Казаннан Адлерга юл тоткан поезд белән бәрелешкән йөк машинасының йөртүчесе, 43 яшьлек Асламбек Усматов үлгән. Бу хакта аның хатынына сылтама белән SHOT Telegram-каналы яза. Соңрак мәгълүматны хакимиятләр дә раслады, дип яза ТАСС.
Ир бер атна буе бик авыр хәлдә булган һәм аңына килмәгән. Поезд белән бәрелешкәннән соң ирне "КАМАЗ"дан чыгарып, очкыч белән Волгоградка хастаханәгә алып киттеләр.
Хастаханәдә аның кабыргалары, баш сөяге сынуы, көчле итеп баш мие селкенүе ачыкланган. Кичә, 6 августта иргә операция ясаганнар, тик соңрак ул үлгән. Ирнең ике баласы калган.
Поезд белән бәрелешкәннән соң Усматов аңында булган, дип хәбәр ителгән иде. Тик ир ни өчен поезд каршына килеп чыгуын аңлата алмаган. Тикшерү комитеты хәрәкәт иминлеге кагыйдәләрен бозу турында җинаять эше ачкан иде.
Шул ук вакытта Baza Telegram-каналы йөк машинасын йөртүче поезд каршысына махсус килеп чыккан булырга мөмкин, дип яза.
- 29 июль көнне Казаннан Адлерга юл тоткан юлчылар поезды Волгоград өлкәсендә казага юлыкты. Поезд рельслардан чыкты.
- Поездда 956 кеше булган, шуларның 150ләбе яраланды. Күпчелек кешенең бәрелгән, киселгән урыннары бар диелде, аларга урында ашыгыч ярдәм күрсәтелгән.
- Казада Татарстаннан 19 кеше, шул исәптән җиде бала җәрәхәтләнгән, дип хәбәр иттеләр Татарстан президенты матбугат хезмәтендә. Поезддагы юлчыларның күбесе шул ук көнне сәфәрен резервтагы поездлар белән дәвам итте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум