Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш башланганнан соң Русиядә балаларга каршы җенси җинаятьләр алты тапкырга арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу җинаятьләрнең зур өлешен сугыштан кайтучылар, аерым алганда "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән төрмәдән сугышка киткән һәм кире кайткач ярлыкау алганнар кылган диелә.

Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русиядә балигъ булмаучыларны җенси көчләү белән бәйле җинаятьләр саны алты тапкырга диярлек, ә балаларга карата бозык гамәлләр кылу 1,5 тапкырга арткан. Моны Югары мәхкәмәнең рәсми статистикасы нигезендә "Можем объяснить" исәпләп чыгарган.

Бу җинаятьләрнең зур өлешен сугыштан кайтучылар, аерым алганда "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән төрмәдән сугышка киткән һәм кире кайткач ярлыкау алганнар кылган диелә.

2022 елның 24 февраленнән соң матбугатта Русия хәрбиләренең балигъ булмаучыларны көчләве турында кимендә 11 очрак хәбәр ителгән. "Можем объяснить" кайберләрен мисалга китергән: былтыр яз көне сугыштан кайткан ир 10 яшьлек үги кызын көчләде. Тагын бер вагнерчы 10 һәм 12 яшьлек ике кызны көчләгән иде.

  • Күптән түгел хәбәр ителгәнчә, ике ел эчендә Украинадагы сугышта булып Русиягә кайткан хәрбиләрнең кулыннан җәрәхәтләнүчеләрнең саны ике йөздән артып киткән, аларның йөздән артыгы һәлак булган, калганнары авыр яралар алган. Моны медиада һәм мәхкәмәләрнең эш кәгазьләрендә булган мәгълүматларны өйрәнеп, "Вёрстка" исәпләп чыгарган.
  • Медиа чараларында Украинадагы сугыштан кайткан русияләрнең авыр җинаятьләр кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора.
  • Әле яңарак кына Пенза өлкәсендәге Урта Әләзәннең 5нче мәчете мөәзине Ибраһим Исәнәевнең үлеме бөтен авылны тетрәндерде. Аны үтерүдә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән сугышка киткән һәм ярлыкау алган Раил Хәйров шикләнелә.
  • Киров өлкәсендә элеккеге тоткын 85 яшьлек пенсионер Юлия Буйскаяны көчләгән һәм үтергән Иван Россомахин кичә 22 ел колониягә хөкем ителде. Дүрт ел элек Россомахин икенче бер авылдашын үтереп төрмәгә эләккән була, ә аннан – "Вагнер" хосусый хәрби ширкәт белән килешү төзеп сугышка алына. Узган ел мартта Россомахин фронттан кайта һәм, тикшерү фикеренчә, шунда ук Юлия Буйскаяны үтерә. Моңа кадәр ул ике автомобиль тәрәзәсен балта белән җимереп өлгерә. Җирле халык сөйләвенчә, ул исерек килеш бистә буйлап корал күтәреп йөргән һәм күршеләренә янаган.
  • Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы"ның элекке полиция хезмәткәрен үтерүен яздылар. Вилнур А. сугышка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән колониядән киткән булган. Яраланган, аяк табанын югалткан һәм шуннан соң туган ягы Белоретка кайткан. Төнге клубта чыккан җәнҗалда ир элекке полиция хезмәткәренә һәм аның дустына пычак белән һөҗүм иткән диелә.
  • 4 октябрьдә Уфада сугыштан кайткан элекке полиция хезмәткәренең әтисенә 13 тапкыр пычак белән кадавы һәм Самар өлкәсендә яшеренмәкче булуы хәбәр ителде.
  • Былтыр сентябрьдә "Вот Так" басмасы Русия мәхкәмәләре Украинадагы сугышта катнашканнарга кылган җинаятьләре өчен хөкем карары чыгарганда 97 процент очракта җәзаны йомшарта, дип хәбәр иткән иде.
  • Аңарчы "Если быть точным" проекты да моңа игътибар иткән иде. Хәзер Русиядә яңа "өстенлекләргә ия" төркем барлыкка килде, бу – Украинага каршы сугышта катнашучылар. Аларны торган саен ешрак җаваплылыктан азат итәрләр, "җитди сәбәпләр белән" гаепләүдән баш тарталар, дип искәртте журналистлар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG