны оста оештыра алса, уку йортындагы белгечләр аның белән уртак тел табып, ярдәм итеп эшли алсалар, бар да яхшы булыр дип өметләник. Бүген вазгыять бик авыр. Без бар көчләр белән эшләргә тырышырга тиеш.

XS
SM
MD
LG