Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия ислам институтына 20 ел: "Русиянеке, Казанныкы түгел"


Миңнеханов ислам мәгарифе музее белән таныша

Казанда 20 ел дәвамында Русия ислам институты эшләп килә. Шул ук вакытта Татарстан авылларында имамнар җитми.

Русия ислам институты егерме еллыгын билгели. Чаралар ике көн барды. Чәршәмбе Болгар ислам академиясе бинасында мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең VI халыкара форумы узды. Атнакич иртән Русия ислам институты бинасында тантаналы чара узды. Төштән соң Казанның "Мәрҗани" мәчетендә ислам мәгарифе шурасы утырышы үтте.

Тантаналы чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Шул сәбәпле институт урнашкан урамны полиция утырышка бер сәгать кала ябып куйды. Институт ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин республика башлыгын каршы алып йөрде, журналистлар белән аралашмады.

Миңнеханов килгәч башта дәрес бүлмәләрен, китапханәне, татарларның ислам мәгарифе музеен карап чыкты.

Русия ислам институтына 20 ел
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:59 0:00

1998 елны Русия ислам университеты ачылганда бу уку йорты алдына татар-мөселман мәгарифе өлкәсен торгызу, татарның дин галимнәре мирасын кайтару бурычы куелган иде. Ләкин ислам институтында да, аннан ачылган Болгар ислам академиясендә дә татарлык белән бик мактана алмыйлар. Гыйлем эстәү беренчесендә урысча, икенчесендә гарәпчә бара.

Бу уку йортлары эчендә ана телебездә бер кәлимә булса да ишетү - гадәттән тыш хәл. Хәтта институтның рәсми бәйрәм утырышында татарча чыгыш ясаучылар булмады. Татарстан президенты гына нотык башында сәламләү һәм ахырында уңышлар теләү сүзен татарча әйтте.

Миңнеханов чыгыш ясый
Миңнеханов чыгыш ясый

Миңнеханов: "югары уку йортына дин әһелләренең белем дәрәҗәсен арттыру, татар дини тәгълимәт мәктәбен, татар телен саклап калуда аерым роль йөкләнә", дип урысча җиткерде. Мөһим бурычлар арасында ул шулай ук "татар теле һәм милли мәдәният кафедрасының фәнни потенциалын үстерү кирәк", дип өстәде.

Феофан
Феофан

​Татарстан митрополиты Феофан чыгыш башында ук Русия ислам институты татарныкы түгел, ә Русия күләмендәге уку йортына әверелде дип нотык тотты. "Мин исеменә игътибар итәсем килә - Русия ислам институты. Русиянеке, Казанныкы гына түгел, бөтен ил күләмендәге институт, минемчә монда тирән мәгънә ята", диде ул.

Бу тирән мәгънә нәтиҗәсендә татар теле акрын гына башта мөселман уку йортларыннан, соңрак мәктәпләрдән куылды.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин аны мәчетләрдә саклап калу өчен тырыша тырышуын. Әмма хәзер авыл мәчетләрендә дә имамнарга кытлык сизелә. 20 ел дәвамында белем алган Русия ислам институты шәкертләре кая китә икән?

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Тантана уңаеннан Азатлык берничә кешенең фикерен белеште.

Институтның элекке ректоры Илдус Заһидуллин: "20 ел эчендә дини укыту өлкәсендә төрле програмнар эшләнеп кенә калмады, сынау үтеп стандартка әйләнде һәм хәзер шулар нигезендә барлык Русия дини йортларында укыту дәвам итә. Бу - бер уңыш дип уйлым", диде.

Русия ислам университетының беренче ректоры Госман Исхакый юбилей чарасында күренмәде. Моның сәбәбен ул Азатлыкка болай аңлатты.

"Юбилейны берничә тапкыр күчерделәр. Декабрьга билгеләгәнче мин Канадага балаларым янына барырга билетлар алган идем инде, бу күптән планлаштырылган сәфәр. Рәфыйк Мөхәммәтшинга рәхмәт, чакырды, әмма килеп булмады", диде ул.

Госман хәзрәт әйтүенчә, иң зур казаныш - Казандагы ислам университеты Русиядәге иң беренче ислам югары уку йорты булды. Шундый ук исемдә эшләп килүче Уфа һәм Грозныйдагы уку йортлары соңрак ачылды.

Башкортстан башкаласыннан килгән Мәрьям Солтанова исемендәге ислам көллияте мөдире урынбасары Илһам Шәрипов шәкертләрнең Казанга ашкынып килүен әйтте. "Безнең шәкертләр Казанга рәхәтләнеп килә, монда төплерәк белем бирелә", диде ул.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG