Кайнар хәбәр

Татарстаннан билгеләнгән сенатор: Русияне эчтән җимерергә телиләр

Александр Терентьев
Александр Терентьев

Ул Русияне какшатуда чит илдәге милли хәрәкәтләрне гаепләде.

Русия Федерация шурасында Татарстан хөкүмәтеннән билгеләнгән сенатор Александр Терентьев Русияне эчтән җимерергә телиләр дип саный. Бу хакта ул бүген Казанда узучы Бөтенрусия милли мәгълүмат чаралары форумында белдерде. Җыенда 33 төбәктән журналистлар катнаша.

Хәзер халыкларның "ялган милләтче структуралар булдырыла", дип белдерә ул. Аныңча, бу хәрәкәтне Русиядән күптән чит илгә киткән вәкилләр тәкъдим итә. Сенатор сүзләренчә, Русиягә каршы мәгълүмати сугыш шулай алып барыла.

— Аларның төп максаты — Русияне эчтән какшату. Бу яңа омтылышлар түгел һәм җиңелүгә дучар булачак, — дип аның сүзләрен "Татар-информ" дәүләт агентлыгы китерә.

Александр Терентьев — Русия Федерация шурасында Татарстан хөкүмәтеннән билгеләнгән сенатор. 2013-2022 елларда Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшләде, 2006-2022 елларда президент идарәсендә Татарстандагы эчке сәясәт өчен җавап бирде.

2022 елда Дөнья татар конгрессының Украина сугышын хуплап язган резолюциясе Терентьев җитәкчелегендә әзерләнгән, дип белдергән иде Азатлыкның берничә чыганагы.

Соңгы дистә елда Татарстандагы милли һәм дини мәсьәләләр, матбугат Терентьев җитәкчелегендә контрольдә тотылды дип саныйлар.

Русия Украинага һөҗүм иткәннән бирле, Русия Федерациясенә кергән республикалар һәм өлкәләр — аннан аерылып чыгып — үзләренең мөстәкыйль, бәйсез дәүләтләрен булдырырга яки торгызырга тиеш дигән фикерләр ишетелә башлады.

"Азат милләтләр лигасы"2022 елның язында булдырылды. Ул Русиядәге халыкларга бәйсезлек бирелсен, аның субъектлары чын суверенитет алсын дигән максат белән оештырылган сәяси платформа. Лигага башкорт, бурят, ингуш, калмык, татар, эрзя, удэгей активистлары керде.

Хәзер чит илдәге татар активистлары төзегән, үзен "Татарстанның сөргендәге хөкүмәте" дип аталучы төркем эшли. Аны Русия экстремист оешмалар исемлегенә кертте.

Хәзер экстремист исемлеккә кертелгән оешмалар арасында "Азат Идел-Урал" иҗтимагый хәрәкәте, Башкорт милли сәяси үзәге, "Татарстанның сөргендәге хөкүмәте", Чит илләрдәге Башкорт милли хәрәкәте комитеты, Мукшы милли комитеты, "Азат милләтләр лигасы", "Абориген Форус", "Бурят халкы конгрессы", "Азат Русия" фонды бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

​
XS
SM
MD
LG