Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эчке эшләр министрлыгы: Русиядә 2021-2022 елларда гаиләләрендә көч кулланып 895 хатын-кызны үтергәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

2023 елда хатын-кызларны үтерүләре турында статистика китерелми, тик "вазгыять тотрыклы киеренке кала бирә", дип искәртелә.

Русиядә 2021 елда партнёрлары һәм якын туганнары тарафыннан - 448, ә 2022 елда 447 хатын-кыз үтерелгән. "Вёрстка" басмасы Русия эчке эшләр министрлыгының рәсми фәнни журналының яңа санында шундый статистикага юлыккан.

Эчке эшләр министрлыгы журналында әйтелгәнчә, ике елда Русия полициясе гаиләдә көч куллану турында берничә мең җинаять эше ачкан. Аерым алганда 2363 очракта хатын-кызларга якыннары һәм партнерлары авыр тән җәрәхәтләре ясаган (Җинаять кодексының 111нче маддәсе), 5073 очракта хатын-кызларның кыйналуын полиция сәламәтлеккә уртача зарар китерү (Җинаять кодексының 112нче маддәсе) дип бәяләгән, 8 759 очракта - җиңел зарар китерү дип (115нче маддә).

Эчке эшләр министрлыгының фәнни журналында гаиләдә көч куллану белән бәйле 2023 елда хатын-кызларны үтерүләре турында статистика китерелми, тик "вазгыять тотрыклы киеренке кала бирә", дип искәртелә.

Эчке эшләр министрлыгының рәсми статистикасында китерелгән саннар чынбарлыктагы саннардан түбәнрәк булырга мөмкин, дип яза басма.

  • Соңгы елларда Русиядә спиртлы эчемлекләр куллану артты. Социолог Искәндәр Ясәвиев сүзләренчә, алкоһол кулланучылар белән җинаять кылучылар, аеруча, өйдә һәм җенси көчләүләр арасында турыдан-туры элемтә бар. Өйдә көчләү очраклары күп вакытта эчкечелек нәтиҗәсендә кылына. Шуңа да хәмер куллануның артуы үз чиратында өйдә көчләүләр санын арттырачак дигән фикердә ул. "Алга таба моңа сугыштан кайтучылар тарафыннан көчләү очраклары да өстәләчәк", ди Ясәвиев.
  • Хәрби хәрәкәтләрдә һәм фронттагы үтерүләрдә турыдан-туры катнашкан ирләр тыныч тормышка психик травмалар белән әйләнеп кайта. Хокук яклаучылар көч куллануларның артачагын фаразлый. Беренче корбаннар исә - "махсус хәрби операциядә" катнашканнарның якыннары.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG