Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Милли азчылыкларны яклау Европа конвенциясеннән рәсми рәвештә чыкты


Иллюстартив фото
Иллюстартив фото

Конвенция 1996 елда имзаланган иде.

Русия рәсми рәвештә Милли азчылыкларны яклау Европа конвенциясеннән чыкты.

Әлеге карар инде 1 август көнне үк гамәлгә кергән, әмма ул бүген генә басылып чыкты.

Бу Русиядә яшәүче халыклар өчен нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?

— Конвенциядән баш тарту белән Русиядә милли азчылыкларны системлы төстә изә башларлар дип уйламыйм. Дөресрәге, бу инде болай да юридик нормаларга күз йомып эшләнә иде. Конвенциядән чыгу үзе генә сәясәттә җитди үзгәрешләр башланыр өчен җитәрлек нигез түгел. Аның мәгънәсе башкада — бу Русиянең гомумевропа хокукый кырыннан символик рәвештә чыгуын күрсәтә, ул 1990нчы елларның икенче яртысыннан бирле анда иде.

Бу системда милли һәм хәтта территориаль мохтариятләргә дә урын юк

Русия, конвенция булу-булуга карамастан, милли азчылыкларга һәм алар яшәгән төбәкләргә карата җәбер-золым сәясәтен дәвам итәчәк. Бу Русия өчен динамик процесс. Бүгенге диктатура шартларында үзәкләштерүне һәм төбәкләрнең үзидарәсен бетерүне туктата торган институтлар һәм башка төрле юллар юк. Телләрне һәм мәдәниятне саклау проблемы турында әйтеп тә торасы юк.

Бездә Татарстан мисалы бар. Аның "пиарлашкан" мөстәкыйльлегеннән җирле элитаның икътисади активларның бер өлешен контроль итә алуы гына калды. Башка яктан ул башка милли республикалардан әллә ни аерылмый. Русиядә үзгәртелгән конституция нигезендә бердәм җәмәгать хакимияте системы булдырылды. Бу системда милли һәм хәтта территориаль мохтариятләргә дә урын юк.

Шуңа күрә, конвенциядән чыгу үзе генә нидер үзгәртә алмас. Бу бары тик русияләрнең, шул исәптән урыс булмаган халыкларның да, халыкара хокукый яклануы кимегәнен раслый. Бу яктан караганда, хакимиятнең әлеге карары кызганыч, дигән иде элек Калмыкстан юристы Даавр Дорҗин.

Аның сүзләренчә, Русия халыкара килешүләрдән баш тартып кыргыйлана бара һәм барлык өлкәләрдә дә кеше хокукларын, шул исәптән милли хокукларны да катгый рәвештә бозуга таба юл ала.

"Бу — кызганыч тенденция. Русия милләтләренең киләчәге куркыныч булып күренә", диде ул.

  • Русия әлеге килешүне 1996 елда имзалаган иде

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG