7 сентябрь Искешәһәр китап клубының чираттагы очрашуында Коньяда яшәүче татар активисты Рәхмәтулла Куртаранның Себердән килгән татарлар нигез салган Бөгрүделик авылы турындагы яңа китабы тәкъдим ителде.
"Татарларның Себердән Коньяга гамь тулы хиҗрәте" ("Sibiryadan Konyaya tatarların gam yüklü hicreti") китабы 1 мең данәдә бастырылган. 315 биттә татарларның бер гасыр элек Себердән Анадолуга күчү хәтирәләре, аларның үзләре белән алып килгән мәдәнияте һәм һиҗрәт хакында әңгәмәләр тупланган. Автор укучыга авылның бер гасыр эчендә ничек үзгәрүе, югалган йолалар һәм сакланган гореф-гадәтләр турында сөйли.
Искешәһәрләр белән очрашу башында Рәхмәтулла Куртаран китапның язылу тарихын сөйләде, соңрак, китап клубындагы гадәт буенча, очрашуга килгәннәр китапның төрле өзекләрен чиратлап укыдылар, үз гаиләләренең һиҗрәт тарихлары белән бүлештеләр. Авторның имзалы китапларын алырга теләүчеләр дә бар иде. Укулардан соң Искешәһәр татарлары кайчандыр әти-әниләре җырлаган җырларны искә төшереп, төрле уен коралларына кушылып җырлады.
Китап уку күмәк дога белән тәмамланды.
- Бөгрүделик (Böğrüdelik) — Төркиянең Конья җирендә урнашкан татар авылы. Татарлар Себердән 1907 елда чыгып киткән, 1908 елда бу якларга килеп җиткән. Аларга җир бүлеп бирүдә татар сәясәтчесе, дин әһеле Габдрәшит Ибраһимов ярдәм итә.
- Башта авыл Рәшидия дип аталган, Рәшид солтан чорында төзелгәнгә аның исемен биргәннәр. Төрек республикасы төзелгәч, солтанга бәйле атамалар алыштырыла, авылга Böğrüdelik атамасы бирелә.
- Böğrüdelik — бәгырь тишеге дигәнне аңлата, böğrü — бәгырь, үзәк дигәнне аңлатучы иске төрки сүз, delik — тишек. Бу атаманы авыл уртасында чишмә акканга биргәннәр.
Рәхмәтулла Куртаран аңлатмасы
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум