Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта TikTok эшләүдән туктады


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Трамп TikTokны “коткарачагын” вәгъдә итте.

Якшәмбе көнне АКШта TikTok эшләүдән туктады. Кушымтаны ачканда мондый язу чыга: "Гафу итегез, хәзер TikTokны куллану мөмкин түгел. АКШта TikTokны тыю кануны үз көченә керде, һәм сез аны куллана алмыйсыз. Трамп бу мәсьәләне чишү өчен президент вазифасына керешкәч эш башларга вәгъдә итте. Безнең белән калыгыз".

TikTok канун гамәлгә кергәнче берничә сәгать алдан ук, ягъни шимбә киченнән үк эшләүдән туктады. Моннан тыш, Google Play һәм Apple Store сервислары TikTokны американнар өчен йөкләү мөмкинлеген дә бетерде.

Элегрәк АКШ Югары мәхкәмәсе TikTok ByteDance Кытай ширкәтеннән алынмаган очракта, аны тыю мөмкинлеген бирүче канунны гамәлдән чыгарудан баш тартты. Әлеге документ 19 гыйнварда, Доналд Трамп инаугурациясенә бер көн кала үз көченә керә.

Трамп TikTokны "коткарачагын" вәгъдә итте. Мисал өчен АКШка сату турында килешү төзеп. 17 гыйнвар көнне Трамп Кытай башлыгы Си Цзиньпин белән сөйләште. Алар шулай ук TikTok турында да сүз алып барган, ләкин сөйләшүнең нечкәлекләре хәбәр ителмәде.

NBCга биргән әңгәмәсендә Трамп инаугурациядән соң мөгаен TikTokны тыю канунын 90 көнгә кичектерәчәген әйтте. Бу вакыт эчендә ширкәт юридик мәсьәләләрне чишеп, американнарга социаль челтәрдән файдалануны дәвам итү мөмкинлеге бирә ала.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG