Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эчкечелек, көч куллану, җинаятьләр артачак. 2024 елга социолог фаразы


Гаиләдә көч куллануга каршы чарада катнашучылар, архив фотосы
Гаиләдә көч куллануга каршы чарада катнашучылар, архив фотосы

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы белән илдә, шул исәптән, Татарстан һәм Башкортстанда хәмер куллану артты. Нәтиҗәдә көч куллану һәм үтерү очраклары да күбәйде. 2024 елда бу хәл дәвам итәчәкме? Ни өчен Русиядә якыннарың белән бергә яшәгән үз өең иң куркыныч урынга әйләнә? Социолог Искәндәр Ясәвиев үз фаразларын җиткерде.

"Хәмер кулланучылар арту дәвам итәчәк"

Соңгы елларда Русиядә спиртлы эчемлекләр куллану артты. Сугыш башланган 2022 елда да, узган 2023 елда да хәмер алкоһол сату күләме үсте. Бу хакта Росалкогольтабакконтроль идарәсе хисабында әйтелә. Сүз 9% көчлерәк булган эчемлекләр турында бара. Шәраб һәм сыра бу исемлеккә керми.

2022 елда Русиядә алкоһол сатулар 6,2% үскән. 2023 елның тугыз аенда ул тагын 3,5% арткан. Татарстанда исә, 2022 елда спиртлы эчемлекләр 7%, 2023 елның тугыз аенда — 2,2% күбрәк сатылган. Башкортстанда сатулар 2022 елда 6,1%, 2022 елның тугыз аенда — 3,2% үскән.

Росалкогольтабакконтроль аңлатуынча, алкоһол сатулар артуы халыкның күбрәк эчә башлавы турында сөйләми. Бу ялган аракы кулланучыларның кимүе белән бәйле. Искәндәр Ясәвиев фикеренчә, рәсмиләрнең болай дип фикер йөртүенә нигез юк, шуңа да бу шик уята. Ул спиртлы эчемлекләр сатуның артуын кулланучыларның күбәюе белән бәйли. Ә менә ялган аракы эчүчеләрне дә исәпкә алсаң, эчкечелеккә бирелүчеләр күбрәк яки азрак була ала дигән фикердә социолог.

— Мөгаен, быел да бу үсеш дәвам итәчәк, — дип саный ул. — Алкоһолне куллануга Русиянең Украинага каршы сугышы йогынты ясавы шик уятмый. 2022 елда сатуның артуы 24 февраль (сугыш башланган көн) һәм 21 сентябрь (мобилизация башланган көн) вакыйгаларына туры килүе шуны раслый. 2023 елда хәмер кулланнучылар үсешенең акрынаюы күзәтелсә дә, ул туктамады.

"Өйдә көч кулланулар артачак"

Ясәвиев сүзләренчә, алкоһол кулланучылар белән җинаять кылучылар, аеруча, өйдә һәм җенси көчләүләр арасында турыдан-туры элемтә бар. Өйдә көчләү очраклары күп вакытта эчкечелек нәтиҗәсендә кылына. Шуңа да хәмер куллануның артуы үз чиратында өйдә көчләүләр санын арттырачак дигән фикердә ул.

Шул ук вакытта Русиядә өйдә көчләүнең дәрәҗәсен социологик тикшеренүләр генә күрсәтеп бетерә алмый. Бу күпләрнең җинаять очракларын яшереп килүенә бәйле ди Ясәвиев. "Левада-Центр" тикшеренүләренә караганда, 2019 елда респондентларның 24% аларга таныш булган гаиләләрдә көч куллану булуын әйткән. 2020 елда хатын-кызларның 36% бу сорауга уңай җавап биргән.

— Күрәсең, Русиядә эчкечелекнең артуы өйдә көчләү дәрәҗәсен үстерәчәк, — ди ул. — Алга таба моңа сугыштан кайтучылар тарафыннан көчләү очраклары да өстәләчәк.

Ясәвиев Ресул Сежур һәм Джозеф Сабианың 2016 елда үткәргән "Өйгә сугыш килгәч" мәкаләсендәге тикшеренүләр нәтиҗәсен мисал итеп китерә.

— Бу тикшеренүләр күрсәткәнчә, кешенең сугышта катнашуы, дошманы белән сугышканмы ул, юкмы — мөһим түгел, өйдә көчләүнең һәм бала белән кырыс мөгамәләнең артуына китерә. Бу озак вакытка исәпләнгән эффект сугышта алган стресс һәм алкоһол куллану белән бәйле.

Хатын-кызга карата өйдә көчләүләр сугышта катнашучылар тарафыннан гына кылынмый. Гомумән, җәмгыятьтә ир-атларның саклаучы һәм хәрбиләр буларак роле артуы үзенә күрә "хәрби ирлек"нең йогынты ясавына китерә ала. Сугышлар вакытында гадәттә кырыслык һәм агрессив гетеросексуальлек арта.

"Кеше үтерү очраклары арта"

Өйдә көчләү үсешен төгәл генә әйтеп булмаса, җәмгыятьтәге көчләүне үтерү саннары белән бәяләргә була, ди Ясәвиев. 2000-2010 еллар аралыгында Русиядә кеше үтерү очраклары кимеп барган. Мәсәлән, 2001 елда әлеге төр җинаятьнең 33,6 мең очрагы теркәлгән булса, 2021 елда аларның саны 7,3 мең булган. Шулай да 2022 елда кеше үтерү очраклары янә үсә башлады һәм 7,6 меңгә җитте. Бу, 2021 елга караганда, 4% күбрәк.

Кеше үтерү очраклары узган елда да дәвам итте. Русия эчке эшләр министрлыгының айлык хисабына караганда, 2023 елның гыйнварында, 2022 елның шул чоры белән чагыштырганда, әлеге җинаятьләр 7% арткан. 2023 елның гыйнвар-февраль айларында үтерү саннары 14%, гыйнвар-апрель айларында 15% үсеш күрсәткән. Шулай да 2023 елның июнь аенда аңлатып булмаслык аномалия килеп чыкканы күренә ди социолог. Җәйнең беренче аенда Русия эчке эшләр министрлыгы теркәгән җинаятьләр соңгы биш айдагы уртача күрсәткечтән җиде тапкырга азрак булган. Мәсәлән, май аенда 679 үтерү һәм һөҗүм итү очраклары теркәлгән булса, июнь аенда аларның саны 112гә калган.

— Криминологик яктан карасаң, үтерү саннары болай тиз үзгәрә алмый. Шуңа да июнь аенда булган бу "кыскартулардан" соң, 2023 елның беренче ярты еллыгында кеше үтерү очраклары 2022 елның шул чоры белән чагыштырганда азрак булып чыкты. Монда статистика белән манипуляция ясалуын күрү кыен түгел. Эчке эшләр министрлыгы үзенә карата тәнкыйтьтән качарга тели һәм җинаятьчелек тармагы контрольдә тотылуын күрсәтергә омтыла, — ди Ясәвиев.

Чынлыкта кеше үтерү очраклары артты һәм аның артуы дәвам итәчәк, дип саный социолог.

— Мондый үсеш Дэн Арчер һәм Розмари Гартнер уйлап тапкан "көчләүне канунлаштыру" гипотезасына туры килә, — дип дәвам итә ул. — Сугыш җәмгыятьтәге көчләүне гадәти күренешкә әйләндерә. Нәтиҗәдә, сугыштан соң үтерү очраклары арта. Кайбер вакытта җинаятьләр саны сугыш вакытында ук үсә башлый.

Шуны да әйтергә кирәк, алкоһол белән көчләү җинаяте арасында турыдан-туры элемтә бар. Кримонолог Яков Гилинский исәпләренә караганда, Русиядә үтерү очракларының 70-80%, ә кешенең сәламәтлегенә зыян салуның 75-80% һәм көчләүнең 70-80% кеше исерек хәлдә булганда кылына.

"Иң куркыныч урын дип өй санала"

Искәндәр Ясәвиев 2022 һәм 2023 еллардагы үзгәрешләр һәм сугышның җәмгыятькә йогынты ясау турындагы фәнни белемнәр нигезендә, 2024 елда Русиядә аклоһол куллану һәм көчләү очраклары артачак дип фаразлый.

— Шул ук вакытта иң куркыныч урын булып җәмәгать урыннары түгел, ә күпчелек көчләү кылына торган фатирлар һәм йортлар булачак. Русиядә кешегә төп куркыныч билгесез кешеләрдән түгел, ә тормыш иптәшеннән, бергә эчкән кешеләрдән яный, — ди ул.

Ясәвиев хәмер куллануның һәм көчләүнең артуын проблем буларак күтәрергә һәм аны үзгәртергә кирәк ди. Моның өчен Украина белән хәрби каршылыкны туктату, өйдә көчләүдән саклану өчен чаралар күрү һәм алкоһол сатуга чикләүләр кертү мөһим дип саный социолог.

"Idel.Реалии" гаиләдә көч куллану турында махсус проект әзерләде. Тәҗрибәле белгечләр бу күренешкә карата үз карашын җиткерә, моңа каршы көрәшү юлларын тәкъдим итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG