7 сыйныф әдәбият дәресләреннән инглиз язучысы Джоан Роулингның Һарри Поттер турында фэнтези әсәрләре чыгарылган. Татарстан мәгариф министры урынбасары Рәмис Мөҗипов матбугат очрашуында белдерде.
— Бу әсәр мәктәп белем алу процесыннан тулысынча чыгарылган, — дип белдерде ул.
Аның сүзләренчә, әдәбияттан мәктәп програмы зур үзгәрешләр кичергән, бер төркем авторлар юкка чыгарылган, кайбер авторлар, киресенчә, өстәлгән.
Башка фәннәрдән дә програмнарга үзгәрешләр кертелгән. Әйтик, география програмына Русия Украинадан басып алган җирләр кертелгән. Иминлек нигезләре (ОБЖ) дәресләре "Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре" дәресләренә үзгәртелгән, аңа башлангыч хәрби әзерлек тә өстәлгән.
"Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дәресләре кысаларында "гаилә белеме" дигән курс өстәләчәк, ди министр урынбасары.
Быел 1 сентябрьдә Татарстанда 11 яңа мәктәп ачылачак, дип белдерде Мөҗипов.
- Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң хакимият мәктәп програмына зур үзгәрешләр кертә. Моны түрәләр "көнбатыш тәэсирен юкка чыгару" дип аңлата, ватанпәрвәрлек арттыру сылтавы белән Русия пропагандасы киң җәелә.
- Мисал өчен, мәктәпләрдә "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дигән дәресләр кертелде. Мәгариф миниcтрлыгы карарында әйтелгәнчә, бу дәресне "мәктәп укучыларында Ватанга мәхәббәт, илең өчен горурлык, ватанпәрвәрлек формалаштыру" өчен үткәрәләр. Мәктәпләргә бу дәресләрне Русия Украинага бәреп кергәннән соң берничә ай узгач керттеләр.
- Русия Украинага башлаган сугыш аркасында укытучылар пропаганда солдатларына әверелде. Алар балаларга чит дәүләтне басып алуны коткару операциясе дип ялганлый, Украина җирләре Русия биләмәләре дип ышандырырга тырыша, укучылар белән беррәттән сафка басып, гимннар җырлап, патриот булырга өйрәтә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум