Русиядә гаиләдә көч кулланган өчен хөкем ителгәннәр саны 1,5 тапкырга арткан. Бу хакта "Можем объяснить" Telegram-каналы яза. Канал Русия Югары мәхкәмәсенең мәхкәмә департаменты быел беренче ярты еллыкка биргән статистикага таяна.
Бу белешмәләргә ярашлы, беренче ярты еллыкта күп тапкырлар кыйнау (Җинаять кодексының 116.1 маддәсе, 2 өлеше) маддәсе нигезендә 2537 кеше хөкем ителгән, ә бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 50 процентка диярлек күбрәк.
"Насилию.нет" үзәгенә нигез салган Анна Ривина һәм эчке эшләр министрлыгының элекке хезмәткәре Николай Королев әйткәннәргә таянып "Можем объяснить" аңлатуынча, бу җинаять маддәсе гадәттә якын туганнарын даими кыйнап тора торган ирләргә карата кулланыла.
Ривина әйтүенчә, гаиләдә көч куллануларның артуы - "айсбергның түбәсе генә", чөнки сугыш барган вакытта корбаннар полициягә сирәгрәк мөрәҗәгать итә. "Өйләренә кайткан хәрбиләр тарафыннан көч кулланулар дәрәҗәсен күрәбез, алар бөтенләй тәртиптә түгел. Тыныч халык тарафыннан көч куллануларның дәрәҗәсен дә күрәбез, чөнки сугышта катнашмаучы кешеләрне дә төрлечә "тетрәтә", ди ул.
- Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматынча, Русиядә 2021-2022 елларда гаиләләрендә көч кулланып 895 хатын-кызны үтергәннәр. Русиядә 2021 елда партнёрлары һәм якын туганнары тарафыннан - 448, ә 2022 елда 447 хатын-кыз үтерелгән. 2023 елда хатын-кызларны үтерүләре турында статистика китерелми, тик "вазгыять тотрыклы киеренке кала бирә", дип искәртелә.
- Элегрәк хокук яклаучылар Украинага каршы сугышта катнашучы ирләр фронттан кайта башлагач көч куллануларның артачагын фаразлады. Хәрби хәрәкәтләрдә һәм фронттагы үтерүләрдә турыдан-туры катнашкан ирләр тыныч тормышка психик травмалар белән әйләнеп кайта.
- Сораштырылган русияләрнең күпчелеге - 89 проценты Русиядә өйдә көч кулланган өчен җәза бирүне күз уңында тота торган канун барлыкка килүен тели.
- Хәзерге вакытта Русиядә өйдә көч куллануга каршы нигезндә дәүләтнеке булмаган үзәкләр шөгыльләнә. Әйтик "Насилию.нет", "Сёстры", "Инго" һәм башкалар. Дәүләт бу проблемны кануннар белән чишүдән читләште. Соңгы елларда Русия думасына өйдә көч куллануны булдырмау турындагы канун өлгеләре 40лап тапкыр кертелде, әмма бер генә укылыш аша да үтмәде. 2017 елда Русия Җинаять кодексыннан сугу турындагы маддәне бетерделәр, ә гаиләдә көч кулланган өчен административ җаваплылык кертелде.
- Хатын-кызларның хөкүмәтнеке булмаган берләшмәләре консорциумы мәгълүматынча, Русиядә 2018 елда үтерелгән хатын кызларның 61 проценты гаиләдә көч кулланудан үлгән.
- Русиядә гаиләсендә кыйналып үлгән хатын-кызлар саны ягыннан Башкортстан – икенче, Татарстан – 11 урында. 2011-2019 елларда гаиләдә көч кулланудан Башкортстанда 555 хатын-кыз үлгән диелә. Татарстанда исә гаилә әгъзасы тарафыннан кыйналып тугыз ел эчендә 295 хатын-кыз үлгән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум